Логотип Магариф уку
Цитата:

Театр күңелдә «Нур» уятыр…

Олуг Тукаебызның һәркемгә таныш бу юллары Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясе каршында эшләп килгән «Нур» театр студиясенең гимны кебек яңгырый.

Олуг Тукаебызның һәркемгә таныш бу юллары Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясе каршында эшләп килгән «Нур» театр студиясенең гимны кебек яңгырый. Студиянең егерме елдан артык тарихы балаларның театр түгәрәгенә ихтыяҗы зур булуын исбатлый. Өстәвенә бирегә лидерлык сыйфатлары булган иҗади сәләтлеләр генә түгел, оялчан, үз эченә бикләнгән балалар да килә. Биредә алар әкренләп үзгәрә, үз-үзләренә ышана башлыйлар. Бу күренеш кенә дә студиянең тәрбияви асылын күрсәтә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Роза Ибәтова моңа чын күңеленнән ышана.

Балачак чоры – хыялланырга, уйнарга, әйләнә-тирәне танып белергә теләгән кабатланмас дөнья. Киләчәктә безгә көчле йогынты ясаячак тормыш кыйммәтләренең нигезе нәкъ менә бала чакта салына. Шуңа да үсеш юлында сабыйны матурлыкка, гаделлеккә, дөньяда үз урыныңны табарга өйрәтүче остазларның булуы аеруча мөһим.

Казанның 16 нчы гимназиясендә бердәм педагогик команда туплану нәтиҗәсендә туган җылы атмосфера балаларның иҗади һәм акыл сәләтләрен ачуда югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Биредә укытучылар, укучылар һәм ата-аналар һәрдаим аралашып яшиләр һәм балаларны белем белән генә түгел, мәхәббәт белән дә тәрбияләргә омтылалар. Нәкъ менә шушы юнәлештә эшләү нияте белән, гимназиядә егерме еллап элек, «Нур» театр студиясе барлыкка килгән. Бу эшне башлап йөрүче, үз эшенә бөтен җаны-тәне белән тугры Роза Нургат кызы әйтүенчә, быелгы уку елында алар инде 26 нчы сезоннарын башлап җибәргәннәр.

– 1997 елның октябрендә яңа ачылган 16 нчы гимназиягә эшкә килдем. Аңа кадәр Алабуга шәһәрендә Культура-агарту училищесын тәмамлап, «Мехчылар» мәдәният сараенда иптәшем белән бергә халык театрында эшләдек. Аннан заманалар үзгәрде, клубларда театрлар ябыла башлады. Шуннан мәктәпләргә таралдык. Шул вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр әлеге гимназиядә театр җитәкчесе булып эшлим. Максатыбыз – әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә, телебезгә тирән мәхәббәт уяту. Мин – татар егете, мин – татар кызы, дип горурлык хисе белән йөри торган затлы, зыялы яшь буын әзерләү, – ди ул.

Буш вакытын күбесенчә гаджетлар белән үткәрүне өстен күргән яшьләрне театр сәнгатенә җәлеп итү авыр түгелме соң, дип кызыксынам. Чынлыкта балалар театрга дусларыннан, сыйныфташларыннан ишетеп үзләре эзләп киләләр икән.

– Дөресен генә әйткәндә, башлап җибәргәндә борчылган да идем. Иҗатта бит кемнедер мәҗбүр итеп эшләп булмый, биредә нәкъ менә баланың үз теләге, омтылышлары булу кирәк. Чөнки бала күңеле ак кәгазь кебек, анда ни язасың, шул уелып кала. Шуңа спектакльләр өчен темалар сайлауга да җентекләп карарга, яшь актёрларның мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кирәк.

Студиягә бары тик сәләтле балаларны гына кабул итүне һәм алардан булачак артистларны әзерләүне максат итеп куймыйм. Минем өчен иң мөһиме – балада талант табу, аны ачу. Алар нинди генә һөнәр сайламасын, биредәге иҗади атмосфера, бердәмлек рухы, дисциплина, тел мохите, үзләрен сәхнәдә тоту сәләте аларга киләчәктә дә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә студиягә катгый сайлау үткәреп алмыйбыз, кирәк тапканнар барыбер сәхнәдә калачак. Әлбәттә, спектакльләрнең сыйфатына, балаларның сөйләменә игътибар итми булмый, югары дәрәҗәдә эшләргә тырышабыз, әмма аларның укуда да йөкләре зур, шуңа укучыларның мөмкинлекләренә карап эшләргә кирәклеген аңлыйм. Ә сәхнәдә уйнау үзе үк зур йөк булып тора. Әмма укучылар рольгә кереп, үзләрен теге яки бу образда хис итә башлагач, яңа яктан ачылучылар да бар. Без бит гимназия өчен генә спектакльләр күрсәтмибез, район, шәһәр, республика һәм хәтта халыкара конкурсларда актив катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Ә бу балаларны тагын да стимуллаштыра.

Төрле конкурсларда гел беренчелекне алып килүче егетебез Гыйльманов Хәсәнне аерым атап үтәр идем. Алар мәктәп бусагасын атлап керүгә, сыйныфлары белән студиягә йөри башладылар. Берничә тапкыр шөгыльләнгәч, Хәсәннең сәләтен сизеп, «Татар сүзе» бәйгесендә катнашып карарга тәкъдим иттем. Халык авыз иҗатыннан «Пәри» әкиятен сөйләп, беренче урынга чыкты. Әле 3 нче генә сыйныфта укуына карамастан, аның белән Тукайга багышланган бәйгеләрдә, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда еш катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз. Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә үткән «Туган телем – серле тел» дип аталган бәйгедә дә беренче урынны алып кайтты. Сәләтле генә түгел, тырыш та. «Тагын нәрсә өйрәнәбез, кая барабыз?» – дип сорап кына тора. Бик өметле егет, – дип сөйли Роза Нургат кызы.

Студиянең, балаларның иҗади сәләтләрен ачудан тыш, тагын бер мөһим максаты бар. Бу милли мәдәниятне саклау, чөнки барлык спектакльләр дә татар телендә бара. Репетициядә балаларның бер-берсе белән татарча сөйләшүләренә сокланып карап тордым. Ник дигәндә, соңгы елларда бу – татар мәктәпләрендә дә сирәк очрый торган күренеш. Роза Ибәтова әйтүенчә, еш кына студиягә татар гаиләләреннән туган телләрен бик яхшы белмәгән укучылар да килә, әмма аларның теле иҗат процессында камилләшә. Чөнки балалар бик җиңел өйрәнә, бигрәк тә уйный-уйный, аларда телгә генә түгел, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән дә кызыксыну уяна.

Репертуарларын да, нигездә, милли авторларның әсәрләре тәшкил итә. Туфан Миңнуллин, Рафис Корбан, Галимҗан Гыйльманов пьесаларын куялар. Балалар туган телләренә тагын да ныграк тартылсын өчен, спектакльләрнең авторлары белән иҗади очрашулар да үткәрәләр икән. Андый очрашулар укучыларның күңелендә озакка саклана.

– Студиядә берничә төркем шөгыльләнә. Яшьләренә карап, әсәрләрне сайлыйм. Беренче елны телгә, сулышка күнегүләр ясыйбыз, сузыклар белән эшлибез. Чиста әйтемнәр, аннан соң тизәйткечләргә күчәбез. Шигырьләр ятлау белән шөгыльләнәбез. Актёрлык осталыгына ирешү өчен дә күнегүләрдән башлыйбыз. Балалар этюдлар әзерләргә ярата. Шуннан әкренләп сәхнә әсәрләренә керешәбез.

Туфан абыйның «Акбай»ларын, «Сез китәсез, без калабыз», «Диләфрүзгә дүрт кияү», « Ай булмаса, йолдыз бар», «Әйт әле, күбәләк» һ.б. күп кенә әсәрләрен куйдык. Рабит Батулланың «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» әсәреннән Габдулла Тукай белән Зәйтүнә өлеше бик уңышлы барды. Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал» әсәрен дә сәхнәгә чыгардык. Мәктәп сәхнәсендә шундый образларны башкарырлык укучыларым булу белән горурланам. Шушы спектаклебез белән күп кенә бәйгеләрдә Гран-при яуладык. «Сәйяр» фестиваленә аерым әзерләнәбез. Беренче елдан алып, һәр ел катнашып җиңүләргә ирешәбез. Сабада уздырылган Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсында да, төрле шигырь конкурсларында, «Татар сүзе» бәйгесендә дә призлы урыннарга лаек булдык. «Табигать, мәдәният, экология», «Яшел дөнья» Бөтендөнья бәйгеләрендә беренче урыннар алдык. Габдулла Тукайга багышланган республикакүләм бәйгеләрдә һәрдаим җиңү яулыйбыз.

Быелгы уку елында исә без Г. Камалның «Беренче театр» әсәрен яңа форматта куеп карарга булдык. Театр эчендә театр. Борынгы рус театры, антик театр, татар театры һәм заманча юнәлешләр. Шушы форма белән тамашачыга классик әсәрләребезне нинди чорда, нинди формада куйсаң да, ул үз кыйммәтен югалтмый, классик әсәр классик булып кала дигән фикерне әйтәсебез килде.

Тагын бер зур хыялым бар. Укучыларым белән беренче хатын-кыз актриса              С. Гыйззәтуллина-Волжская һәм «Сәйяр» труппасы артистларының образларын сәхнәдә күрсәтәсем килә, – ди Роза ханым.

16 нчы гимназия каршындагы театр студиясе булачак актёрлар үстерү максатын куймаса да, нәкъ менә актёрлык яки башка иҗади һөнәр сайлаган укучылар бик күп. Сәнгатьтә беренче адымнарын гимназия сәхнәсендә ясаган балалар хәзер, театр мәктәпләрен тәмамлап, Г. Камал театрында, Чаллы, Түбән Кама театрларында уңышлы гына эшлиләр. Берничә фамилияне генә әйтү дә җитә: популяр радио һәм телевидение алып баручысы, «Татар җыры» музыкаль фестиваленең алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры Артур Шәйдуллин, театрның тәрҗемәчесе Зөлфия Шәмсуарова, Яңа гасыр каналында «Манзара» тапшыруының алып баручысы Зөлфия Гарифуллина, «Шаян ТВ»да «Тамчы шоу» алып баручысы Әдилә Биктимерова – күп алар. Иң мөһиме, барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, җаннарына һәм йөрәкләренә якын юлны сайлап, тормышларын дәвам итәләр.

– Миңа балачактан бәхет елмайды, – дип сөйли популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова, – чөнки әти-әнием дә минем иҗатка омтылышымны һәрьяклап хуплады һәм мәктәптә дә безне шәхес итеп тәрбияләргә омтылган искиткеч укытучылар эшләде. Роза Нургат кызы – үз шәкертләренә бөтен мәхәббәтен салган олы йөрәкле ханым. Безне актив тормыш алып барырга өйрәткәне өчен аңа рәхмәтем зур. Бүгенге эшчәнлегемдә, ирешкән уңышларымда театр студиясенең дә роле, һичшиксез, бар. Мин табигатьтән иҗади сәләтләргә ия булган, сәхнәдә балкып торырдай кешеләрне беләм. Башка һөнәрне сайлап үз урыннарын тапсалар да, аларның тормышка ашмаган хыяллары мәңге йөрәкләрендә кала. Шуңа да балага кечкенә чактан ук дөрес юл салу кирәк.

Мәктәпне тәмамлаучылар белем йорты сукмагын, остазларын әле дә онытмый. «Беренче театр» спектакленең яңа вариантын да Г. Камал театры артисты Артур Шәйдуллин белән киңәшләшеп, бергәләп эшләгәннәр.

– Мәктәптә татар театрларының булуы укучыларга яхшы яктан гына йогынты ясый. Балаларны дөрес итеп үз телебездә сөйләшергә өйрәтәм, китап укуга җәлеп итәм. Җәйге ялларга киткәндә, һәрберсенә үзләренә ошаган сәхнә әсәре укып килергә кушам. Аннан алар аның эчтәлеген сөйли, һәм нинди әсәргә тукталырга икәнен бергәләп сайлыйбыз. Киләчәктә театрларыбызга зыялы яшь тамашачы әзерләү дә күздә тотыла. Татар теле укытучыларына да ярдәмебез тия. Яңа гына оешып килүче театрларга киңәшем шул: курыкмасыннар иде. Әгәр мәктәп күләмендә бер спектакль генә куйсалар да, түгәрәккә балалар агылачак, – ди Роза ханым.

Узган уку елы башында Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов һәр мәктәптә театр булырга тиеш дигән бурыч куйган иде. Аның фикеренчә, иҗади тәрбия балага үз мөмкинлекләрен ачарга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 2022 елда илебез мәктәпләрендә 7 меңнән артык шундый иҗат үзәкләре исәпләнсә, хәзер аларның саны 30 меңнән артып китә. Шул ук вакытта республикабызда инде бик күп еллар уңышлы эшләгән мәктәп театрлары бар. Бу елдан журналыбыз битләрендә аларның эшчәнлеген чагылдырырга алынуыбыз иҗат очкыннарын тагын да кабызып ялкынландырып җибәрүгә бер этәргеч булыр, дип өметләник.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Фото Роза Ибәтова архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ