Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәехзадә Бабич «Яшәсен кыйммәтчелек!»

Шәехзадә БабичЯшәсен кыйммәтчелек!Әй ару булды, ару булды, мәгыйшәт айкалып:“Яшәсен кыйммәтчелек!”- дип сикерә, ыргый бай халык.    Мин дә җир ертып: “Яшә!”- дип, сөенә-сөенә кычкырам,&...

Шәехзадә Бабич
Яшәсен кыйммәтчелек!
Әй ару булды, ару булды, мәгыйшәт айкалып:
“Яшәсен кыйммәтчелек!”- дип сикерә, ыргый бай халык.
    Мин дә җир ертып: “Яшә!”- дип, сөенә-сөенә кычкырам,
    Юкса бик кәнтәйләнеп киткән иде маэмай халык!..
Берзаманны ярлылар да чәй эчәйде май кабып,
Инде бер шакмак шикәр юк, чәй алалар пай сатып.
     Берзаманны без буа торган идек иттән буа!
     Инде булмый бер кадаклап итне дә уңай табып.
Берзаманны күктә, йолдызда фикер йөрткән хауас
Инде тоз дип, чәй-шикәр дип,  аһ итәләр, чайкалып.
     Берзаман әгъля  читек кигән аякка инде бак!
     Нинди мескенкәйләнеп киткән, чабата бәйләнеп!..
Берзаман саф суда иркенләп тыныч йөзгән балык
Инде хәлсез, әлсерәп ул төште чалкан әйләнеп;
      Нәкъ шуның күк, берзаманны дөньясын типкән халык
      Инда алҗып тик йөридер, сызгырып, ай-һай салып!..
Кемне күрмә: “Йа Ходай, сакла Үзең!”- дип зар елый,
Бар иде торган заманнар җиргә күктән май тамып!
       Бар иде арзан заман, сәйран заман, хәйран заман...
       Үттеләр шул, үттеләр шул... Булмый инде кайтарып!..
Булмаса булмас... Тәвәккәл... Яшәсен кыйммәтчелек!
Актарылсын, куптарылсын, дөнья бетсен айкалып!
Әһле зиндыйк шаккатып торсын, бозылсын интизам...    
Әй, кояш! Син төнгә кал да, әйдә көндез, ай, калык!!!

                                                                                 1916


Мәгыйшәт – тормыш; хауас – өстен катлау кешеләр; әһле зиндыйк – имансызлар төркеме; интизам – тәртип.
    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ