Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар киносы үз тамашачысын табармы?

«Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санына кинорежиссер Алмаз Нургалиев белән әтрафлы әңгәмә әзерләнә. Әлеге язмада Алмаз татар киносы язмышы турындагы үзенчәлекле фикерләре белән уртаклаша.

Әңгәмәдә ул «Нәҗибә», «Җиде утрау арасында», «Җылак» фильмнарының ничек төшерелүе турында да сөйли. 

–    Ә кино ул ничек кенә карасак та – бизнес... Кызыксындыру булырга тиеш! Шул тәкъдирдә генә нәтиҗә килергә мөмкин.  Кем дә кем кино продукциясе белән дә акча эшләп була, моны раслыйм әле, дип үҗәтләнеп тотынса гына инде... Кинопроектлар дәүләт грантларына, аерым эшмәкәрләр акчасына эшләнә. Кинематография – гаять  чыгымлы сәнгать. Бу эштә азрак формаларны үзгәртергә кирәктер. Гомумән, бу  өлкә – бик җитди сөйләшүне таләп итә торган тема. Фильмнар эшләр өчен финанс бүлеп бирүнең форматын үзгәртү зарур дип уйлыйм. Татар киносы җилкенчәк ихтыярына гына калмасын иде,  ди режиссер үзе. 

Чыннан да, кино – киң катламга иң үтемле һәм иң якын, аңлаешлы сәнгать төре. Кинематография – бүгенге заманда адәм балаларын экран каршына туплап ниндидер идея җиткерергә, аның күңеленә тәрбия орлыклары салырга сәләтле жанр. 

Исегезгә төшереп узабыз: «Җылак»  нәфис фильмы «Время кино» питчингында катнашты. Шулай ук картина РФ Президентының Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогына кертелде.

Мөршидә Кыямова

Фото Алмаз Нургалиевның шәхси архивыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ