Логотип Магариф уку
Цитата:

Агач - җимеше, кеше хезмәте белән матур

Мөнирә Гомәр кызы САДЫЙКОВА,Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 35 ел.Мин халкымның гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын, аһәңле саф сөйл...

Мөнирә Гомәр кызы САДЫЙКОВА,

Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 35 ел.


Мин халкымның гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын, аһәңле саф сөйләмен саклаган Тукайлы Кырлай авылыннан! Әтием - гомерен туган авылында мәгърифәт нуры таратуга багышлаган, озак еллар Кырлай мәктәбенең директоры булып эшләгән олы ихтирамга лаеклы шәхес. Әнием –туган телебезнең матурлыгын, байлыгын укучыларына җиткерә белгән гүзәл укытучыларның берсе. Җиде балалы тату гаиләбездә укытучы хезмәтенә хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнде. Мөгаллимлек орлыгым шушы мәгърифәтле төбәктә - газиз туган җиремдә шытым бирде...


Һәр авылда иң изге урыннарның берсе - мәктәп, ә укытучы - мәктәпнең җылы кояшы. Мин дә гомерем буе туган авылым, мәктәбем белән горурланып яшим. Тукай рухы сеңгән мәктәбебездә күпме танылган язучылар, тел галимнәре, чит ил кунаклары белән очраштык без! Шул заман өчен яхшы итеп җиһазландырылган фән кабинетлары, бай китапханә, агач-тимер остаханәсе, тарих, география, геология музейлары, радиолаштырылган сыйныфлар, киноузел - болар барысы да авыл мәктәбендә белем-тәрбия бирү дәрәҗәсен арттыруга хезмәт иткән. Туган мәктәбем! Синең укучыларың беркайчан да гади авыл мәктәбендә укыдык дип кимсенмәде, киресенчә, Россия, Татарстан күләмендә танылган Кырлай мәктәбен тәмамладык дип горурлана идек. Сөекле укытучыларыбыз! Сез укыткан фән дәресләре генә түгел, кешелеклелек, хезмәт сөю, тыйнаклык дәресләре дә безгә гомер юлында бик кирәк булды.


Мөгаллимлек шытымы менә шундый уңдырышлы туфракта үзенең нәни тамырларын җәйде, яшь үсенте җылы кояш шифасыннан көч алды...


Биектау төбәге Зур Кавал авылы мәктәбендә беренче педагогик адымнарымны башладым... Укучыларымда фәннәр патшасы булган математика фәненә кызыксыну уятырга, ныклы белем бирергә тырыштым. Остаз укытучыларымның эш тәҗрибәләрен, осталыкларын өйрәндем, иҗат лабораторияләрен күреп сокландым. Һәр сыйныф, һәр фән буенча зәвык белән кулдан эшләнгән уку әсбаплары, укучыларның сәләтләрен искә алып төзелгән тарату материаллары, перфокарталар...Укучыларны үз фәнең белән мавыктыру өчен укытучының үзенә дә мавыгып эшләргә кирәк икән бит!


Шул елларда мөгаллимлек агачым үзенең беренче җимешләрен бирде...


Менә инде 20 елдан артык икенче белгечлегем буенча Лаеш төбәге Столбище авылында татар теле укытам. Чып-чын рус авылында “энҗе бөртекләредәй” татар балаларын табып, татар сыйныфлары ачып эшләгән еллар... Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә дә бөртекләп җыйган бай тәҗрибәм бар. Дәресләрдә ике халыкның телен, мәдәниятен чагыштырып укытуны, толерант шәхесләр тәрбияләүне максат итеп куйдым. Укучыларымны белем алу серләренә, иҗади фикерләргә, үз уйларын уйдырып әйтергә, хезмәттәшлек итәргә өйрәтәм. Татар теленә өйрәтүдә методларның, технологияләрнең иң-иң шәпләрен кулланабыз. “Чумып” укыту методы, концентрик технология, компьютер технологиясе, Сингапур структуралары...Һәр яңа технологиянең асылына төшенү өчен күпме фәнни хезмәтләр өйрәнелде, ачык дәресләр, мастер класслар үткәрелде! Халыкара конференцияләрдә чыгышлар ясау, илебезнең талантлы укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу, бәйгеләрдә көч сынашу өчен белем дә, осталык та, тырышлык та, кыюлык та кирәк булды. Тукайлы туган ягым, Сәйдәшле Биектау, Державинлы Лаеш төбәге... Шул өч төбәк мине тәрбияләде, чыныктырды, үстерде... Мөгаллимлек агачымның тамырлары ныгыды, ел саен матур җимешләре белән куандырды...


Укытучы хезмәте бакчачы хезмәтен хәтерләтә. Шау чәчәккә төренгән, җимешле бакчалар да - дистә елларга сузылган хезмәт нәтиҗәсе. Мәгърифәт бакчасындагы җимешле агачыма карап мин дә сөенәм, тиздән ул җимешләрнең үз орлыклары булыр...

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ