Логотип Магариф уку
Цитата:

Волонтерлар җәмәгать урыннарын яхшыртырга өнди!

Һәр ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннарын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү үткәрелә.

Территорияләрне сайлаганда җәмәгатьчелек фикер алышу этабында да, проектлау этабында да җәмәгатьчелекне җәлеп итү республикада 2015 елдан бирле кулланыла. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектын гамәлгә ашыру барышында республика халкының беренче чираттагы объектларны билгеләү буенча рейтинг тавыш бирү аша халыкны җәлеп итү үткәрелә.

Тавыш бирү вакытында Татарстан район һәм шәһәрләрендә волонтерлар да актив эшли.

Безнең волонтерлар 15 марттан республика халкы белән актив эшчәнлек алып бара. Алар Татарстанның төрле шәһәрләрендә халык күп йөри торган сәүдә-күңел ачу үзәкләре, төрле паркларда халык белән очраша. Проект хакында сөйли һәм 2025 елда төзекләндерү өчен кешеләргә парклар, скверлар, яр буйларын сайларга ярдәм итә. Волонтерлардан 500 ләп гариза җыелган инде. Тавыш бирүнең беренче көннәрендә җәмгысы 350 волонтер 177 урында эшләде.  Бүгеннән башлап 15 район һәм шәһәрдә 25 мәгълүмат ноктасы оештырылачак. Аларда 200 волонтер  эшләячәк, ди «ТР доброволецлары (ихтыяричыларның)  мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасының башкарма директоры урынбасары Гүзәл Ганиева.


Исегезгә төшереп узабыз: җәмәгать урыннарын яңарту-төзекләндерү программасы Татарстанда 2015 елда эшли башлады.

 ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2017–2023 елларда 225 объектта эш башкарылган. Финанслауның гомуми күләме 20,9 миллиард сумнан артып китә.

Узган ел республикада 68 җәмәгать урыннары 2,9 миллиард сумга төзекләндерелде. Ә 2024 елда 64 җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү планлаштырыла, төзекләндерү эшләренә 2,4 миллиард сум каралган.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә мөмкин кадәр күбрәк урыннар яңартылсын өчен, Татарстан халкын активрак тавыш бирергә чакыралар.

Тавыш бирү берничә  платформада башкарыла, шулай http://gorodsreda.tatar.ru сайты, http://uslugi.tatarstan.ru порталы һәм  «Услуги РТ» кушымтасында.

Тавыш бирү берничә өлешкә бүленгән: киләсе елда төзекләндерү өчен өстенлекле парклар, яр буйлары һәм скверлар сайлау; «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартуны көткән топ-200 ишегалды сайлау; шулай ук инде төзекләндерелгән мәйданчыклар турында фикер уртаклашу һәм программада катнашканнан соң ошаган яки ошамаган пунктларны атау мөмкинлеге.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: узган ел проект кысаларында волонтерлар тавыш бирүгә сылтама беркетелгән мәгълүмати материаллар белән 40 мең листовка таратты.

Мөршидә Кыямова

Фото «ТР доброволецлары (ихтыяричыларның)  мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасының архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ