Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Яңадан елмаерга өйрәнәчәкбез!»

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның «Бүрелек» шигырен татар әдәбияты белән танышып баручылар яхшы белә. Аның иҗатына нечкә тоемлау, затлылык һәм тирәнлек хас. Рүзәл Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсендә эшли. «Ак бүре», «Минем Такташ» операларының либретто авторы буларак та, ул тамашачыда зур кызыксыну уятты.

МӨҺЕР СУГЫП «ҮРЧЕГЕЗ!»

– Рүзәл, быел «Гаилә елы» игълан ителде. Ике бала әтисе буларак, моның асыл максатын нәрсәдә күрәсез? 
– Мин елларны бары шәрык календаре буенча бүләргә күнеккән. Быел, мәсәлән, Аждаһа елы. Алдагысы Еланныкы булачак. Башка төрле бүленешкә елмаеп карарга гына мөмкин. Ну, Гаилә елы, диделәр, ди. Шуннан? Гаиләгә, әтиләр һәм балалар проблемасына, демографиягә ныграк игътибар ителәчәкме? Аларны бер елда гына хәл кылып бетерерлекме? Юк, әлбәттә. Димәк, бу – сафсатадан гайре һични түгел. Образлы әйтсәк, янгынга каршы бер шешә «кока-кола» күтәреп килү кебегрәк... 
Проблема төптәрәк югыйсә. Аны чишү юллары да үзгә: әйтик, балалар бакчасы санын арттыру, яхшы мәктәпләр салу, мәгариф системасын камилләштерү, укытучыларның абруен күтәрү, сумнан тотрыклы валюта ясау, дөньяны тынычлыкта калдыру, кешене киләчәккә өмет-ышанычыннан мәхрүм итмәү... Яшьләр оя корудан, яшәүдән, туар таңнан курыкмаслык шартлар тудырырга кирәк. Ә бездә кәгазьгә мөһер сугалар да: «Үрчегез!» – диләр. 

ГАИЛӘ – ИҢ ЯКЫН ЗАТЛАРДАН ОЕШКАН КОЛЛЕКТИВ

– Философ шагыйрь буларак, гаилә турында үз фикерләрегезне белдереп узыгыз әле.
– Философ? (Көлә.) Татар телен камил белеп бетермәгән неандерталецлар да бергә яшәүне хуп күргән. Шулай булмый ни: бер ялгызың мамонтны ничек егып салырга кирәк? Димәк, адәм баласының коллективка, бердәмлеккә омтылуы табигатьтән килә, ул кадими заманнардан калган. Һәр гаилә – дөньядагы иң гүзәл, иң кадерле, иң якын затлардан оешкан коллектив. Андый кешеләр белән бергә, мамонт ауламасаң, һичьюгы караңгы мәгарәдә калтыранып утыруы да рәхәт.
– Балага төп тәрбияне кем бирә дип уйлыйсыз? Кемнәрдер тәрбияне мәктәпкә генә дә йөкләмәкче бит. 
– Бүген мәктәп, рәсми рәвештә, диярлек, тәрбиядән баш тартты. Белемне дә өлешчә генә бирә. Калганын репетитордан алып бетерегез, ди. Югары уку йортлары туризм, чәчәк яисә пицца китереп бирү ише «хезмәт күрсәтү»дән гыйбарәт. Ягъни «сфера услуг»: син акча түлисең – сиңа диплом тапшыралар. Бердәнбер тәрбияче булып эштән башы чыкмаган ата-ана калырга мәҗбүр. Аларның вакыты җитмәсә, алмашка шул мизгелдә үк Интернет, гаджетлар килеп җитә. Гәрчә камил җәмгыятьтә, әлбәттә, барысы да башкача булырга тиеш.

ӘТИЛӘР БИЛЕНДӘГЕ КАЕШ 

– Улыгыз Иделне дә сәхнәдә күрә башладык. Әдәбиятка мөнәсәбәте нинди? 
– Сәер генә килеп чыкты ул. Чыннан да, 20 февральдә Түбән Кама драма театрында «Җидегән чишмә» берләшмәсенең минем иҗатка багышланган кичәсе узды. Дус-
ишләрем дә, остазларым да булган Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рөстәм Галиуллин, Рузилә Мөхәммәтова, Дания Нәгыйм белән шунда барып, бераз җилләнеп кайттык. Ул дөньяны да күрә башласын, әтисенең ни-нәрсә икәнлеген чамалый торсын, дип, Идел улымны да ияртергә булдым. Ниятемне белгәч, театр җитәкчесе Рөстәм Галиев аны, һичшиксез, сәхнәгә үк чыгарырга кирәк, диде. Алай итмәскә күндерә алмагач, тик басып торганчы, берәр шигырь дә сөйләсен инде, дидем. Шулай итеп, беренче тапкыр сәхнәгә менде, гомерендә беренче тапкыр микрофон тотып карады.
Юк, иҗат белән бик кызыксына, димәс идем. Китап укырга да әллә ни яратмый. Бераз кыс-
тарга туры килә.
– Ә гаиләгездә нинди гореф-гадәтләр бар? Гомумән, бала тәрбияләгәндә нинди алымнар кулланасыз?
– Без – гап-гади татар гаиләсе: өчпочмак, Сабан туен, ана телен яратабыз. Гореф-гадәт, дип зурдан кубып әйтерлек берни дә юк сыман, барысы да кешеләрдәчә: кышын чаңгы шуабыз, җәен урманга йөрибез... Сирәк-мирәк пластинкалар тыңлыйбыз: Илһам Шакировны, Хәйдәр Бигичевны, Таһир Якуповны, дигәндәй. Бала тәрбияләгәндә дә, нигездә, әти-
әнидән калган милли педагогикага өстенлек бирәбез: «бисмиллаңны әйтеп аша», «җилгә каршы төкермә», «кәҗәләреңне ишек артында калдырып кер» дибез. Әтиләренең билендә каеш барлыгын да онытып бетермиләр.
– Рүзәл, Сез иҗатта бунтарь, шул ук вакытта нечкә тоемлаучы шагыйрь буларак танылдыгыз. Башлангыч чордагы Рүзәлнең иҗаты үзгәрешләр кичерүен ничек бәялисез? 
– Табигый, дип бәялим. Кеше гомер дәвамында бөтенләй үзгәреш кичермәсә, һаман үз астын юешләп, мәми сорап ятуын белер иде. Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, баш өстендәге кояштан кала, Җирдә барысы да үзгәрүле... Иң мөһиме: кыйбла һәм иман алышынмасын. 

ТЫНЧЫГАН ДӨНЬЯНЫ ЯЗГЫ ҖИЛ САФЛАНДЫРАЧАК

– Заманында үзегезне милләтче, дигән идегез. Фикерегез үзгәрмәгәндер...
– Киресенчә, илдәге (һәм күпмедер дәрәҗәдә дөньядагы да) хәлләр әлеге фикеремне ныгыта гына.
– Иҗатның төрле юнәлешләрендә иҗат итәсез. Күңел таләбеме, әллә башка сәбәп-
ләре дә бармы?
– Жанр – минем өчен бары тик форма ул. Барча язганнарымның эчтәлеге барыбер шигырьдән гыйбарәт.
– Инсаният декаданс чорын кичерә, әлеге шаукымның йогынтысы татар әдәбиятында да сизелә. Сездә, мәсәлән, «Мин дә китәрмен әле...» һ.б. Аннан соң нинди чор булачак әдәбиятта?
– Моннан ун-унбиш ел элек... Йа, Хода! Без дә шулай дип сөйләр яшькә җиткәнбез, ә? (Көлә.) Кыскасы, күптән инде, без, яшь шагыйрьләр, «Яңа дулкын» кичәсен оештырган идек. Чара «Туу», «Мәхәббәт» кебек бүлекләргә бүленеп, ахырдан үлемгә багышланган шигырьләр белән тәмамлана иде. Чыгыш ясаган һәр автор кара футболка өстендәге ак күлмәген эффектлы гына салып ташлап, сәхнә артына кереп югала барды... Пәрдә ябылып, фикер алышкан чакта Туфан Миңнуллин: «Миңа бу декаданс ошады», – дигән иде. Баксаң, безнең буын шул чакта ук шөбһәдә булган! Һәм бу аңлашыла да: БДИлар кереп, мәгариф системасыннан милли-төбәк компоненты алып атылган вакытлар бит... Әгәр бүгенгәчә «Мин дә китәрмен әле...» дибез икән, димәк, әлегә юанырлык сәбәп юк.
Алексей Балабановның бер фильмында тилемсә карчык, фатирында ни хәлләр кыланганын аңышмаган хәлдә, телевизорда барган концертка куанып утыра... Бүген бу кадр шактый еш күз алдыма килеп җәфалый мине.
Төшенкелек һәрвакыттагыча җепшеклек җитүгә үтәчәк.
Тынчыган дөньяны язгы җил сафландырачак, авыр металл чыңын кошлар моңы басачак, җаннарда мәхәббәт уяначак... Яңадан елмаерга өйрәнәчәкбез. Кыскасы, берәр кайчан барысы да яхшы булачак! Амин.

 
Фотолар Рүзәл МӨХӘММӘТШИН архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ