Логотип Магариф уку
Цитата:

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫ

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы«Балаларыгызны үз заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең...

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
«Балаларыгызны үз заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр».
  Ризаэддин Фәхреддин
Дәресләрдә «индивидуаль зат», «шәхес», «талант», «даһи» төшенчәләрен аңлатканда, укучыларга үрнәк итеп, дөньякүләм танылган шәхесләр – Леонардо да Винчи, Никколо Макиавеллилар белән беррәттән, татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы, журналист, тарихчы, тәнкыйтьче, энциклопедист Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты да укучыларда һәм укытучыларда кызыксыну уята.
Тарих фәне программаларында Ризаэддин Фәхреддин турында белешмә бик аз. Бары тик җәдитчелек дип аталган иҗтимагый-сәяси хәрәкәтнең күренекле вәкиле буларак эшчәнлек алып баруы, төрек-татар газетасы «Тәрҗеман» белән хезмәттәшлек итүе генә язылган. Шуңа күрә Р.Фәхреддин шәхесен һәм аның эшчәнлеген укучыларга җиткезү укытучының һөнәри осталыгына, гыйлемлегенә, технологик эш алымнарын куллана белүенә бәйле. Тарих дәресләрендә – галимебезнең «Казан ханнары», «Алтын Урда ханнары», «Болгар вә Казан төрекләре» хезмәтләрен, «ватан» төшенчәсен аңлаткан чакта,  «Милләт вә нәсыйхәт», җәмгыять белеме фәнендә «Икътисад», «Тәдбир, ягъни алдан күрүчәнлек», «Бала – гаиләдә», «Җәмгыятьтә үз-үзеңне ничек тотарга?», «Кеше һәм мәдәният», «Шәхесне әхлакый бәяләү» һ. б. хезмәтләрен файдаланырга мөмкин.
1998 елда авылдашым – Татарстан Диния нәзарәтенең ул чактагы баш казые, Казандагы Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Габделхак ага Саматовның «Милләтебездә Ислам дине» дигән китабы дөнья күрде.* Анда Р.Фәхреддиннең 1925 елда Уфа губерна башкарма комитетына язган «Ачык хат»ы басылган иде. Хатның эчтәлеге белән танышып чыккач, дин әһелләренең төрле сәбәпләр белән куылуы, партия дошманнары дип юк ителүе, чиркәү, мәчет биналарының тартып алынуы чорында Р.Фәхреддиннең Уфа Диния нәзарәте архивларын саклап калу, татар халкының язмышы өчен кыю мөрәҗәгате аның батыр һәм фидакяр шәхес булуын күрсәтә. Батырларны, даһиларны халык белергә, танырга һәм буыннан-буынга аларның мирасын тапшырырга бурычлы.
«Ачык хат»ның эчтәлеге укучыларга – тарихи чыганак белән эшләп, илебез тарихы белән бәйле 17 вакыйганы һәм Ризаэддин Фәхреддин күтәргән проблемалар, тарих фәне, туган якны өйрәнүче укытучыларыбызга исә Уфа Диния нәзарәте архивлары эчтәлеге белән танышырга мөмкинлек бирә.
Максат:
– чыганак белән эшләргә, кирәкле материалларны эзләп табып, тарихи вакыйга белән бәйли белергә, нәтиҗә ясарга, документка анализ ясап, шушы чор сулышын тоярга, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;
– Р.Фәхреддин эшчәнлеге, Уфа Диния нәзарәте архивларында сакланыла торган кайбер документларның эчтәлеге белән таныштыру.
Дәрес төре: практикум-дәрес.
Җиһазлау: Р.Фәхреддиннең «Ачык хат»ы, мәгърифәтченең фотосурәте, китаплары күргәзмәсе.
Искәрмә. Әлеге дәресне үткәрү өчен укучыларга алдан «Ачык хат» тексты һәм әзерләнү өчен ярдәмлек сораулар бирелә. «Ачык хат» авторының кем булуы күрсәтелми.
Ачык хат
«1925 ел. 11/I – Уфа шәһәре губерна исполкомында эшләүче сайланган татар егетләренә ачык хат!
Уфа шәһәре губерна исполкомында сайланып эшләүче татар егетләре! Гомумән, бу көндә эш башында утыручылар!
Россиядә яшәүче төрле милләтләр һәм иң искеләреннән санала торган төрек кавеменнән санала торган бер җәмәгать бар. Болар – Идел-Җаек буйларында, кыпчак далаларында урын тотканнар. Болар үзлекләреннән Габбасия хәлифләре заманында ук Ислам дине кабул иткәннәр иде. Бу көндә Россия мөселманнары дип йөртеләләр. Мишәр, башкорт, нугай, кыпчак, казакъ, кыргызлар һәм бу көндә тиешсезгә җәбер йөзеннән һәм ялгыш булган татар исемен алып йөрүчеләр дә шул төрек нәселеннән икәнлеген раслады инде.Үткән заманда тарихлары зур һәм шәүкәтле Идел-Урал төрекләренең соңгы вакытта тарихлары үз куллары белән языла алмады. Гореф-гадәтләре, тел вә әдәбиятлары хакында мәгълүмат бирерлек бер кәгазь чыкмады. Иҗтимагый-икътисади хәлләрен аңлатырлык бер китап табыла алмады, нәшрият беткән. Моның сәбәбе мәгълүм.
Мәскәү кенәзе Казанны тар-мар китереп кенә канәгать булмады. Бәлки моның өстенә җирле халыкның нәшриятын, хәтта Һәфтияк, Коръәннәрен дә җыеп, Мәскәүгә алып киттеләр һәм барлык китапларны да юк иттеләр. Казан алынганнан соң, авылларга чыгып, барлык китапларны да, әдәбиятларны да һәм байлыкларны тәмам таладылар. Мәктәп, мәсҗид, мәдрәсәләрне җимерделәр. Язу исемендә һичнәрсәне калдырмадылар. Мөмкин кадәр мөселманнарны чукындырдылар. Бүгенге тарихчыларга Казан хөкүмәте вакытындагы бер генә кисәк кәгазь табарга мөмкин түгел. Сәбәп нәрсә? Мәгълүм ки, барсын һәлак иттеләр. Шулвакыт мөселманнарда бәйләнеш бөтенләй бетте. Фәкыйрьләр һәм зәгыйфьләр урманнарга качып гомер итә башладылар. Яшерен рәвештә үз куышларында гыйбадәт кыла башладылар. Бичара мәзлүмнәр басып алучылар каһәрендә яшиләр, диннәрен сакларга тырышалар. Һәртөрле җәбер-золымга түзделәр. Шушы фаҗигаләр сәбәпле мөселманнар тәмам фәкыйрьлеккә чумып, гыйлем мәгърифәттән дә мәхрүм булып калдылар.
Зур сугышлар, кырылышлар сәбәпле тәмам алҗыган, йөдәгән русларның көньягында күршеләре белән аралары бозылды. Мәскәүнең хәле беткәне, җаны бугазына җиткәне һәрбер дәүләткә мәгълүм иде. Башкалар белән берлектә мөселманнар да бу хәлне сизә иде. Шул сәбәпле Әбинең дә йокысы качты, начар төшләр күрә һәм җәфага кала башлады. Ахырында киләчәк бәла-казалардан ничек сакланырга дигән фикерләр ачылды һәм Шәрык мөселманнарын ничек юатырга дигән фикерләрне кузгатырга мәҗбүр булды. Россиядә изелгән мөселманнарның динен рәсми дин дип танырга туры килер. Гыйбадәтханәләрен, мәктәпләрен ачарга ирек бирергә, аларны юатырга, хәтта аларга бер дини мәхкәмә ачып, хәзергә аларны шулай юатырга һәм Оренбургка бер ханә, Омскига, Уралларга мәсҗидләр салырга ирек бирергә уйлады. 22 нче номерлы сәрләүхә белән рөхсәт чыгарылды. Озакламады, мөселман муллаларын җәфага салырга тотындылар. Мөселманнар, муллалар диннәре хакында кимсетелергә, хаталанырга дучар булдылар. Менә бу көндә без, фәкыйрь башлыклар вә мөселман муллалары, христиан руханилары белән бер сыйныфка кереп, хәрәкәтләнүгә дучар булдык. Бу мөселман руханилары үткән хөкүмәтнең дә үги балалары хөкемендә булдылар. Ләгънәт һәм каһәрләнеп гомер иттеләр. Аларга якты йөз юк иде. Бу турыда дәлилләп торырга хаҗәт юк. Моңа Синод хозурында прокурорның һәр елдагы императорга биреп торган докладлары шаһит булуы җитсә кирәк.
«Оренбургский Мөхаммәдәнский духовный собрание» исемендә ачылып, соңра Оренбургский духовное собрание исеменә алыштырылган бу мәхкәмәгә 130 яшь. Моңа тәбигъ булган мәхәлләләрнең саны 7000 дер.Мөселманнар саны 6 миллиондыр. 26 губернага бүленеп яшиләр. Бу мәхкәмә мөселманнары бик аз булган Уфа шәһәрендә урнашкан. Соңгы вакытта аңа мөселман Диния нәзарәте дип исем бирелгән. Бу нәзарәтнең үзенә хас булган һәм мөфти Габделвәвид Сөләймани тарафыннан халыктан җыелган ихтыяри рәвештә иганә белән салынган бер квартал буе бинасы һәм зур архивы бар. Бу архивта 130 елдан бирле язылып килгән язулар сакланалар. Моңа кадәр нәзарәтнең үз йорты булмаудан һәм күченеп йөрү аркасында күп әсәрләрнең югалуы да килеп чыккан. Хәзер архив булу аркасында шактый документлар саклана. Бик ваклап әйтмәгәндә, түбәндәгеләр саклана:

  1. Дини дәрәҗә вә мәртәбәләргә бирелгән имтиханнар.

  2. Шәригатькә нигезләнеп бирелгән фәтвалар һәм хилемнар.

  3. Дини хезмәттә булучыларның хәл-әхвәлләре хакында мәгълүматлар.

  4. Ир вә хатын арасында килеп чыккан дәгъвалар вә хөкемнәр.

  5. Мөфти вә казыйлар тарафыннан халыкка таратылган үгет-нәсыйхәтләр.

  6. Шәргый мәсьәләләр уңае белән хөкүмәттән килеп торган фәрманнар.

  7. Дини мәктәп, мәдрәсә, мәсҗидләр ачылуга булган иркенлек вә башкалар.

  8. Мөселманнар арасында булып торган дини мәсьәләләр – исерткеч, тәмәке сату кебек эшләргә караш, хаҗ мәсьәләсе, җәдитчә уку, русча укыту.

  9. Жалунияләр һәм акча хисаплары хакында мәгълүмат.

  10. Төрле тәфтишләр, китаплар.

  11. Матбугат эшләре. Коръән вә башка китаплар бастыруга карата хөкем, иркенлек.

  12. Мәкруһлар, чукындырулар һәм керәшеннәрне муллалар котырта дип, поплар тарафыннан язылган шикаятьләр, муллаларны гаепләү вә аларны Себергә җибәрү хакында фәрманнар.

  13. 1839 елдан башлап язылган метрикалар дәфтәре. Диния нәзарәтендә булган нәрсәләрнең 10 проценты Уфа губернасында булып, 90 проценты башка җирләрдән җыйналган.


Хөкүмәт диннән аерылды. Бинаән галәйһи (шуңа нигезләнеп) мәшһүр кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре хакында мәгълүматлар табылмау сәбәпле һәм иске китапханәләр булмау сәбәпле эшләре хакында Диния нәзарәтенә ияргән башкорт, мишәр, типтәр, казакъларның борынгы тарихлары җыелмаган булмаса, шуларны җыю, тәртипкә салу өчен әзерләнгән бик бай хәзинәләр булса, болар да башка халыклар кебек бай тарихлы, телле һәм әдәбиятлы халыклар белән бер сафка тезелә алырлар иде. Моңа кадәр караңгылыкта калган хәлләрне яктыртып, бик күп нәрсәләрнең өстендә пәрдәләр ачылыр иде. Милләт хадимнәре, каләм ияләре дә табылыр иде. Архивлар, музейлар бервакытта да күчерелмәскә һәм кагылышсыз булырга тиеш, ул сәясәткә катнашмый торган нәрсәләр бит, аларга кагылу – зур хыянәт ул.
Мөселманнар бүгенге көндә ятим бала кебек, үксез, гарибчелектә яшиләр. 6 – 7 миллион мөселман 6 – 7 миллион кабер ташы булып калдылар, киң далада адашып йөргән саескан көненә калдылар. Әмма иман көпчәге бер генә эздән бармый, шаять, мөселманнар өчен дә бер хәерле көн килер.
Шушы 6 – 7 миллион мөселманнарның архивлары, тарихлары, әдәбиятлары сакланган. Бүгенге көнгә кадәр ертмаганнар, күседән ашатмаганнар. Милләтнең газиз байлыгы сәрмаясын саклаганнар. Үткән еллардагы бомбалар шартлаганда, архив исәнме дип, чыгып караучыларны үз күзләрем белән күрдем. Моннан соң Диния нәзарәтенең йорты хезмәт бинасы охшатылса, архивка халык өчен бик кыйммәтле бинасына башка милләт халыкларының һәм хөкүмәтнең бер тиенлек тә хакы юк. Әгәр хаклары кергән булса да, берничә дистәләр белән түләнгән булыр иде инде (хөкүмәткә түләүләр бик аз кертелмәде). Бу архив христианнарның конторасы белән охшамый. Чөнки христиан руханилары мәхкәмәләре барысы да хәзинәләрдән файдаланганнар, руханилары хөкүмәт тарафыннан тәгаенләнеп, хакыйкый чиновниклар иде һәм шулар белән бер хөкемдә иде. Әмма мөселман муллалары халык тарафыннан куелалар һәм халык белән бергә сука сукалыйлар, көчләре җиткәнчә, халык арасында тынычлыкны саклау, укыту һәм башка бик күп хезмәтләр күрсәтәләр иде. Мөселманнар мөфтие 25 ел хезмәтендә бер генә йомышны да падишаһка үзе ирештерә алмаганы хәлдә Керәшен Сәләвәс авылындагы керәшен побы мисссионер Ильминский Победоносцев исемле ике станция аркылы йомышын падишаһка бик җиңел ирештерә ала иде. Шулай булгач, чиновник поплар белән халык мулласын бер эскәмиягә утыртып, кыйнау җәбер-золым булмасмы?
Әй татар егетләре! Моң-зарларны сезгә чыгарып түктем һәм чиштем. Гөман кыламын, теләгемне аңлаттым. Диния нәзарәте архивлары борынгыча үз вәкилләре кулында әманәт хәлендә калсыннар. Сатылмасыннар, таралмасыннар, туздырылмасыннар, чит кулларга бирелмәсеннәр. Һичбер форма белән дә икенче урынга күчерелмәсеннәр. Ишекләренә печать сугылмасын. Миллионлы мөселманнар байлыгына сәяси партияләр, аз гына булган санаулы кешеләр хуҗалык итмәсен иде. Бу нәрсәне язу 1917 елда Ленин–Сталинның мәсҗидләр, гыйбадәтханәләр хакында мөселманнарга биргән вәгъдәләреннән башка нәрсә түгел бит. Ул ноябрь вәгъдәсе закон түгелмени? 1917 ел ноябрь-декабрь карарлары хөрмәт ителмимени? Ленин–Сталин сүзе ялганмыни?
Мөселманнарның, һәрбер халыкның ана телләре онытылса, төрек-татар аналар урынына рус һәм марҗалар кереп утырса, һич шик юк, җаваплылык кемгә төшәчәк, әлбәттә, мөселманнар белән вөҗдан белән сез җаваплашырга тиеш. Үзегез картаеп, урыныгызны яшь буынга тапшыргач, ул һәм кызларыгызны күзләребез белән кайтып күргәннән соң,  үзләрегез дә вөжданыгыз алдында җавапка тартылырсыз. Ләкин соң булыр.
Сез, ахры, болай дисез: «Без – коммунистлар булгач, безгә мөселман кирәкми, милләт һәм дин кирәкми, тарих кирәкми, динчеләр белән дә тарих белән дә эшебез юк», –  дип. Бу эш дөрес түгел, туганнар! Төлкене тотып, чанага салу белән тунны ташларга ярамый, балаларым. Ашыгу –акыл түгел»...
Дәрескә әзерләнү өчен ярдәмче сораулар

  1. Документның эчтәлегендә нинди тарихи вакыйгалар ята?

  2. Автор, эчтәлекне ачып биргәндә, Россия тарихыннан нинди вакыйгаларга туктала?

  3. Документның эчтәлеге нигезендә авторга характеристика бирегез?


Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше


Укучылар төркемнәргә бүленеп утыра. Төркемнәргә бүленештә укучыларның мөмкинлекләре исәпкә алына: А төркеме – көчле укучылар, Б төркеме – уртача өлгерешле, В төркеме – йомшаграк укучылар. Эш барышында сораулар һәм биремнәр шуны искә алып бирелә.
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы «Галимнәр галиме» дип аталачак. Әлеге теманың эчтәлеген ачу өчен мин сезгә өй эше итеп документның эчтәлеген өйрәнергә һәм ярдәмлек сорауларга җаваплар әзерләргә биргән идем. Сез бүгенге дәрескә ныклап әзерләнгәнсездер, шуңа да дәресебез эшлекле үтәр, дип ышанам.
Дәресебезгә  эпиграф итеп, тактага «Ачык хат» авторы турында Галимҗан Баруди сүзләре язылды. Әмма авторның исемен нокталар рәвешендә генә күрсәттем. Дәреснең соңгы өлешендә без бергәләшеп аның исемен язып куярбыз.
«Соңгы заман халкы өчен мәтен (таяныч) буларак бәян кыламын, куәт гыйльмиясе вә әдәбиясе галидер».                                 
                                     (Галимҗан Баруди)
Укытучы. Бүгенге дәреснең максаты – сезнең белән бергәләшеп документның эчтәлеген өйрәнү, бирелгән сорауларга кирәкле тарихи материалларны табып куллана белүгә ирешү һәм документның авторы турында фикерләр алышу. Төркемнәрдә эшләрбез, бәхәсләшү кагыйдәләренә тагын бер кат күз салыгыз. (Кагыйдәләр тактага язып куела.)

  1. Дәшмичә утырма.

  2. Риза булмасаң – бәхәсләш.

  3. Башкаларны тыңларга өйрән.

  4. Бәхәстә хаклык туа.

  5. Төркемнәрдә эш


(Укытучы төркемнәргә биремнәр бирә.)
А төркеменә бирем. Документның язылу вакытында илдә хөкем сөргән иҗтимагый-сәяси хәлне аңлатып бирергә.
Б, В төркемнәренә бирем. Әлеге документта автор Россия тарихы белән бәйле нинди тарихи вакыйгаларны бәян итә? Кайсы төркем күбрәк җаваплар табар икән?
А төркеме укучылары җаваплары. «Ачык хат» 1925 елда язылган. Анда 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң большевиклар хакимиятенең динне дәүләттән, мәктәптән аеру, дини оешмаларның иҗтимагый тормыштан кысрыклап чыгару сәясәте бәян ителә. Дин әһелләрен кулга алулар, милекләрен конфискацияләү, чиркәү, мәчетләрне ябу – барысы да эшләнә. Шушы 1925 елда «Сугышчан алласызлар берлеге» дигән оешма төзелә, һәм алар дингә каршы җимерү эшчәнлеге алып бара.
1922 елның 23 февралендә «Дингә ышанучылар төркемнәре файдалана торган чиркәү хәзинәләрен тартып алу тәртибе турында» декрет чыга. Шушы декретка нигезләнеп, архив бинасын тартып алырга мөмкиннәр.
Б, В төркемнәре укучыларының җаваплары.

  1. Идел-Җаек, кыпчак далаларында яшәүче төрки кабиләләргә монгол яулары килгәч, татар исемен көчләп тагу мәсьәләсе.

  2. Идел-Урал төрекләренең тарихларын яза алмаулары, мәдәни чыганакларның юк ителүе.

  3. Казанның Мәскәү тарафыннан басып алынуы һәм мәктәп, мәдрәсә, мәсҗидләрне җимерүләре, мәдәни истәлекләрнең юк ителүе.

  4. Мөселман һәм башка халыкларның изелеп яшәве.

  5. Екатерина II нең эчке һәм тышкы сәясәте. Сугышлар, крестьяннар күтәрелешләре. Дин иреге бирү (1773 ел).

  6. Мөселман руханиларның Синод прокуроры күзәтүендә яшәве.

  7. Халык акчасына Диния нәзарәте һәм архив биналарының салынуы (1789 елда Уфада мөселман Диния нәзарәте ачыла).

  8. Архив эчтәлеге һәм архивның халыкка хезмәт итү мәсьәләсе.

  9. Мәдәниятне таратуда архивларның роле.

  10. Рус руханилары һәм мөселман дин әһелләренең хокук мәсьәләсендә аерылуы.

  11. Миссионер Ильминский һәм Победоносцев сәясәте.

  12. Большевикларның дингә карата сәясәте.


А төркеме укучылары җавапларны тулыландыралар:

  1. Милләт язмышы турында кайгырту.

  2. Архивлар күчерелсә, татар егетләренә киләчәк буыннар каршында җаваплылык төшү.

  3. Архив биналарына дәүләтнең хокукы булмавы.

  4. Мөфтинең хокуксызлыгы.

  5. Ленин–Сталин сәясәтенә ышаныч бетү.


Укытучы. Документны өйрәнү барышында сездә нинди фикерләр туды? Автор нинди сыйфатларга ия?
Укучылар.
– Ул – тарихны искиткеч яхшы белүче, белемле кеше.
– Мөфти вазифасын башкаручы кеше.
– Үз фикерләрен курыкмыйча яза алучы, батыр йөрәкле кеше.
– Милләт язмышы өчен янып-көеп йөрүче мөселман рухание.
– Белемле, мәдәниятле кеше. Киләчәк буыннар өчен архивны большевиклар золымыннан сакларга тырышучы кеше.
– НКВД репрессияләреннән курыкмыйча, хакыйкатьне җиткерүче.
– Гаделсезлекне җиткерүче, татар егетләренең күзләрен ачучы.
– Гыйлем хакына үз гомерен бирергә әзер торучы кеше.
– Мөселманнарның хокукларын яклаучы.
– Илдәге вакыйгаларны яхшы белүче сәясәтче.
Укытучы. Укучылар, инде гыйлем иясенең исемен ачыкларга вакыт җитте. Кайсыгыз белә алды?
Укучылар. Ризаэддин Фәхреддин.
Укытучы. Укучылар, кайдан белә алдыгыз? (Укучылар «галимнәр галиме» дигән атамадан беркадәр ачыклый алуларын, татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнүләрен сөйлиләр. Тактага язылган эпиграфка Ризаэддин бине Фәхреддин дип язып куялар. Шулай ук аның фотосурәтен дә беркетәләр.)
III. Архив эчтәлеге белән эш
Укучылар белән берлектә Уфа Диния нәзарәте архивында сакланучы документларның бүлекләргә бүленеше белән танышып чыгыла, архивларның тарихи әһәмияте турында фикер алышалар.

  1. Дәрескә йомгак ясау


Укытучы Р.Фәхреддиннең биографиясе белән кыскача таныштыра, китап күргәзмәсен күрсәтеп, китаплары турында белешмә бирә. «Ачык хат» ярдәмендә архив биналарының исән калуы һәм Р.Фәхреддиннең 1936 елга кадәр динне саклап калу өчен көрәшен аңлата. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куя.

  1. Дәрескә үзбәя


– Миңа дәрес ни өчен ошады?
– Мин нинди яңалыклар ачтым?
*Саматов Г. 8 нче мөфти Ризаэддин хәзрәт // Милләтебездә Ислам дине. – Казан: Иман,1998.–88–89 б.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ