Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы булып узды.

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы булып узды. 
Республикабыз күләмендә оештырылган конкурста катнашырга теләк белдерүче балалар саны елдан-ел арта, географиясе дә киңәя, быел төрле шәһәр һәм районнардан 63 бала катнашты, финалга 12 бала чыкты. (Нигезләмә буенча 8–10 бала каралган иде.) Тагын шунысы куанычлы: 26 ел рәттән уздырылган бәйгене Яр Чаллы педагогика университеты үз канаты астына алды, бу инде һөнәри белгечләрнең үз вакытында ярдәм-киңәшләре тиячәк, дигән сүз. 

Гаилә елы уңаеннан конкурсантларыбыз сәхнә осталыкларын әти-әниләре, әби-бабалары белән бергәләшеп күрсәттеләр, татар халык костюмнарын, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, туган телебезне һәм халык традицияләрен белүләрен исбатладылар. Бу инде әлбәттә, сабыйларыбызның гаилә тәрбиясендә туган телебезнең аһәңле яңгырашын ишетеп, матурлыгын тоеп, ана телендә саф татарча аралашалар дигән сүз. Шуңа да мондый төр бәйгеләр кечкенәдән үк «Мин – татар баласы!» дип горурланып дус-ишләре белән туган телебездә иркен аралашырга, туган телебездә фикер йөртеп, зиһенен чарларга, рольләрне килештереп сәхнәләштерергә, җыр-биюгә булган сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

Җиңүче балаларны үсендерү, ягъни бүләкләүне елдагыча алыштыргысыз, мәртәбәле иганәчеләребез, туган телебез, милләтебез  өчен янып-көеп йөрүче мактаулы шәхесләребез: Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина һәм Татарстанның халык артисты, “Мунча ташы” эстрада театры җитәкчесе Гамил Габдулла улы Әсхәдуллиннар үз өстенә алдылар. Шунысы үзгә: Яр Чаллы шәһәреннән килгән Салиховлар гаиләсе «Тамашачы мәхәббәте»н яулап Гөлсинә Ибраһим кызы кулыннан истәлекле бүләк алу бәхетенә иреште. 

Иң авыры сабыйларыбызның осталыкларын бәяләү булды, минемчә. Бигрәк зур җаваплылык сорый торган гамәл шул. Мондый төр вазифаны быел да, гадел жюри әгъзалары: Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге директоры Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, Мәскәү татар штабы рәисе Рөстәм Фәиз улы Ямалиев, “Мунча ташы” сатира һәм юмор театры артисты Әнфис Рафис улы Кәлимуллин, “Илһам” татар эстрада ансамбле җитәкчесе Ильяс Айрат улы Шәяхмәтов, Т.Миңнуллин исемендәге театр артисты, “Бишегем” театры җитәкчесе, “Мәдәни учак” тапшыруының идея авторы Юрий Виталий улы Павлов, методик берләшмә җитәкчесе Ләйсән Исрафил кызы Хәйруллина, тиешенчә башкардылар, бер фикергә килеп, җиңүчеләрне ачыкладылар. 

«Сөйкемле кыз» титулына: Мамадыш шәһәрендәге «Салават күпере» балалар бакчасыннан Бикманова Диләрә;
«Сөйкемле малай» титулына: Яр Чаллы шәһәрендәге 114 нче балалар бакчасыннан Абдрахманов Хәким ия булды. 
Сүз уңаеннан, титулга ия булган кыз белән малайга асыл җепләр белән чигелгән калфак белән түбәтәйне быел Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин юллап тапты, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр белән дипломнарны тантаналы рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге директоры Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов тапшырды. 

Призлы 1 нче урынга – Яр Чаллы шәһәренең 92 нче балалар бакчасыннан Салихова Алинә;
2 нче урынга – Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасыннан Хисамов Мәлик белән Түбән Кама шәһәренең 44 нче балалар бакчасыннан Гыйләҗева Айлин;
3 нче урынга – Түбән Кама шәһәренең 8 нче балалар бакчасынан Шайхетдинова Әдилә белән Мамадыш шәһәренең «Аленушка» балалар бакчасыннан Хәйруллина Ясминә лаек дип табылдылар.

Төрле номинацияләрдә түбәндәге сабыйлар җиңүче дип танылды:  
«Иң сәләтле» – Түбән Камадагы 24 нче балалар бакчасыннан Сагитова Айсель; 
«Иң зиһенле» – Түбән Камадагы 83 нче балалар бакчасыннан Ашрапов Муса;
«Иң зирәк» – Түбән Камадагы 93 нче балалар бакчасыннан Акбаев Салават;
«Иң тырыш» – Түбән Камадагы 96 нчы балалар бакчасыннан Петрова Фәридә;
«Иң ягымлы» – Түбән Камадагы 99 нчы «Күбәләк» балалар бакчасыннан Шәрәфиева Ясминә.

Инде сүземне йомгаклап, «Сөйкемле бала»ларны әзерләүче педагогларга, бәйгене 26 ел рәттән тиешле дәрәҗәдә уздыручы коллективыма, милли җанлы иганәчеләребезгә, кыскасы, хезмәте тигән барлык милләттәшләремә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Туган телебез сагында башкарган изге гамәлебез киләчәктә дә дәвамлы булсын, тынгысыз йөрәгебез ару-талуны белмәсен, алдагы елларыбыз да үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән бизәлсен!

Материал, фото: Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире,

Татарстанның атказанган укытучысы, язучы,

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге Татар гаиләсе фондының җитәкчесе 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ