Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбиялик

Мукриева Миләүшә Илдус кызы, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысыКеше тормышында гомергә хәтердә кала торган иң изге мизгел –балачак. Нинди һөнәр иясе булса да, ничә яшь...

Мукриева Миләүшә Илдус кызы,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

Кеше тормышында гомергә хәтердә кала торган иң изге мизгел –балачак. Нинди һөнәр иясе булса да, ничә яшькә җитсә дә, кеше үзенең балачагын, шул елларда булган күңелле вакыйгаларны, дусларын, үзен әдәпле булырга, тормыш кагыйдәләренә өйрәткән, гыйлем биргән укытучыларын искә ала.


Балачакта ук максатка ирешергә, чын кеше булып үсәргә омтылу хисе, намуслылык, ихтирамлы һәм игьтибарлы булу, хезмәттә катнашу теләге-омтылышы булдыру кебек сыйфатларны бала күңеленә укытучы, тәрбияче, әти-әни сеңдерә.


Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү элеккедән үк борчып килгән иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки кешелекнең киләчәге, ил язмышы, гаилә бәхете киләчәктә «кеше» булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле.


Әхлак тәрбиясе процессында балада кешелеклелек хисләре үстерелә, этик күзаллаулар, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, cоциаль-иҗтимагый сыйфатлар, өлкәннәргә хөрмәт, үз йөкләмәләреңне үтәүгә җаваплы караш, эшли белү, үзеңнең һәм башка балаларның кылган гамәлләренә дөрес бәя бирү сыйфатлары формалаша.


Хезмәтнең җәмгыять белән бәйлелеге, аның иҗтимагый әһәмияте белән таныштыруга зур әһәмият бирелә, хезмәт кешесенә ихтирамлы караш формалаштырыла.


Балаларда өлкәннәр хезмәте белән кызыксыну, хезмәт итү теләге, элементар хезмәт эшчәнлеге күнекмәләре тәрбияләү, аларның хезмәт сөючәнлекләрен эзлекле рәвештә үстерү бурычы куела. Бары тик авыл мәктәпләрендә генә балалар тулысынча эшкә, хезмәтне сөяргә өйрәнә.


Начар гадәтләргә нәфрәт, яхшы гадәтләргә мәхәббәт уяту өчен балаларга атап язылган тәрбияви хикәяләр, матур әкиятләр уку-укыту, сөйләү отышлы, чөнки яшь вакытта ишеткән, укыган хәтердә кала. Моның белән без, беренчедән, балада күркәм сыйфатлар тәрбияләсәк, икенчедән, туган телебезгә һәм милли китапка мәхәббәт уятабыз.


Баланың киләчәктә күпкырлы талант иясе, шул вакытта милләте өчен янып-көеп йөрүче булуы өчен матур әдәби китапларны күп укуы да кирәк. Без: «Шәһәр җирендә генә балаларга мөмкинлекләр күп, авылда да шәһәр балаларына булган кебек шартлар булса, нинди генә сәләтләре ачылмас иде», – дип уфтанабыз. Әйе, бу фикер дә дөрес. Әмма бөек галимнәрнең, күренекле шагыйрьләр, танылган артистлар, җырчыларның күбесе – авыл җирендә туып-үсеп, белем һәм тәрбия алган шәхесләр.


XXI гасырда балаларга сыйфатлы белем бирү мәгариф системасының төп бурычы булып тора. Ләкин укучыларда сыйфатлы белем генә түгел, әхлак-әдәп ягы да үрнәк булырга тиеш, минемчә. Балаларның тәртипле, тәрбияле булуларында аның авылдамы, шәһәрдәме булуы да шарт. Чөнки ул яшьтән матурлыкны, әдәплелекне күреп үсә. Авылда барысы да бер-берсен беләләр, шунлыктан авыл баласының аралашу сәләте дә яхшы. Бала авыл җирендә үз ана телендә сөйләшергә өйрәнә, аралаша һәм үз телен онытмый.


Иң мөһиме – балалар күңеленә әхлак орлыкларын соңармыйча, вакытында салып калдыру. Әби-бабаларыбызның рухи гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, әдәп-әхлагын, дөньяга карашын кәсеп-шөгылен укучыларга җиткерүдә мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музее да бала шәхесен тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Тарих укытучылары да, балалар барысын да белсен, өйрәнсен өчен, үзләренең зур тырышлыкларын куя. Фән һәм мәгариф министрлыгы да ана телен үстерү максатыннан төрле бәйге-конкурслар, әдәп-әхлак буенча тәрбияви чаралар даими үткәреп тора..


Хәзерге заманда җәмгыятебездә әхлаксыз кешеләрнең күбәеп китүе бик борчый. Нәрсә сәбәпче? Кем гаепле? Бала чакта алган тәрбиядәнме яисә ул алган тәрбияви мөһиттән гыйбарәтме? Бу сорауларга төрлечә җавап бирергә була. Ләкин һәрбер кеше – шәхес. Балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү – әти-әни, укытучының изге бурычы. Шәхес тәрбияләү – әти-әни белән укытучының уртак хезмәт җимеше дә ул.


Бөек галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәрбия турында: «Укытучы тәрбиясеннән күреләчәк файда, фәкать гыйлем булдыклылыгынннан гына булмыйча, бәлки болар белән бәрабәр, аның шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булуыннан да күренеп тора», – дип язган.


Баланың өлкәннәр җитәкчелегендә зиһене баетылса, ихтыяр көче, матур хисләр тәрбияләнсә, физик культура-спорт белән шөгыльләнсә бала тормышта яшәү мөмкинлеге ала һәм чын кеше була.


Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызның язмышы безнең кулларда. Аларның киләчәген без төзибез. Балага тәрбия орлыгын яхшы салабыз икән, уңышы да яхшы булыр. Әйдәгез, мәктәп белән бергәләп, җәмгыятькә файда китерә алырлык акыллы, тәрбияле, тәртипле балалар үстерик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ