Логотип Магариф уку
Цитата:

Дан сезгә, дан, каһарман ил уллары! (Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап)

(Уен-дәрес)Марсель ГАФАРОВ,КФУ студенты, «Кадрлар резервы-2015»  республикакүләм проектында катнашучыБөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен республикабызның һәр төбәгендә зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Бе...

(Уен-дәрес)


Марсель ГАФАРОВ,


КФУ студенты, «Кадрлар резервы-2015»  республикакүләм проектында катнашучы


Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен республикабызның һәр төбәгендә зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Без – студентлар да бу мөһим вакыйгадан читтә калмаска тырышабыз. Студентларның быелгы кышкы каникул көннәрендә туган мәктәбем  – Чүпрәле районы Иске Чокалы урта мәктәбендә «Бөек Җиңү даны сүрелмәс!» дип исемләнгән социаль акция уздырдым. Әлеге акция барышында укучылар дәһшәтле сугыш чорына кагылышлы тарихи ядкарьләр, фронт хатлары, сугыш һәм тыл ветераннары турында сөйләүче музей материаллары, фронт җырлары, сугыш чоры әдәбияты белән танышты, «Дан сезгә, дан, каһарман ил ўллары» дигән темага 8 – 10 слайдтан торган компьютер презентациясе әзерләде, авылдашлары – Бөек Ватан сугышы ветераны А.Әһлиуллин белән интервью оештырды. Бәйге түбәндәге этаплардан торды.


Этаплар:


          I этап. Командалар белән танышу.


          II этап – «Сүзне тап» конкурсы.


         III этап – «Ә син беләсенме?» дигән темага капитаннар конкурсы.


          IV этап –  «Дан сезгә, дан,  Ватаныбызның курку белмәс уллары һәм кызлары!» дигән конкурс. (Өй эше)


         V этап – «Сугыш чоры җырлары» конкурсы.


          VI этап – «Җиңү язын яулашкан маршаллар» конкурсы.


Уен барышы.


Уенда IX – XI сыйныф укучыларыннан торган ике команда катнаша. Һәркайсында – 6 кеше. Уен барышында һәр командага да бер үк төрле авырлыктагы сораулар бирелә.


Уен барышында укучылар «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» темасын кабатлый һәм үзләштерә.


Уен-дәрес азагында җиңүче команда билгеләнә. Жюри һәр этапны иң күбе 5 балл белән бәяли.


Жюри составында мәктәп администрациясе вәкиле, тарих укытучысы утыра.


I этап – командалар белән танышу. (Һәр команда үзенең исеме, эмблемасы, девизы белән таныштыра.)


II этап – «Сүзне тап» конкурсы.


Уенда катнашучы «Патриот» һәм «Ватан өчен»  командаларына  уртак бирем:


Вертикаль  буенча 10 хәрефтән торган ачкыч сүзне табыгыз. Әлеге сүз Ватанга мәхәббәтне аңлата. (Патриотизм)


 Горизонталь  буенча:



  1. Хәрби әсирләрне һәм гражданнарны үз илләренә кайтару. (Репатриация)

  2. Армиядәге иң түбәнге хәрби дәрәҗә.  (Солдат)

  3. Гитлерга каршы коалиция илләре – «Зур өчлек» лидерлары очрашуы үткән шәһәр. (Ялта)

  4. Совет гаскәрләренеңСталинград янындагы хәрби һөҗүменең шартлы исеме. (Уран)

  5. Хәрби көчләрне тыныч тормыштан хәрби әзерлеккә күчерү, армиядә хезмәт итәргә тиешле запастагы кешеләрне армиягә чакыру. (Мобилизация)

  6. «Россия зур ул, тик чигенергә урын юк: артта – Мәскәү!» Бу сүзләрне кем әйткән?   (Клочков)

  7. Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең Оборона халык комиссары, Верховный Башкомандующий. (И.В.Сталин)

  8. Раса, милли яки дини мотивлар белән халыкның аерым катлауларын юк итү буенча фашизм тарафыннан үткәрелә торган реакцион сәясәт.  (Геноцид)

  9. «Идел елгасы артында безнең өчен урын юк!» дигән патриотик сүзләрне әйткән   Сталинград сугышы каһарманы. (Зайцев)

  10. Герой-шәһәр.  (Смоленск)





































































































































































реПатриация
солдАт
ялТа
уРан
мобИлизация
клОчков
сТалин
геноцИд
Зайцев
сМоленск

III этап – «Ә син беләсенме?» дигән темага капитаннар конкурсы.


1. Карта белән эш итә беләсезме? Әлеге объектлар кайда урнашкан? Аларны картада һәм интерактив тактада күрсәтегез.


Капитаннарга картада Бөек Ватан сугышы белән бәйле төрле хәрби объектларны күрсәтергә кирәк. Бу этапта  бер капитан сорауга җавап биргән арада, икенче команда капитаны күрше бүлмәдә була.


2. «Патриот» командасы  капитанына биремнәр:


•  «Тормыш юлы». (Ладога күле)


• Гитлерга каршы коалиция илләре лидерларының үзара очрашуы узган шәһәрләр. (Тәһран, Ялта, Потсдам)


• Кайсы шәһәрләр «Герой-шәһәр» исемен йөртә? (Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Минск, Одесса, Керчь, Тула, Севастополь, Волгоград, Мурманск, Смоленск, Брест)


«Ватан өчен»  командасы  капитанына биремнәр:


•  «Кече җир». (Новороссийск шәһәре тирәсе)


• Совет Армиясе тарафыннан фашист илбасарлары тоткынлыгынан азат ителгән Европа илләре.   (Польша, Чехословакия, Австрия, Төньяк Норвегия)


• Барысы ничә шәһәр «Хәрби дан каласы» исемен йөртә? (40 шәһәр. Алар арасында Белгород, Курск,  Орел, Анапа, Брянск, Псков, Бөек Новгород, Великие Луки һ.б. бар.)


3. «Кем бу? Танып әйт».


«Патриот»  командасы  капитанына сорау:


Бөтенсоюз  радиосы дикторы, СССРның халык артисты, аның тавышы сугыш елларының символына әверелә. (Ю.Б. Левитан)


«Ватан өчен»  командасы  капитанына сорау:


Германиядә, Япониядә немец журналисты дигән кыяфәттә эшләгән совет разведчигы. Үзе һәлак булганнан соң аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Шунысын да искәртик: Казандагы иң озын урамнарның берсе аның исемен йөртә. Кем ул?   (Рихард Зорге)


IV этап – «Дан сезгә, дан,  Ватаныбызның курку белмәс улары һәм кызлары!» дигән конкурс.  (Өй эше)


Ике команда да  1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары турында презентация күрсәтә.


V этап – «Сугыш чоры җырлары» конкурсы.


Интерактив тактада сугыш чоры җырлары яңгырый. Командалар җырның исемен, авторларын әйтергә тиеш. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.


(«Изге сугыш» (В.Лебедев-Кумач шигыре,  А.Александров көе), «Солдатлар» (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе), «Бомбалар кирәкми» (Г.Латыйп шигыре, Х.Вәлиуллин көе), «Бөркет турында җыр» (И.Юзеев шигыре, С.Садыйкова көе), «Әнкәй җыры» (Г.Зәйнашева шигыре, Ф.Хатыйпов көе), «Кайту» (М.Галиев шигыре, Л.Батыр-Болгари көе), «Солдат хаты» (Я.Шәймәрданов шигыре, Р.Сәрвәров көе), «Яраннар чәчәк аткан» (С.Шакир шигыре, Ф.Әхмәтов көе) һ.б.)


 VI этап – «Җиңү язын яулашкан маршаллары» конкурсы.


Ике командага да бер үк сораулар тәкъдим ителә. Беренче булып кул күтәргән команда җавап бирә. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.


Этап кысаларында төркемнәр интерактив тактада күрсәтелгән 3 портретның астына маршалларның һәм генералиссимусның исемен язалар. Экранда И.В.Сталинның, Г.К.Жуковның, К.К.Рокоссовскийның портретлары күрсәтелә. Бу этап кысаларында командалар әлеге канатлы сүзләрнең кайсы маршалга һәм генералиссимуска каравын әйтергә тиешләр.


• «Мы, большевики, в чудеса не верим». (И.В.Сталин)


• «Сравнение неверное. Бонапарт войну проиграл, а я выиграл». (Г.К.Жуков)


• «Я считаю, что совершенно неважно, кто и как будет в партии голосовать; но вот что чрезвычайно важно, это кто и как будет считать голоса». (И.В.Сталин)


• «Только тот народ, который чтит своих героев, может считаться великим». (К.К. Рокоссовский)


• «Наша цель постоянно увеличивать число советских республик». (И.В.Сталин)


• «Для меня главным было служение Родине, своему народу. И с чистой совестью могу сказать: «Я сделал все, чтобы выполнить этот долг». (Г.К.Жуков)


«Если вы считаете, что начальник Генерального штаба способен только чепуху молоть, тогда ему здесь делать нечего. Я прошу освободить меня от обязанностей начальника Генштаба и послать на фронт». (Г.К.Жуков)


• «Сталин для меня святой». (К.К.Рокоссовский)


Уен-дәрес азагында җиңүче команда билгеләнә. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырыла.


Мәгариф.РФ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ