Авыл мәктәбендә татар теле укытуда кыенлыклар
Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасыФәрдия ИСМӘГЫЙЛЕВА,Әтнә районы Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе, югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысыПедагогик стаж 25 ел«Халы...
Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы
Фәрдия ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Әтнә районы Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе, югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Педагогик стаж 25 ел
«Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән», – дигән Гомәр Бәширов. Ләкин бүгенге көндә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны урыс телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде. Саф татар районнарында татар телен үстерүдә нинди проблемалар очрый? Хәзер шуларның берничәсенә тукталыйк.
Милли-дини традицияләрнең югалып баруы. Мөгаллимнәр үзләре ник читтә калалар диярсез? Тәрбия сәгатендә алып барылган әңгәмә, төрле кичә-чаралар, очрашулар, беребез өчен дә ялган түгел, күрсәтмә ролен үтиләр. Җитмәсә аларны төрле милләт бәйрәмнәре кысрыклап чыгара. Әйтик, яшь гаиләләр «Изге Вәли» көнен һәм Хеллоуин бәйрәмен Нәүрүз бәйрәме һәм Хәтер көненә караганда яхшырак белә, аларда баланың катнашуын хуп күрә, милли бәйрәмнәргә битарафлык күрсәтә.
Әти-әниләр, кайчагында укытучылар үзләре дә, әдәби тел нормаларын дөрес кулланмыйлар. Бу, үз чиратында, телнең яшәешенә зыян сала. I сыйныф укучыларына белем биргән бер ел эчендә гади аралашу вакытында гына никадәр сүзгә төзәтмә кертелә: (алганыйм) – алган идем, (апкайта) – алып кайта, (апкил) – алып кил, (биләле) – бир әле, (нәсә, нәстә) – нәрсә, (мангай) – маңгай, (шуай) – шулай, (әбер) – әйбер, (шае) – кадәр, (каенчы) – кайчы, һ.б.
Җәмгыятебездә көндәлек тормышта рус сүзләре шулкадәр киң кулланыш тапкан, хәтта, аларның ана телендә ничек яңгыравын әти-әни үзе дә белми. Мисал өчен, «Әлифба» китабында кулланылган шугалак (каток), тимераяк (коньки), кәшәкә (клюшка), алка (шайба), көтүлек (пастбище) һ.б. сүзләрнең мәгънәсен балага аңлатып бирә алмыйлар.
Татар халкына хас намус, әдәп, әхлак, битараф булмау, шәфкатьлелек, гаделлек кебек төшенчәләр балага гаиләдә сеңдерелми. Укучы андый сүзләрне кулланмый гына түгел, гомумән, ишетмәгән дә була.
Топонимик анлатмаларның, урам исемнәренең рус телендә генә күрсәтелүе: река Атнинка, река Уртёмка, ул. М.Салимзянова, ул. Зелень.
Әдәби уку дәреслегендә бирелгән текстларның күләме күп кенә укытучыларны да борчыйдыр. Стандарт таләпләре үзгәрде диеп кенә бакчага йөргән бала үзгәрми бит. Чагыштыру өчен I сыйныфта 40 минутлык дәрестә 12 кисәктән торган әсәрне уку, анализлау, күзаллау, нәтиҗә ясау өчен 22 баланың да мөмкинлекләре чиксез булырга тиеш. Әлбәттә, укытучы балаларны куалый башлый, матур сөйләм, әңгәмә кору өчен вакыт кысыла, я бөтенләй калмый.
Көндәлек тормышта гаиләдә халык авыз иҗатына урын калмаган, кич утырып гаилә уеннары уйналмый. Хәзерге заман баласы үртәвеч, ышану-ырымнарны, такмак-такмазаны белми.
Ана теле мәктәпләрдә иң төп предмет булудан инде күптән туктады, сәгатьләр саны күпкә кимеде. Франциядә, мәсәлән, француз теле башлангыч мәктәптә әле дә иң төп фән санала.
Барлык төр фән олимпиадалары, бөтенроссия тикшерү эшләре рус телендә алына. Әлбәттә, үз ана телендә биремнәр үти алмаган укучының телне өйрәнүгә теләге сүнә, ата-ана да фәнгә кызыксынуны киметә.
Авыл җирлегендә китапханәләрдә бу өлкәдә белеме булмаган хезмәткәрләр эшли. Алар конференцияләр уздырудан, халыкны агарту эшеннән ерак торалар. Китап белән укучылар арасында тирән бушлык ята. Барысы да укытучы өстенә йөкләнә. Әлбәттә, анысын да барлык укытучы үз өстенә алып эшләми.
Ничек кенә булмасын, дәресләремдә татар теле бер үк вакытта укытуның максаты да, чарасы да булып санала. Укытучы һәм укучы телне өйрәнү процессында төп катнашучылар булып торалар. Безнең мөнәсәбәтләр хезмәттәшлеккә һәм тигез хокуклы партнерлыкка нигезләнә. Татар теле турында түгел, ә бары тик татар телендә үткәрелгән дәресләр генә кирәкле нәтиҗәне бирә. Сөйләшеп кенә сөйләшергә өйрәтеп була. Дәрескә сайлаган күнегүләр никадәр реаль аралашуга корылган булса, шулкадәр нәтиҗәлерәк була.
Комментарийлар