Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналыбызда: Менделеевскиның укытучылар династиясе

Менделеевскида гомер итүче Антонов-Гыйззәтуллиналар – укытучылар династиясенең бишенче буыны.

264 ел стажы булган династиянең һәр буыны республика  мәгарифе  тарихында  игелекле эзен калдырган. Бүгенгеләр исә, чылбырның өзелүенә юл куймыйча, ата-баба һөнәренә тугрылык саклый. 

Язмабызның иң өлкән герое – РФның  Мәгариф отличнигы, 41 елын башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлаган  Нера Гыйззәтуллина белән Менделеевскиның  4 нче гомуми урта белем мәктәбендә очрашуыбызның сәбәбе бар. Әлеге еллар эчендә шушы мәктәп ишекләрен аның йөзләгән укучысы ачып кергән. Ярты гомерен уздырган уку йортын күргәч, Нера Степановна нинди хатирәләрен яңартты икән?

– Әлбәттә, гомерләрен укытучылыкка багышлаган әнием һәм  әтиемне искә төшерәм,  – дип башлады сүзен чал чәчле Нера ханым.  Әнием Рабига Нигъмәтҗан кызы Әхмәтҗанова белән әтием Степан Иван улы Антонов –  бер төркемдә укып, Алабуга педучилищесын тәмамлаган кешеләр.

Хезмәт юлын Менделеевск шәһәренең 4 нче мәктәбендә башлаган Нера Степановна: « Ул вакытта укытучы бик дәрәҗәле кеше иде. Белемле кешенең абруе һич тә  җитәкченекеннән ким булмады. Мәктәп коридорыннан  атлаганың ишетелүгә, «укытучы килә» дип, укучылар катып калалар иде. Хәзергеләр, ни кызганыч, өлкәннәрне этеп җибәрергә дә  күп сорап тормыйлар. Әле дә күз алдымда, әни белән әти эштән кайткач: «Балалар белән бүген контроль эш үткәргән идем, менә шулар әйбәт  язганнар», – дип, эш көннәренең ничек узуы турында үзара гәп корып утырырлар  иде. Ә мин  аларны тыңлап куана, хәтта елый идем»,– дип истәлекләрен барлады.

Язманың дәвамын «Гаилә һәи мәктәп» журналының яңа санында укый аласыз.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ