Логотип Магариф уку
Цитата:

Биологиядән БДИга әзерләнү үзенчәлекләре

Фәридә ВӘГЫЙЗОВА, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның югары квалификация категорияле биология укытучысыБиология фәне – БДИ бирүчеләр өчен мәҗбүри фән түгел, ләкин медицина, психология, физик культура һә...

Фәридә ВӘГЫЙЗОВА, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның югары квалификация категорияле биология укытучысы

Биология фәне – БДИ бирүчеләр өчен мәҗбүри фән түгел, ләкин медицина, психология, физик культура һәм спорт юнәлешендәге уку йортларына керү өчен кирәкле төп фәннәрнең берсе булып тора.


Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллны ничек җыярга? Эшне нидән башларга?


Минем фикеремчә, һәр үтелгән тема саен А, В, С тибындагы тест биремнәрен эшләп, белемнәрне ныгыту – иң ышанычлы чараларның берсе. Чагыштырма таблицалар, схема-кластерлар төзү, объектларның рәсемнәрен ясау укучыларның танып белү, чагыштыра, классификацияли, аңлата, биологик объект һәм күренешләрне анализлый белү күнекмәләренә ирешүен тәэмин итә.


Икенче әһәмиятле аспект – психологик яктан әзерлекле булу. «Бирә алмассың», «Ничек бирерсең соң син?!» дигән сүзләр дә, «Бирәсез..., фәлән дә бирде әле» дип тынычландыру да – дөрес ысул түгел. Укучыларыбызны, тырышкан очракта, БДИнең җиңеп булмаслык киртә түгел икәнлегенә инандыра алырга тиешбез.


Өченче аспект – БДИ биремнәрен эшләү технологиясе үзенчәлекләре белән таныштыру. Биология фәненнән имтихан вакыты – 150 минут, шул арада укучы А тибындагы – 36, В тибындагы – 8, С тибындагы 6 биремне эшләп өлгерергә тиеш. Вакыт бүленеше дөрес булмаган очракта укучының уңышсызлыкка очрау мөмкинлеге дә арта. Бу технология берничә ысулны үз эченә ала:


1. «Спираль хәрәкәт» ысулы – укучы иң беренче эш итеп барлык биремнәрне дә карап, анализлап чыга. Үзе өчен гади, таныш булган биремнәрне эшли.


2. Укучы үзенең белем дәрәҗәсе йомшак булган темаларны белә һәм шундый биремнәрне эшләүне азакка калдыра.


3. Сораулардагы «яшерен» җавапларга игътибар итә.


4. Вакытны контрольдә тота белү – төгәл 2 сәгать (120 минут) – биремнәрне эшләү өчен, калган вакыт (30 минут) каралама битеннән чиста бланкны тутыру өчен сарыф ителергә тиеш.


5. Бик авырсынган сорауларны да җавапсыз калдырмаска – логик яктан фикерләп, һичьюгы интуитив рәвештә булса да җавапны билгеләргә.


Дүртенче аспект – җавапларны сайлап алу мөмкинлеге (А тибы) һәм кыска җаваплар бирүне (В тибы) таләп иткән биремнәрнең үзенчәлекле классификациясе белән таныш булу. Бу төр биремнәрне туплаганда стандартлаштырган тест формасы кулланыла. Ул үз эченә билгеле бер өлкәдә, укучы мәҗбүри рәвештә (минимум белем) белергә тиешле, материаллардан туплана. Биремнәрне тикшерү билгеле бер формалар аша оештырыла. Нәтиҗәдә, биремнәр тупланышының үзенчәлекле бер классификациясе формалаша:


1. Җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган сорау формалары («ябык» сораулар)


 альтернатив сораулар тибында;
җавапны сайлау тибында;
бәйләнешләрне ачыклау тибында;
процесс эзлеклелеген дөрес тәртиптә урнаштыру тибында.


2. Ирекле формадагы җаваплар («ачык» сораулар):



  • «буш аралыклы» текстлар;

  • текстны тулылындыру өчен биремнәр;

  • кыска җавап тибындагы сораулар;

  • кечкенә иншалар;


А һәм В тибындагы сорауларны әзерләгәндә берничә төрдәге бирем туплау – композиция принцибы кулланыла.


Беренче принцип – капма-каршылык принцибы, бу очракта антоним җаваплар сайланып алына. Мәсәлән, борынгы абагасыманнарның юкка чыгуына нәрсә тәэсир иткән?


а) аларны тереклек ияләре ашап бетергән;


б) аларны кеше үз кирәгенә чамасыз күп итеп кулланган;


в) тирәлекнең температурасы һәм дымлылыкның түбәнәюе;


г) тирәлекнең температурасы һәм дымлылыкның артуы.


Җавапны сайлаганда абагаларга хас булган үзенчәлек – аларның суга булган бәйлелеген искә алу да җитә. Бу очракта дөрес җавап – в.


Икенче принцип – беренчесенә охшаган – кара-каршылык принцибы, ләкин бу төр сораулар мантыйкка нигезләнә. Мәсәлән, вирусларны ни өчен аерым патшалыкка кертәләр?


а) күзәнәкчел төзелеше юк;


б) күзәнәкчел төзелешле;


в) аксымнар барлыкка китерүгә сәләтсез;


г) аксымнарны синтезларга сәләтле.


Композициянең өченче төрлесе – классификацияләү принцибы буенча сораулар бер берсенә каршы килми, ә күренеш яки процессны төрле яктан ачыклый.


Мәсәлән, үсемлек яфраклары нинди функцияне башкармый?


а) органик булмаган матдәләрдән органик матдәләр ясый;


б) суны парга әйләндерә;


в) су һәм минераль тозларны йотмый;


 г) кислород һәм углекислый газны йота.


Җавапларның өчесе – дөрес, ә берсе дөрес булмаган функцияне күрсәтә – дөрес җавап шушы була.


Дүртенче принцип – кумуляция принцибы, ягъни иң тулы мәгънәгә ия җавапны сайлап алу.


Мәсәлән, органнар системасы – ул ...


 а) килеп чыгышлары бердәй булган органнар;


б) төзелешләре бердәй булган органнар;


в) бер үк функцияне башкаручы органнар;


г) килеп чыгышлары бердәй, бер үк төзелешкә ия һәм бердәй функцияне башкаручы органнар җыелмасы;


Биремнәрне формалаштыруның бишенче принцибы – туры килүне билгеләү принцибы.


Һәр җавапта бер яки берничә билгенең охшашлыгы туплана. Мәсәлән, хордалылар тибына керүче класслар: ...


а) башаяклылар һәм җир-су хайваннары;


б) корсагаяклылар һәм кысласыманнар;


в) кошлар һәм имезүчеләр;


г) бөҗәкләр һәм ике капкачлылар.


Яки тагын бер типтагы сорау: җир-су хайваннарына гына хас билгеләр: ...


а) биш бармаклы очлыклар һәм дифференциальләшкән умыртка баганасы;


б) сулыш органы – үпкәләр һәм клоакасы булу;


в) лайлалы ялангач тире һәм тышкы аталану;


г) йомык кан әйләнеш системасы һәм ике камералы йөрәк.


В тибы сорауларын төзегәндә дә, шул ук принципларга таянып, берничә төрдәге бирем төркемнәре туплана:


1. Берничә дөрес җавапны табу.


2. Билге һәм үзенчәлекләрне туры китерү.


3. Фактны кире кагу.


4. Рәсемнәр, схемалар белән эшләү.


Гадәттә, укучылар тарафыннан тискәре җавап дөрес булган очраклы сорауларда хаталар күбрәк була, чөнки сорауны һәм җавапларны ахырына кадәр укып чыгып, анализларга, сорауның икеле мәгънәсен аңларга кирәк. Андый сорауларны гадәттә «катлауландырылган бирем» дип билгелиләр.


Берничә дөрес җавапны ачыклаганда да мантыйклы фикерли белү күнекмәләре сорала. Мәсәлән, лаләчәләр семьялыгына керүче үсемлекләргә хас билгеләр:


а) чәчәкләре – өчәрле, гади;


б) чәчәкләре бишәрле, катлаулы;


в) үзгәргән бәбәкләре – суганча һәм тамырча;


г) үзгәргән бәбәкләре – мыеклар, үрмәләүче сабаклар;


д) җимешләре – җиләк һәм тартмачык;


е) җимешләре – чикләвек яки кузакчык.


С өлешендәге биремнәр укучыларның язма рәвештә үз белемнәрен кыска формулировкалар аша аңлата белү күнекмәләрен тикшерүгә нигезләнә. Сорауларга җавап биргәндә иң-иң кирәкле, төгәл мәгълүматны бер-ике җөмлә аша аңлату күнекмәләре булу мәҗбүри.


Текстта хаталы җавапларны табу тибындагы биремнәрдә исә, хаталы җөмләләрне табып кына күрсәтү түгел, ни өчен хата булуын да аңлатырга кирәк.


Ирекле җавап бирү таләп ителгән С биреме сорауларына җавап биргән чакта укучы җавабының күп сүзле, зур масштаблы текст булмыйча, ә сорауга кагылышлы булган мәгълүматны гына куллана белүе уңай момент буларак бәяләнә.


Укучыларыбызның БДИ сынауларына әзерләнү чорында менә шундый үзенчәлекләр белән таныш булуы, һичшикез, үз-үзендә ышаныч, үз мөмкинлекләрен реаль бәяли белүләренә ярдәм итә. Көтелгән нәтиҗәләргә ирешүдә зур адым булып тора.


Әдәбият.


1. Билич Г., Крыжановский В. Биология для поступающих в ВУЗы. 3-е исправленное и дополненное издание. – М., Оникс, 2008.

2. Калинова Г., Мягкова А. ЕГЭ. Биология, 2008. – М., Интеллект-Центр, 2007.


3. Калинова Г., Кузнецова В., Прилежаева Л. Сдаем Единый Государственный экзамен, 2010. – М., Дрофа, 2010.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ