Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбенең киләчәге безнең кулларда

Илдус Һади улы ТИМЕРБУЛАТОВ, Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме, физкультура укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре. Эш стажы – 29 ел.Шәһә...

Илдус Һади улы ТИМЕРБУЛАТОВ, Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме, физкультура укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре. Эш стажы – 29 ел.


Шәһәр белән авыл мәктәпләрендә бер үк фәннәр укытылса да, аермасы шактый зур. Мин 29 ел туган авылым мәктәбендә укыту тәҗрибәмнән чыгып, аның үзенчәлекләре һәм киләчәге турында язасым килә. Беренчедән, авыл мәктәбендә укытыр өчен, берничә фәннән белемең булу уңай нәтиҗә бирә. Чөнки, мәктәптә сыйныфлар аз булу сәбәпле, кайбер фәннәр буенча укытучыга бер ставкалык сәгатьләр җыеп та, укытучы булмаганда аны алыштырып та булмый. Минем үземә бу яктан җайлы килеп чыкты. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, хәрби хезмәткә кадәр авыл мәктәбендә укыттым. Аннан кайткач, Казан танк училищесы курсларын тәмамладым, офицер дәрәҗәсе алдым. Ул миңа НВП (хәзер ОБЖ) фәнен укытырга хокук бирде. Читтән торып КДПИның тарих факультетында белем алдым. Педагогик эшчәнлегем чорында мин бу фәннәрнең барысын да укыттым, ә хәзерге вакытта тарих, җәмгыять белеме, физкультура фәннәреннән белем бирәм. Берничә фән укытканда, белемнең сыйфаты турында сораучылар да булыр. Әлбәттә, мондый мөгаллимнәргә һәрдаим үз белемен арттыру өстендә эшләргә: газета-журналларга күбрәк язылырга һәм белем күтәрү курсларында ешрак булырга кирәк. Эшне намуслы башкарганда, нәтиҗәләр озак көттерми.


 Икенче үзенчәлек: авыл халкы үзенә булган хас йолалар, традицияләр белән яши. Авыл укытучысы моны үз эшендә файдалана белергә тиеш. Миңа ул яктан мәктәп музеен җитәкләү зур ярдәм итә. Хәзерге вакытта музейда 3450 экспонат тупланган. Аны тотарга акчаны төрле бәйгеләрдә катнашып табарга тырышам. Президент премиясен откач, салым түләгәннән калган 100 мең сум акчага тимер ишек, тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куйдырдым, стендларны яңарттым. 2011 елда ЛУКОЙЛ компаниясе үткәргән бәйгедә катнашып, туган якны өйрәнү проекты белән 500000 сум акча оттым. Ул акчага Нурлат шәһәре гимназиясендә мәгариф музее ачтык, районда туган якны өйрәнү буенча төрле бәйгеләр оештырып, бүләкләр тапшырдык, берничә семинар үткәрелде, изге Болгар җиренә, Казан каласына экскурсияләр оештырылды, туган якны өйрәнү буенча район олимпиадасы үткәрелде. Проект буенча алынган фотоаппарт, видеокамера, ноутбук мәктәп музеенда калды. 2012 елда “Дәресләрдән соң мәктәп” бәйгесендә катнашып, 1000000 сум оттым. Ул акчага музей заманча җиһазлар һәм техника белән баетылды. Анда күптөрле чаралар үткәрелә. Әйтик, данлыклы якташыбыз Галимҗан Хөсәеновка багышлап һәр елны район күләмендә футбол турниры үткәрәбез.


Өченче үзенчәлек исә шул: авыл укытучысы барлык эшне дә башкара белергә тиеш. Мәктәптә ир-ат укытучыга эш җитәрлек. Авылда аның йорт тирәсе дә, үзе дә гел кеше күзе алдында, димәк, ул һәрьяктан үрнәк булырга тиеш.


Дүртенче үзенчәлек: хәзерге вакытта татар авылларында да балалар урамда русча сөйләшергә тырышалар. Нәтиҗәдә алар ике телдә дә үз фикерләрен төгәл итеп аңлата белмиләр. Шуңа күрә укытучыларга татар телен яхшы белү зарур. Барлык фәннәрне укытканда да, термин-кагыйдәләрнең тәрҗемәсен төгәл итеп татарча аңлатырга кирәк. Бала бит ул һәрнәрсәне ана телендә күзаллый.


Язмамны йомгалап, авыл мәктәпләренең киләчәге, татар мәгърифәтенең язмышы турындагы фикерләремне җиткерәм. Җәмәгать, зарланып йөрүдән туктап, замана таләпләренә туры килгән авыл укытучылары әзерләргә кирәк дип саныйм. Авыл, әлбәттә, мәктәпсез калмас. Алдынгы илләрнең мәгърифәтен өйрәнү дә бик кирәк, ләкин Сингапур яки башка илләрнең тәҗрибәсен кулланганда укытуның нигезе итеп татар мәгърифәтен куйсак иде, маңкортлыктан сак була күрсәк иде. Татар эшмәкәрләренә дә ышанычым зур минем. Ә иң мөһиме, авыл мәктәбенең киләчәге булсын дисәк, үзебезнең эшне намуслы башкарыйк. Безнең эшне укучыларыбыз дәвам итәр. Барыгызга да уңышлар телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илдус Һадыевич ! Фикерләрегез белән тулысынча килешәм. Сезнең хезмәт юлыгыз күпләргә үрнәк. Укучыларыгыз сезне тик уңай нәтиҗәләр белән генә шатландырсыннар. Уңышлар Сезгә! Автор: Рәмис

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ