Логотип Магариф уку
Цитата:

Боерык фигыль

Гөлфия САФИУЛЛИНА, Казандагы 174 нче мәктәпнең I квалификация категорияле татар  теле һәм әдәбияты  укытучысыМаксат. Боерык фигыльләрне җөмләдә урынлы куллана белү күнекмәләрен булдыру; боерык фигыльн...

Гөлфия САФИУЛЛИНА, Казандагы 174 нче мәктәпнең I квалификация категорияле татар  теле һәм әдәбияты  укытучысы


Максат. Боерык фигыльләрне җөмләдә урынлы куллана белү күнекмәләрен булдыру; боерык фигыльне тексттан табу, башка сүз төркемнәреннән ясый белү, аны сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү.


Дәрес барышы.


I. Оештыру.        


II.Актуальләштерү.


–  Нинди сүз төркеме фигыль дип атала? (Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме.)


– Нинди фигыльләрне затланышлы диләр? (Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.)


– Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә? (Хикәя, боерык, шарт.)


 – Затланышсыз фигыльләрне санагыз. (Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.)


1 нче слайд.


Яңа дуслар тап, искесен ташлама.


а) тактада язылган мәкальгә анализ ясау (бер укучы такта янына чакырыла, ул язма эшне тактада эшли.)


Язма эшнең телдән тикшерелү үрнәге.


1. Җөмләдә сүз синең турында бара, ул сүз җөмләдә бирелмәгән.


2. Син нишлә? Тап. Бу – хәбәр, ул фигыль белән белдерелгән.


3. Кемне тап? Дуслар. Бу – тәмамлык, ул исем белән белдерелгән.


4. Нинди дуслар? Яңа. Бу – аергыч, ул сыйфат белән белдерелгән.


5. Син нишлә? Ташлама. Бу – хәбәр, фигыль белән белдерелгән.


6. Кемне ташлама? Искесен. Бу – тәмамлык, ул сыйфат белән белдерелгән, җөмләдә исемләшкән.


(Укучылар мәкальдәге өйрәнгән сүз төркемнәренә морфологик анализ ясыйлар.)


III. Яңа теманы аңлату.


а) Укучылар тап, ташлама сүзләренә сорау куялар, экраннан аларның зат-сан белән төрләнешен өйрәнәләр; дус сүзеннән фигыль ясыйлар һәм күр фигылен мөстәкыйль рәвештә зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндерәләр.


2 нче слайд.


Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.


берлек санда                                    күплек санда


I з.  дуслашыйм        күрим         I з.    дуслашыйк         күрик


II з. дуслаш               күр                II з.   дуслашыгыз      күрегез


III з.дуслашсын        күрсен      III з. дуслашсыннар  күрсеннәр


Боерык фигыльләрнең юклык формасында зат-сан  белән төрләнеше.


берлек санда                                            күплек санда


I з.    дуслашмыйм   күрмим              I з.   дуслашмыйк     күрмик


II з.   дуслашма         күрмә                  II з.  дуслашмагыз    күрмәгез


III з.  дуслашмасын  күрмәсен          III з. дуслашмасыннар


                                                                                                 күрмәсеннәр


– Укучылар, ә мәкальдәге тап фигыле  нинди мәгънәне белдерә? (Эш кушуны, киңәш итүне белдерә.)


– Хәзер үк тап! – дип әйтсәк, нинди мәгънәне белдерер?


– Боеруны белдергән фигыль ничек аталыр?


Дәреслек белән эш (укучылар кагыйдәне дәреслектән укыйлар.)


– Димәк, боерык фигыль нәрсәләр белән төрләнә? (Зат-сан белән төрләнә, барлыкта һәм юклыкта булырга мөмкин.)


– Боерык фигыль тагын нинди мәгънәләр белдерә? (Теләкне, өндәүне, эшкә чакыруны, үтенүне, ялваруны, таләп итүне, киңәш итүне, катгый боеруны.)


3 нче слайд.


б) Башка сүз төркемнәреннән боерык фигыль формасын    ясау һәм нәтиҗә чыгару (укучылар урыннардан кул күтәреп җавап бирә).


исем               боерык ф.           сыйфат       боерык ф.


җыр-                җырла          тыныч-          тынычлан


тоз-                 тозла              матур-           матурла


рәвеш             боерык ф.      ис.ф.           боерык ф.


тиз-                тизләт           тыңлау-        тыңла


күп-                күбәйт           сөйләү-        сөйлә


         – Димәк, укучылар, исемнән, сыйфаттан, рәвештән, фигыльдән боерык фигыль ясарга мөмкин икән.


Күнекмәләрне ныгыту.


4 нче слайд.


а) 3 вариантлы биремнәрне эшләү (укучылар ситуацияләргә карап, диалог төзиләр, сөйләшәләр, боерык фигыльләрне табып аңлаталар).


б) “Дәвам ит” уены. (Әйткән фигыль формаларыннан боерык фигыль ясау һәм дәфтәрләргә язу.)


Булу – бул (III з. берлеккә куегыз)                        булсын


Көенә – көен


Аерылган – аерыл (юклык формасына куегыз)   аерылма


Карый – кара


Ташларга –ташла (юклык формасына куегыз)


Чыгам – чык


Булгач – бул (III з. берлеккә куегыз)                   булсын


Итмәячәк – итмә


в) Кроссворд төзү. Мәкальләрне анализлау. (Укытучы мәкальләр укый, ә соңгы сүзен әйтеп бетерми. Әле генә дәфтәрләргә язган фигыльләрдән  файдаланып, укучылар соңгы сүзен әйтәләр, ә укытучы шул сүзләрне тактага ябыштыра бара, кроссворд  дөрес төзелсә, безнең бүгенге тема килеп чыгачак.)


*Дустың  үзеңнән яхшы булсын.


*Дус-ишле булыйм дисәң, ачу тотма.


*Буласы дуска ышанып, иске дустан аерылма.


*Кешенең кемлеген беләсең килсә, дусларына кара.


*Ахмак дустың булганчы, акыллы дошманың булсын.


*Дустың өчен сөен, үзең өчен көен.


*Телең  белән фикерләмә, акылың белән фикерлә.


*Күңелгә ятмаганны дус итмә.


*Дустың  авырса, син дә ыңгыраш.


*Дуска керсәң утырып чык, дошманга керсәң басып                                                                                 чык.

*Яхшыны  макта, яманны тәнкыйтьлә.


IV. Йомгаклау.


Сыйфат фигыль турында нәтиҗә ясау өчен ике укучы такта янына чакырыла. Бер укучы – укытучы ролен, ә икенчесе укучы ролен башкара. Нәтиҗә сорау-җавап формасында ясала.


Өйгә эш. Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясеннән боерык фигыль кергән 5 җөмлә табып язарга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ