Логотип Магариф уку
Цитата:

Тыелган тема – порнофильм

Бала тәрбияләгәндә тыелган темаларны читләтеп үтәргә, кичектерергә тырышабыз. Әмма, аңа карап, алар юкка чыкмый, киресенчә. Мисал өчен, бүген порнография күренешләре белән кызыксынучы балаларның исәбеннән бигрәк, яше кими. Тыелган җимеш нигә кызыктыра? Сорауга җавапны белгечләр белән эзләдек.

Үсмерләр субкультурасының бер өлеше

Илмира МӨФТӘХОВА,

«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологы:

          – Бала (яшүсмер генә түгел!) порнография фильмнарын, кызыксынып, үзе эзләргә яисә мондый видеоны аңа зурлар, яшьтәшләре арасыннан кем дә булса күрсәтергә мөмкин. Үзара порнография материалларын җибәрү дә – еш очрый торган хәл. Хәзер мәгълүмат кырында чикләүләр юк.

Баланың порнография фильмнарын каравы турында белгән әти-әниләр беренче чиратта куркып, югалып кала, контроль югалтырга мөмкин. Монда иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Зурларның бурычы – баланың ни өчен нәкъ менә әлеге видеоларны каравын, аның йогынтысын ачыклау, уйлап эш итү.

Баланың җенси мөнәсәбәтләр белән кызыксынуыннан очраклы рәвештә порнографиягә тап булуы һич тә ниндидер тайпылыш яисә начар тәрбия нәтиҗәсе дигән сүз түгел әле. Беренчедән, табигате буенча бала һәрвакыт кызыксынучан. Ул үсә барган саен, аның тәнендә үзгәрешләр барлыкка килә, шуңа бәйле кызыксыну даирәсе дә киңәя. Икенчедән, телевидение яки Интернет челтәрендә төрле мәгълүматка, шул исәптән 18+ тамгасы белән куелганына очраклы рәвештә тап булу ихтималын онытырга ярамый: баланың баш миендә «Нәрсә бу?», «Болар нишлиләр?» кебек яңа сораулар туа. Мәгълүмат дөньясына керү өчен смартфонның бер төймәсенә басу җиткән заманда яшибез бит.

Сер түгел, баланың тән төзелеше, шул исәптән җенес органнары үзенчәлекләре турында әти-әниләрнең бик сирәге генә ачыктан-ачык сөйли, аңлата. Җенси тәрбия темасы бездә әлегәчә тыелган кебек. Гаиләдә бу хакта сүз башларга ашыкмыйлар, мәктәптә дә укытучылар еш кына әлеге теманы читләтеп үтәргә тырыша (үзегез укыганда анатомия дәресләрен генә искә алыгыз). Нәтиҗәдә бала үзен кызыксындырган сораулары белән ялгызы кала. Порноиндустрия әнә шуннан файдалана да инде. Ә балалар белем бирә торган һәм зурлар өчен генә аталган контент арасында аерманы күрми.

Үсә төшкәч, үсмер өчен яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре һәм җенси кызыксынулар алгы сафка чыга. Башкалар арасында артык аерылып тормау, үз кеше булу, тәҗрибәле күренү максаты аны 18+ контентын карарга этәрә ала. Бу – яшүсмерләр субкультурасының бер өлеше һәм әлеге фактны инкяр итеп булмый. Мондый экстремаль, гаҗәпкә калдыра торган контент ул үзе үк – стимулятор. Аны караганда, безнең организмыбызда дофамин, ягъни канәгатьләнү гормоны бүленеп чыга. Үзенә кызыклы шөгыль, башкалар белән уртак тел таба алмаучы бала өчен мондый контент аеруча мөһим була башлый: порноматериаллар карау чынбарлыктан качуга тиң. «Зурлар дөньясы»на кереп китү кайчак зуррак проблеманың сәбәбе дә булырга мөмкин. Ялгызлык, гаиләдәге аңлашылмаучанлыклар, яшьтәшләре белән конфликтлар, түбән үзбәя – нәтиҗәдә бала күңелсезлекләрне онытып тору, стресс белән көрәшү максатыннан да порнография видеоларын карый башлый. Әмма еш кына бу – вакытлы күренеш.

         

Баланың тыелган видео каравын белсәгез...

Катгый тыела:

Паникага бирелү, кычкыру. Балага бу күргән контентка караганда да ныграк зыян салырга мөмкин.

Гаепләү һәм оялту. «Ничек сиңа шуны карарга оят түгел?», «Тәрбиясез!» кебек сүзләр балада җенси мөнәсәбәтләр, гомумән, ниндидер пычрак һәм оятсыз гамәл дигән фикер формалаштырырга мөмкин.

Җәзалау. Физик җәза (балага сугу һ.б.), озак вакытка Интернетны сүндерү, гаджетларын алып кую проблемадан чыгу юлы түгел, ә, киресенчә, балага алга таба үз гамәлләрен яшереп башкарырга гына өйрәтәчәк.

Үзеңне бернәрсә дә булмаган кебек тоту. Игътибарсыз калдыру – шулай ук реакциянең бер төре. Ә бу исә бала үзенең сораулары, куркулары белән бергә-бер кала дигән сүз.

 

Нишләргә?
1. Иң элек тынычланыгыз. Тирән итеп сулыш алыгыз. Баладан күпкә зуррак булуыбызны онытмаска кирәк. Безнең бурыч – аны гаепләү түгел, ә ярдәм итү.

2. Баланың порнография фильмын каравын белгән яки браузер тарихында бу турыда мәгълүматка юлыккан очракта җайлап кына сүз башларга кирәк.

Мисал өчен, «Мин синең Интернетта ялангач кешеләр катнашында видеолар эзләвеңне күрдем. Бу мине аптырашта калдырды, борчылдым. Әйдә, бу хакта сөйләшик әле», – дияргә була. Контекстны ачыкларга тырышырга кирәк. «Син ничек мондый видеога тап булдың?» – дип, чыганак юлларын ачыклагыз.

3. «Видеоны күргәч нинди хисләр кичердең (курку, чиркану, кызыксыну, дәртләнү), нәрсә турында уйладың?» – бу сораулар баланың башында нинди уйлар, мифлар барлыкка килүен ачыкларга ярдәм итәр.

4. Баланы тынычландыру һәм аңлатуны түбәндәгечә башларга мөмкин. «Кешенең тән төзелеше, үзара мөнәсәбәтләр белән кызыксынуың нормаль күренеш. Әмма син күргән әйберләр ярату, мәхәббәт хисләре турында түгел. Бу – зурлар өчен төшерелгән махсус контент. Чынбарлыкта исә ул башкача була». Реаль тормышта җенси мөнәсәбәтләрнең бер-берсен яраткан ике зур кеше арасында гына һәм икесе дә моңа риза булган очракта гына була алуын искәртергә дә онытмаска кирәк.

Әлбәттә, әти-әниләрне кызыксындырган төп сорауларның берсе әлеге гамәлнең бала психикасына йогынтысы турында. Әгәр ул әлеге контентка очраклы гына тап булып, соңыннан зурлар тарафыннан аңлату ишеткән икән, бу очракта артык хафаланырга урын юк. Ә инде баланың системалы рәвештә мондый фильмнар каравы, әлбәттә, психикасына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Аны аңлый алмыйсыз, ничек сүз башларга белмисез икән, һичшиксез, балалар психологына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итәчәк.

 

Ничек аңлатырга?

Бала өчен әти-әни беренче мәгълүмат чыганагы булып торырга тиеш. «Элек безгә аңлатып утырмадылар, вакыты җиткәч үзе белер» дигән фикердән башка юнәлешкә күчәр заман җитте.

          Җенси тәрбия темасы турында мәгълүматны баланың яшенә карап бирәбез. Иң элек җенес органнарын үз исемнәре белән атау гадәтен кертегез. Кече яшьтәге балаларга (6–9 яшь) тәнебезгә карата сакчыл караш, куркынычсызлык кагыйдәләре (интим урыннарны башкаларга күрсәтмәү; кешеләр күргәндә тотарга ярамау турында), ярату һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында аңлатырга кирәк.
          Үсмерләр (10+ яшь) белән исә порно, аның куркыныч яклары (тән турында ялган мәгълүмат, агрессия), ышанычлы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге турында турысын әйтеп сөйләшергә була.

Баланың тән төзелеше, җенси органнар эшчәнлеге, җенси тәрбия турында кызыксынуы гаеп түгел, киресенчә, әти-әни тарафыннан хупланырга тиеш. Әгәр ул бу темаларга бәйле сораулар бирә икән, аларны җавапсыз калдырмагыз. Бала бу темаларны үзе башламаган очракта үзегез дә аңлата аласыз. Гигиена, җенси куркынычсызлык темаларын да читләтеп үтмәскә кирәк. Баланың яшенә туры килгән китаплар, видеоматериаллар күрсәтергә була.

 

Порно – бәйлелекнең бер төре

Зөлфия МИНГАЛИЕВА, психолог, сексолог,

Стастистикага күз салсак, унсигез яшькә кадәр малайларның – 93, кызларның 62 проценты  Интернет киңлекләрендә порнография материаллары карый. Балаларның 67 проценты мондый сеанслардан соң браузерны чистартулары хакында әйткән. Ялгыш кына порносайтка юлыгу очракларының 79 проценты өйдә булганда күзәтелгән. Интернетта порнография материаллары тупланган сайтлар исәбе  12 процентны тәшкил итә. Бу якынча 25 миллион веб-сайт дигән сүз. Балалар порнография белән уртача 11 яшьтә таныша. Әмма белгечләр хәзер бу саннарның тагын да яшәрүе  хакында чаң суга башлады.

Порнография дигәндә нәрсәне күздә тотабыз соң?

  • Кимендә бер яки берничә кешенең сексуаль активлыкта катнашуы.
  • Мондый материаллар җенси органнарны аермачык күрсәтергә тиеш.
  • Әлеге контентны тудыручының максаты – караучыда дәрт уяту, җенси мөнәсәбәтләргә этәрү.

Баланың психикасы исә мондый олылар өчен каралган эчтәлекле күренешләргә әзер түгел. Кечерәк яшьтәгеләр куркып кала, аңламый, үзен гаепле итеп хис итә башларга мөмкин. Яшүсмерләр белән исә табигый кызыксыну хисләре идарә итә, әмма нәкъ шушы чорда алар куелган видео белән чынбарлык арасындагы аерманы аңларга тиеш. Чөнки порнография стереотип күренешләр җыелмасы, алар чын тормышка бөтенләй охшамаган, видеолардагы күренешләрдә кешеләр бер-берсенә ят, алар арасында бернинди хисләр юк.

Үсмерлек чоры – актив гормональ үзгәрешләр вакыты. Малайларда тестостерон, эстроген дәрәҗәсе арту, ә кызларда прогестерон гормонының тирбәлүе интим мөнәсәбәтләргә кагылышлы бөтен нәрсәгә игътибарны арттыра. Бу үсешнең гадәти биологик өлеше, әмма нәкъ шушы чорда балалар дәртләндерә торган стимулларга тиз бирешә.

Порнографик контент баш миенең тартылу һәм ләззәт алу өчен җаваплы өлешләре системасын активлаштыра. Хисләрне вакытлыча арттыра торган дофамин һәм эндорфиннар бүленеп чыга. Яшүсмернең нерв системасы моңа бик сизгер, шуңа балалар порнография материалларын, оялсалар да, курыксалар да, кабат-кабат карыйлар. Әмма монда шуны истә тоту мөһим: дофамин ләззәтнең үзен түгел, аны көтү халәтен генә формалаштыра. Шуңа күрә еш кына порнографияне карарга омтылучы яшүсмер баланың максаты ләззәтле хисләр түгел, ә яңалык һәм дәрт очкынын кичерү булырга мөмкин. Шул ук вакытта нәкъ менә яшүсмер чакта нейроннар бәйләнеше формалаша, ә бу мондый контентны еш караучы балада порнографиягә бәйлелек тудырырга мөмкин.

Порнографиягә бәйлелек алдагы тормышка тискәре тәэсир ясый:

1. Интим мөнәсәбәтләрдәге кыенлыклар: чынбарлыктагы мөнәсәбәтләрдән канәгать булмау, чикләр куюда, хисләрдә кыенлыклар барлыкка килү. Бик күп очракта аерылышуларның сәбәбе ир яисә хатынның порнография белән мавыгуы аркасында.

2. Үз тәнеңне кабул итү һәм үзбәя формалашуда кыенлыклар: үз-үзеңә ышанмау, тәнеңдә җитешсезлекләргә артык игътибар бирү, партнёрга ошамаудан курку.

3. Җенси мөнәсәбәтләрдә җитди кыенлыклар, бу өлкәдә авырулар.

 

 

Әти-әниләр колагына!

  1. Балага мәхәббәтегезне күрсәтегез. Аны бәхетле һәм уңышлы кеше итеп күрергә теләвегезне, ә мондый видеолар карау аның киләчәген куркыныч астына куярга мөмкин икәнлеген искәртегез.
  2. Өйрәтегез. Бала порнографиянең җенси мөнәсәбәтләрне никадәр бозуын белергә тиеш.
  3. Бала белән ачыктан-ачык сөйләшегез. Әлеге контентка бәйлелек ул тыелган, яшерен булганда тагын да арта, бу хакта игътибар белән, җайлап кына сөйләшкәндә сирәк кабатлана.
  4. Профессиональ белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Балага мондый ярдәмнең гадәти хәл икәнлеген төшендерегез, хуплагыз.
  5. Йомшак дисциплина алымнарын кулланыгыз. Нотык сөйләп, өстәл сугып түгел, киңәшләрегезне җайлап, әмма үтемле итеп җиткерергә өйрәнегез. Шул рәвешле, ул да сезне тыңларга өйрәнер.
  6. Гаилә эчендә мәгълүмат чараларына карата мөнәсәбәт булдырыгыз, аларны уртага салып сөйләшегез. Бу – телевизор яки компьютер карауда вакытлы тыюлар, интернет-фильтрлар куллану, телевизор яки компьютер экранын бөтен кеше күрә торган урынга кую.

 

«Буллингка сәбәп була ала»

Гөлия КӘЛИМУЛИНА, юрист, медиатор, балалар һәм яшүсмерләр өчен тренинглар авторы:

– Күп кенә әти-әниләр һәм укытучылар әлеге өлкәгә кагылышлы җинаять нәтиҗәләре турында борчыла. Күңелдәге үпкәләре, сыйныфташларын яки танышларын җәберләү теләге баланы җинаятькә тартырга мөмкин: иптәшләренең интим төрдәге сурәтләре белән Интернет челтәрендә яки мессенджерларда бүлешү күренеше юк түгел.

Россия Федерациясенең Җинаять кодексында балалар катнашындагы порнография материалларын тарату турында җаваплылык аның 242 нче маддәсенең 2 нче («Законсыз рәвештә порнографик материаллар һәм предметларны җитештерү һәм тарату») һәм 1 нче өлешләре («Яшүсмерләр сурәтләнгән порнография материаллары яки предметларын җитештерү һәм тарату») буенча билгеләнә. Әлеге маддәләр закон бозучыларга шактый кырыс җаваплылык турында искәртә.

 

Порнография материаллары җитештергән, тараткан һәм саклаган өчен ике елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Россиядә җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән каралган, аерым очракларда ул 14 яшьтән үк билгеләнергә мөмкин. Олыларга карата мондый төр мәгълүматны җитештергән һәм тараткан өчен 100 000 алып 300 000 гә кадәр яисә бер яки ике ел эчендә алынган хезмәт хакы, башка керем исәбеннән түләү, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр яки ирекне чикләү каралган.

Әгәр мондый контентны 16 яше тулмаган бала тарата икән, аны җинаять җаваплылыгына тартып булмаячак. Әмма, Җинаять кодексына туры килмәгән гамәлләр башкарганда, балигъ булмаган баланы административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу кисәтү, штраф, гаеплене яшүсмерләр өчен махсус урында тоту була ала. Еш кына ата-аналарга мораль зыянны капларга туры килә.

Тәҗрибәмнән чыгып, шуны искәртәм: мондый мәсьәләләрне ике як ата-аналар арасында хәл итү дөресрәк, эш зурга киткәндә, ул яшүсмернең киләчәгенә кара тап булып ятачак. Чөнки бу мәсьәлә нәкъ менә олылар җаваплылыгында: балагызның мессенджерлар һәм социаль челтәрләрен даими рәвештә тикшереп торыгыз, әлеге юнәлештәге теләсә кайсы гамәлләрне кисәтегез.

Интернет челтәреннән ирекле куллану бала өчен аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кайчак, үзара кискен мөнәсәбәтләр вакытында, балалар бер-берсен киенү-чишенү бүлмәсендә, ярымшәрә килеш фотога төшереп, аннары аны бөтен кешегә күрсәтә, бу – үзенә күрә басым ясау, буллингның бер төре. Әгәр балагыз белән шундый хәл килеп чыкса, иң элек фото яки видеоны сакларга һәм эзәрлекләү дәлиле буларак теркәргә кирәк. Сыйныф, мәгариф оешмасы җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә, баланың сыйныфташлары, әти-әниләр арасында бу очрак турында сораштыру уздырырга кирәк. Бу этапта яшүсмерләрне мәктәп исәбенә куя алалар.

Әлеге гамәлләр буенча җинаять эше кузгату өчен ата-аналар мәктәп урнашкан адрес буенча полиция бүлегенә гариза белән дәлилли торган материаллар юллый ала. Полиция тиешле әһәмият бирмәсә, киләсе баскыч – прокуратура. Ата-ана тыелган фото яки видеоны алып атуны, мораль зыян түләүне таләп итә ала. Әгәр яшүсмер тыелган күренешне җәмәгать киңлегенә чыгарам дигән янау белән зыян күрүчедән акча сораса яки законсыз гамәлләр кыла башласа, бу очракта ул җинаять җаваплылыгына 14 яшьтән үк тартылырга мөмкин.

 

«Гөнаһы – ата-анага»

Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы:

– Без, балаларыбызга яхшы телефоннар сатып алып, аларны Интернетка тапшырдык. Ул анда кем белән аралаша, нәрсә карый, нәрсә карамый – без моңа игътибар бирмибез. Бу мәсьәлә порнографиягә генә түгел, башка төрле хәрәм әйберләргә кагыла. Ничек булса да, үз балабыз белән дус булып, ул нинди төркемнәргә язылганлыгын күзәтергә тиешбез. Чөнки бала, үзе дә аңламыйча, шушы шайтан юлына басып, хәрәм булган әйберләргә чыга ала. Мәктәптә аның нәрсә укуын укытучы карый бит, ә өйдә без, әти-әниләр, игътибарлы булырга тиеш, чөнки балабыз өчен Аллаһ алдында без җаваплыбыз. Әгәр ул телефон аша хәрәм әйберләр карый, гөнаһ кыла икән, әти-әни гөнаһлы була. Моны матур итеп, әдәп-әхлак белән, балагызны яратып аңлатыгыз.

 

Фото – шедеврум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ