Баланың үскән бишеге – киң дөньяның ишеге
Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы,Актаныштагы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче урта мәктәбе укытучысыБаласын хайваннар, җәнлекләр дә ярата, ә тәрбияләү фәкать без – кешеләр кулыннан гына килә. «Ал...
Актаныштагы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче урта мәктәбе укытучысы
Баласын хайваннар, җәнлекләр дә ярата, ә тәрбияләү фәкать без – кешеләр кулыннан гына килә. «Алтыннан бәһале оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә тәрбияле баладыр» дигән сүзләре мәгълүм Ризаэтдин Фәхретдиннең. Дөрестән дә, тәрбияле бала – ул безнең йөз аклыгы, имин һәм тыныч бугенгебез, ышанычлы киләчәгебез.
Миңа калса, баланы һәрьяклап камил шәхес итеп формалаштыруда узендә сакланып калган милли гореф-йолалары белән авылларыбыз иң кулай шартларга ия. Моны үзебезнең туган төбәгебез Актаныш мисалында исбатлап үтәсем килә.
Актанышыбызның сөйләм, тормыш итү рәвешләре, милли ризык әзерләү осталыклары, кул эшләре чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне һәрчак таң калдыра. Үзенә генә хас гүзәллеге белән тирә-юньдә дан тоткан Актанышыбыз табигате киңкырлы талантлар тудыра, балаларыбызны бай күңелле иҗади шәхес итеп үстерүдә нигез булып тора. «Актанышта җырлый һәм бии белмәгән кеше юк» дигән гыйбарә дә бер нигезсез генә әйтелмәгән. Киң болыннарда җиләк җыеп, печән чабып үскән Актаныш кызлары, егетләре дә шуңа күрә моңлы, ягымлы, хезмәт яратучан булып тәрбияләнәләр. Агыйделкәй бишегендә тирбәлә-тирбәлә үсеп, зур Иделгә чыга алган һәм гомерләрен җыр сөюче милләттәшләребезгә хезмэт итүгә багышлаган мәшһүр Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллиннар сафын бүген инде яшь алмашлар тулыландыра. Яшь буынны төбәгебезнең данлыклы шәхесләре белән таныштыру өчен районыбызда «Актаныш – туган як» музее, республикабызга беренче президентны биргән Әнәк авылында «Шәрип Шәймиев музей-йорты» эшли. Район үзәгендәге Мәдәният паркы күренекле сәнгать әһелләренә багышланган. Әлеге урыннарга даими экскурсияләр балаларның дөньяны танып белүен киңәйтә, туган ягыбыз турында мәгълүматларын баета. Мәктәбебез әлеге мөмкинлектән бик теләп файдалана.
Баланың тулы шәхес булып формалашуында иң төп факторларның берсе – ул, һичшиксез, ана телебез. Бала үз телен камил белә һәм ярата икән, димәк, ул ата-анасын хөрмәт итә, туган җиренең патриоты булып үсә. 99%ын фәкать татарлар гына тәшкил иткән Актанышыбызда халык саф татар телендә генә аралаша. Телебезне саклап калуда, аны киң кулланышка кертүдә дәүләт статусын алган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Теләге булган балалар биредә, хәтта чит төбәкләрдән килеп, милли белем һәм тәрбия үзләштерәләр, туган телләрендә иркен аралашырга өйрәнәләр. Димәк, киләчәктә татар халкына хезмәт итүче буын калачак, милләтебез югалмаячак!
Игенчелек, терлекчелек белән дан тоткан җирлегебездә тырыш, эшчән халык яши. Алма агачыннан ерак төшми – балалар да, кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, эш тәртибенә өйрәнәләр, фәкать хезмәт агачының гына татлы жимеш бирергә сәләтле булуына үз тәҗрибәләрендә инанып үсәләр. Иртән-иртүк өлкәннәр белән беррәттән уянып, малларын көтүгә куышалар, яңа дөньяга килгән бәрәнне, кәҗә бәтиен, колынны, бозауны, каз-үрдәк бәбкәләрен, чебиләр тәрбияләшәләр; бакчага чыгып чүбен утыйлар, сыерын, кәҗәсен савалар, малларга ашарга салалар, әти-әниләре эштән кайтуга дип, ашыга-ашыга, өйләрен җыештырып чыгалар һ.б. Кыскасы, авылда тавык та чүпләп бетерә алмаслык бик күп эшләрдә авыл баласы – һич арттырусыз, өлкәннәрнең уң кулы. Нәтиҗәдә, кечкенә генә авырлыклар алдында да каушап калмаслык сабырлыкка, ихтыяр ныклыгына ия булып формалаша ул. Яхшылыкларны, берни дә өмет итмичә, риясыз башкара. Кешеләргә, ниндидер шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып түгел, ә гадәти хәл кебек ярдәмләшә. Моңа өстәп, тормыш алга барган саен, буыны ныгып та өлгермәгән яшьләрне үз ятьмәсенә эләктерергә генә торган эчкечелек, наркомания ише заман афәтләре дә, компьютерга бәйлелек тә вакытын файдалы шөгыль белән тулыландырган авыл баласын читләтеп үтә.
Бала тәрбияләүдә авыл шартларының уңай булуына тагын бер мисал – авылда балалар күбрәк туа. Халыкча әйтсәк, ишле гаиләләр сафы авылда, шәһәрләр белән чагыштырганда, ни дисәк тә, күбрәк. Ә күп балалы гаиләләрдә, мәгълүм булганча, олысы кечесен тәрбияләшә, уйната, көйсезләнсә, юата, хаталанса, дөрес юнәлешен күрсәтә, әти-әнисе өйрәткәннәрдән чыгып, зуррак бала энесен-сеңлесен уңны – сулдан, акны карадан аерырга өйрәтә һ.б. Боларның барысы да бала күңелендә туганлык, бердәмлек хисләре бөреләнүгә уңай йогынты ясый.
Аннары авылда бай тормыш тәҗрибәсенә ия, әдәп-әхлак кануннарының тупланмасы булып торган әби-бабайлар белән яшәү гадәте әле һаман да сакланып килә. Менә кайда ул тәрбия нигезе, әхлак чыганагы, эчке матурлык гәүдәләнеше! Өлкәннәр белән исәнләшеп йөрергэ, әдәпле итеп сөйләшергә, әйберне исраф итмәскә, ризыкның кадерен белергә – һәммәсенә-һәммәсенә төшендереп кенә калмыйча, кече яшьтән үк дини тәртипләргә таянып эш йөртергә дә өйрәтә оныкларын бу акыл ияләре. Жәйләрен районыбыз үзәгенең Жәмигъ мәчетендә һәм авыллардагы иман йортларында ачылучы дини аланнар да балалар күңелен рухи азык белән тулыландыруда ихлас тырышлык куя. Тәрбия белән динне аерып каравы да читен бит, чөнки тәрбия нигезендә дин ята, ә дин ул үзе әдәп кануннары җыелмасы.
«Мөселман кешесенә жиде буынын белү фарыз» тәгълиматына таянып, һәр гаиләнең үткәнен барлауда, нәсел шәҗәрәләрен төзүдә әби-бабайларның өлеше бәяләп бетергесез. Әлеге өлкән буын вәкилләре һәм яшь буын арасында күпер салу максатыннан, мәктәбебездә даими оештырылучы кичәләрдә нәселләр дәвамчылыгын, буыннар чылбырын саклау төп максатыбыз булып тора.
Әйе, кешене кеше иткән – ул әдәп. Ә кешелеклелек сыйфатларын, милли, мәдәни, рухи хәзинәләребезне бер йодрыкка туплап торучы бердәнбер учак – ул кече ватаныбыз саналган авылларыбыз. Авылларыбыз хөр рухта яшәгәндә, балаларыбыз әдәбе тәртиптә булыр, киләчәгебез өчен күңелләребез тынычлыгын җуймас.
Балаларга эчке күркәмлек, инсафлык нигезләрен төшендерүдә авылларыбыздагы табигый шартлар, уңай мохит – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тиңе булмаган бүләктер. Безгә, мөгаллимнәр белән ата-аналарга берлектә, шушы мөмкинлекләрне тирәнтен аңлап һәм тулысынча файдаланып, балаларыбызны чын кеше итеп тәрбияләү зарур.
Комментарийлар