Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Тел дәрьясының хакиме

Республикабызның шөһрәт казанган галим-педагогы, зур тәҗрибәле, зирәк 85 яшьлек Ил агасы. Эш-гамәлләре, үткен язмалары аша Татарстаныбыз халкының мәнфәгатьләрен кыю яклаучы милли җанлы сәясәтче...

Республикабызның шөһрәт казанган галим-педагогы, зур тәҗрибәле, зирәк 85 яшьлек Ил агасы. Эш-гамәлләре, үткен язмалары аша Татарстаныбыз халкының мәнфәгатьләрен кыю яклаучы милли җанлы сәясәтче. Казан артындагы саф татар авылында туып-үсеп, академик дәрәҗәсенә күтәрелгән, чорыбызның кабатланмас галиме, гаҗәеп оештыру сәләтенә ия, 16 ел дәвамында илебездәге иң мәртәбәле педагогик вузның ректоры булып торган, тугызынчы дистәсен ваклаганда да, һәр  елны икешәр-өчәр китап язып, милләттәшләрен сөендерергә үзендә дәрт-дәрман тапкан телче галим. 17 ел буена «Мәгариф» журналының алыштыргысыз редколлегия әгъзасы. Сүзебезнең кем хакында барганлыгын, шәт, укучыларыбызның күбесе абайлап өлгергәндер. Әлбәттә инде, бүгенге әңгәмәдәшебез – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, КФУның атказанган профессоры, академик Рүзәл Абдуллаҗан улы ЮСУПОВ. Аның бай биографиясен, гыйбрәтле һәм кызыклы хезмәт юлын шушы әңгәмәбез барышында гына тасвирлап чыгу мөмкин дә түгел. Чөнки инде ул хакта Рүзәл аганың үзе язган «Уйларымда кайтам үткәннәремә...», «Тормыш сынауларын узып», сабакташы Фарсель Зыятдиновның «Яшәү мәгънәсе», журналистлар Әгъзам Фәйзрахмановның «Шәкерт абый», Шамил Муллаяновның «На ниве науки и просвещения» дигән үтә дә саллы китаплары бар: кызыксынганнар  аларны укып таныша ала.


– Шәхеснең формалашуында аның кайсы төбәктән чыгуы да, гаилә һәм мәктәп тәрбиясенең дә роле зурдыр. Сезнең мисалда бу расланамы?


– Әлбәттә. Казан артының борынгы, бай тарихлы, күркәм мәдрәсәле, элек-электән үзенең зыялылары белән дан тоткан Кышкар дигән авылдан мин. Мәдрәсәсе XVIII гасыр башыннан 1918 елга кадәр зур белемле мөгаллимнәр тырышлыгы нәтиҗәсендә атаклы гыйлем йортына, мөдәррислек мәктәбенә әверелгән. Безнең Кышкар мәдрәсәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән, бик ераклардан килеп укыганнар, аларны чит мәмләкәтләрдә белем алган галим-мөгаллимнәр укыткан. Татар мәдәниятендә, әдәбиятында абруйлы урын тоткан шагыйрь Габделҗәббар Кандалый, драматург Фатих Халиди, язучы Әхмәт Уразаев-Кормаши, күренекле мәгърифәтчеләрдән Мотыйгулла Төхфәтуллин, Рәшит Ибраһимов, Таиб Яхин, Санкт-Петербург имамы, Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Гатаулла Баязитов, Габдулла Тукайның әтисе – имам-хатыйп Мөхәммәтгариф, Татарстан Фәннәр академиясенең элекке президенты Әхмәт Мазһаровның бабасы Мирхафиз, әтисе Мазһар кебек күркәм шәхесләрнең Кышкар мәдрәсәсендә укыганлыклары үзе генә дә туган авылымның тарихи-мәдәни әһәмиятен ачык күрсәтә.


Үзе әллә ни зур булмаса  да, Кышкар халкыбызга күпме күренекле шәхесләр биргән! Араларында ике академикның булуын кабат искәртү дә җитә.  Авыл халкы  Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе Илтөзәр Терегулов белән дә хаклы горурлана.


Туган авылымның шанлы үткәненә, бүгенгесенә, данлыклы кешеләренә багышлап, моннан берничә ел элек Гөлнара Ибраһимова, Ләйсән Шәфигуллина белән берлектә «Бар Казан артында бер авыл – Кышкар диләр...» дигән китап та бастырып чыгарган идек.


Гаилә тәрбиясенә килгәндә исә, бала чагым, үсмер елларым, авылда туып үскән күп меңләгән сугыш чоры балаларыныкы кебек, авырлыкта узды. Әти-әнием гап-гади колхозчылар иде. Нәкъ шагыйрь Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырдагыча, без дә биш малай үстек (тик Сөн буенда түгел, Симет суы хозурында). Мин – өченчесе.


– Рүзәл абый, Сез, Кышкар егете булуыгыз өстенә, туган авылым – Олы Мәңгәр кияве дә бит әле. Заманында әнием Гөлбәгъдә Йосыпова Сезнең булачак хәләл җефетегезне башлангыч сыйныфларда укыткан да булган. Туганнан туган апагыз  Рәисә Мөхәммәтша кызы Йосыпова мәктәбебездә татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән мөхтәрәм укытучыбыз иде...


– Сүз сөрешегездән гаиләм, язмышымда Әтнә төбәгенең ни дәрәҗәдә роль уйнавы белән кызыксынуыгызны чамалыйм.


Беренчедән, минем әнием Әтнә районындагы Иске Мәңгәр авылыннан. Икенчедән, без үскәндә, Кышкар авылы үзе дә ул чактагы Әтнә районына керә иде. Ә инде хатыным  Дилара – Олы Мәңгәр кызы. Без танышканда, ул Казан авиация институты студенты иде. Уңган, тырыш хуҗабикә. Җитди һәм җаваплы эштә – зур предприятиедә профком рәисе булып эшләде. Ике бала үстердек: улыбыз Фәнис һәм кызыбыз Диләфрүз. Кызыбыз, үзем эшләгән педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап, университетның халыкара бүлегендә эшләде. Киявебез Айдар – эшмәкәр, уңган егет; матур, тату яшиләр. Ислам белән Кәрим исемле оныкларыбыз бар. Ә Фәнисебез, акыллы булып, уңышлы гына эшләп йөргәндә, утыз яшендә фаҗигале төстә вафат булды. Фәридә исемле кызы калды. Еш кына, үзәгем өзелеп, улымны сагынам, күңелемнән аның белән сөйләшеп йөрим...


Сез телгә алган Рәисә апабыз кырык елга якын Олы Мәңгәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре өчен Совет дәүләтенең иң зур бүләге  – Ленин ордены белән бүләкләнде. Халык мәгарифе отличнигы иде. Татарстан Верховный Советы депутаты итеп сайланды. «Совет мәктәбе» журналының 1977 елның декабрь саны тышлыгы Ленин орденлы укытучы Рәисә апа фоторәсеме белән чыккан иде.


– Сезгә кешеләрдәге нинди сыйфат бигрәк тә ошый һәм иң ошамаганы нинди? 


– Ошаганнары – намуслы, кешелекле, тугрылыклы булу, дустыңны сатмау һәм әйткән сүзеңдә нык тору. Иң ошамаганы – үзенә кирәк чакта ялагайланып йөреп, соңыннан, кирәгең беткәч, сиңа арты белән борылуы.


– Әгәр дә тормыш юлыгызны яңадан башлап, кабаттан үтәргә мөмкинлек тудырылса нишләр идегез: шул ук язмышны сайлар идегезме, әллә инде башкасынмы?


– 85 еллык гомер юлымны күз алдымнан үткәрәм дә: «Дөрес яшәгәнмен, туры юлдан барганмын, һөнәремне дә дөрес сайлаганмындыр», – дип уйлыйм. Хәер, тормышымда авырлыклар шактый булды, сикәлтәләре дә очрап кына торды. Кыенлыклар күп кешеләр өлешенә тия инде ул. Бигрәк тә минеке кебек сугыш чоры малайларыныкына. Шунысы мөһим: тормышның яхшы якларын да күрә белергә, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Әни безне һәрвакыт шулай өйрәтте.

Гомумән алганда, мин  үземне бәхетлеләр затыннан дип саныйм. Әти-әнием миңа «Рүзәл» исемен дөрес сайлап кушкан дияр идем, ник дисәгез, «Рүзәл» ул – фарсы сүзе, «бәхетле, өлешле» дигән  мәгънәне аңлата. Исемемне раслагандай, бәхетле тормыш юлы үттем һәм бәхетле мизгелләремне башкалар белән уртаклашудан ямь-тәм табып яшәргә тырыштым.


– Олпат галим буларак бу тормышта Сезне иң нык борчыган нәрсә?


– Иң аяныч нәрсә шул: соңгы 20–30 елда илебездә тискәре күренешләр арта бара – демократия элементлары юкка чыга, социаль тигезсезлек көчәя, милләтләрнең рухи мәнфәгатьләре исәпкә алынмый, телләре, мәдәниятләре үсеше өчен шартлар кыенлаша һәм башка төрле күңелсез хәлләр хөкем сөрә. Без үскәндә, ягъни сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда, тормыш бик авыр чакта да кешеләрнең бер-берсенә карата рәхим-шәфкатьлелеге, мәрхәмәтлелеге көчлерәк иде. Безгә андый әдәп кагыйдәләрен әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз өйрәтте, кешелекле, ярдәмчел  булырга кирәклекне укытучыларыбыз да сөйләп торды, бу хакта матбугатта да, әдәбиятта да күп языла иде. Әмма соңгы елларда милләттәшләребезнең аңында үз халкына, теленә һәм мәдәниятенә  хөрмәт белән карау кими бара. Бу – күпчелек татарларның туган телләрендә аралашмавында, сөйләшә алмавында яисә сөйләшергә теләмәвендә күренә.   Үзеңне тәрбияләп үстергән ата-анаңа, нәсел-нәсәбеңә, халкыңа илтифатсыз булу, аларны хөрмәт итмәү дип бәялим мин моны. Меңьеллык тарихлы, югары культуралы татар милләтен кадерсезләргә, түбәнсетергә, аның таркалуына юл куярга беркемнең дә хакы юк. Алдыбызда торган иң мөһим бурыч – телебезне, мәдәниятебезне, димәк, милләтебезне саклап калу.


Кайчандыр үзенең дәүләте булган, югары культуралы, әдәби телле, тырыш, уңган күп миллионлы татар халкының югалу куркынычы якынаюына битараф калырга мөмкинме соң?!


Хәзерге вакытта татар мәктәпләренең санын киметүне, булганнарында да русча укытуга күчә бару – татар теленең яшәешенә балта чабу ул. Мәктәп – җәмгыятьнең уңышлы, цивилизацияле яшәешенең, алга баруының нигезе; татар мәктәбе исә – татар халкының иминлеген, милли телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен төп шарт. Һәм бу төшенчә һәрвакыт аек акыллы һәр татар кешесенең (гади кешеме ул, зур җитәкчеме – барыбер) күңеле түрендә торырга тиеш. Яхшы, абруйлы  татар мәктәпләре булса, туган телебез дә сакланыр, мәдәниятебез дә (әдәбият, сәнгать, матбугат, радио-телевидение) алга барыр, татар халкы үзе дә алдынгы милләт буларак яшәр, алгарышка ирешер.


– Бу фикерегез белән килешми мөмкин түгел. Халкыбызның, телебезнең киләчәк язмышы өчен борчылып, ачыктан-ачык язган фикерләрегезне матбугатта басылган һәр язмагыз аша халыкка җиткерергә тырышасыз. Бу җәһәттән, китапларыгызның исемнәре үк уйланырга мәҗбүр итә: «Мәгърифәт, дәүләт һәм туган тел», «Милләтебез иминлеге сагында», «Милли рухыбыз сүнмәсен», «Мәгърифәт – прогрессның нигезе», «Инсафлының теле саф», «Телебезне саклау – һәркемнең изге бурычы», «Телебезне ялгыш тәрҗемәдән саклыйк», «Икетеллелек һәм сөйләм культурасы» һ.б. Китапларыгызның саны да гына сиксәнгә якын.
Телебездә «егет кеше» дигән гыйбарә бар. Сез һәрчак, һәр эштә, һәр җирдә егет кеше була белдегез. 85 яшьлегегезне билгеләп үткән гомер көзегездә дә Сез әле һаман да егетләрчә җитез, энергияле, сау-сәламәт, йөзегез көләч. Алга таба да шулай дәртләнеп яшәргә язсын! Юбилеегыз мөбарәк булсын, милләтебезне, ватаныбызны игелекле эш-гамәлләрегез белән сөендереп, озын-озак имин яшәгез!

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор:


– Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповны мин 1968 елдан бирле беләм.  Ул чакта әле аңа утыз яшь кенә булган. Бүген инде могтәбәр Ил агасы!
Рүзәл әфәндегә үз-үзен тотышында максатчан булу, мәсьәләне бик җентекләп тәфтишләгәннән соң гына билгеле бер карарга килү һәм көчне шушы максатка ирешүгә туплау, сайлап алынган сукмагыннан таралмыйча-чәчелмичә туры бару хас. Шулай булмаса унике ел узуга ул фәннәр кандидатыннан –
доктор, ассистенттан профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә алмаган булыр иде. Фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкәндә, аңа әле 43 кенә яшь булган икән бит. Бу исә коллегабызга гуманитар өлкәсенең мөһим тармакларында җәелеп эшләргә мөмкинлек бирә торган гомерлек таяну ноктасы булган. Аспирантурада укыган чагында ук үзенең фәнни өйрәнү объекты итеп тәрҗемә теориясен алды. Тора-бара гыйльми тикшеренүләре нәтиҗәсендә рус һәм татар телләренең лексик-семантик һәм фразеологик системаларында гомумилек һәм үзенчәлек дигән проблема белән ныклап шөгыльләнде.


Тел гыйлемендә Р. Юсуповны һәрчак борчый һәм үткен каләмен юнәлтә торган өлкә  ул –  сөйләм культурасы. Аның бу өлкәдә иң нәтиҗәле эшләүче галимнәрнең берсе буларак язган дистәләгән монография, дәреслекләре – укытучылар, журналистлар, әдипләр, кыскасы, тел культурасы мәсьәләләре белән кызыксынган һәркем өчен бик әһәмиятле кулланмалар.


Рүзәл Юсуповка уналты елдан артык ректорлык вазифасын үтә дә катлаулы һәм болгавыр вазгыять шартларында башкарырга туры килде. Шунысы куанычлы: аның югары эшлеклелек сыйфатлары нәтиҗәсендә Казан педагогия университеты сакланып кына калмады, киресенчә, үсеп, тармакланып китте: алты урынына унике факультетлы булды, уннарча яңа кафедралар ачылды, моңарчы булмаган әһәмиятле белгечлекләрне  кертү  мөмкинлеге табылды. Иң мөһиме: аерым татар теле һәм әдәбияты факультеты оештырылды.

Ленар ҖАМАЛЕТДИНОВ, фольклорчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:


– Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керү имтиханнарын тапшырып йөргәндә, уртача буйлы, җитди йөзле бер абитуриент егет игътибарымны җәлеп итте. Имтиханнарын гел «5»ле билгесенә тапшырып бара. Егетнең исеме Рүзәл икән. Бу исемне беренче ишетүем булса да, бер-беребез белән үзара якынаеп киттек.


Рүзәл яшьтән үк «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән кагыйдә белән аңлы рәвештә яшәгәндер, мөгаен. Моны дәлилләү өчен бер генә мисал. Узган гасырның 60 нчы елларында шәхси машиналар бик аз иде әле. Машиналы булу уе ул чакта безнең кебекләрнең төшенә дә керә алмый иде, әлбәттә. Әмма Рүзәлебез алга карап эш иткән булып чыкты. Мин аның: «Хәзерге вакытта техникадан хәбәрдар булмыйча, машина да йөртә алмасаң, нинди ир буласың инде?!» –  дигәнен хәтерлим. Һәм беркөнне ул, үзенә берничә студентны ияртеп, автотүгәрәккә алып китте... Нәтиҗәдә Май бәйрәмен без права алып каршыладык. Соңрак Рүзәлебез шәхси машиналы да булды һәм ул аны тәвәккәл йөртте дә.


Инициативалы кеше бик тиз күзгә ташлана бит ул. Уку елы башланып күп тә үтмәде, Рүзәл факультетның комсомол оешмасы секретаре итеп сайланды. Әлеге вазифадан гайре, аның тагын дистәгә якын җәмәгать эшләре булды, һәм бу йөктән Рүзәл Юсупов бер көн дә арынып тормады.


Рүзәл бүгенге көн белән генә яши торган кеше түгел, ул  гомере буе киләчәкне күздә тотып гамәл кыла торган зат булды. Студент чагында ук үзенең торак мәсьәләсен хәл итте: җир кишәрлеге алып, туганнары ярдәме белән силикат кирпечтән менә дигән йорт салып керде.


Рүзәл Юсупов – бөтен барлыгы, асылы белән фән кешесе. Радиода, телевидениедә эшләп чыныгу алганнан соң,  ул аспирантурада укыды, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклады, профессор, атказанган фән эшлеклесе, ректор, парламент депутаты, фикердәшләре белән бергә оештырган Татарстанның республика партиясе рәисе булды, җитди җәмәгать эшләре алып барды. Әмма ул һәрвакыт үзе булып калды, үзгәрмәде, масаймады,  кирәксә ярдәм кулын сузды, акыллы киңәшләрен бирде. Шуңа күрә дә без – курсташлары һәм дуслары – аны аеруча нык ихтирам итәбез, яратабыз.

 

Әңгәмәдәш – Таһир САБИРҖАНОВ
Фотолар гаилә архивыннан 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ