Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ә мин менә шагыйрь булып калдым…»

Фәридә ХӘСӘНОВА,дәреслек авторы, филология фәннәре кандидатыРус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының VIII сыйныфында (татар телен туган тел буларак өйрәнә торган укучылар белән) эшләүче укытучыл...

Фәридә ХӘСӘНОВА,
дәреслек авторы, филология фәннәре кандидаты


Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының VIII сыйныфында (татар телен туган тел буларак өйрәнә торган укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен татар әдәбиятыннан 54 нче дәрес­кә (атнага 2 сәгать исәбеннән) методик киңәшләр тәкъдим ителә. Әлеге дәрес каникулдан соң, апрель аеның беренче атнасында үткәрелер дип планлаштырыла. Ул календарь-тематик план буенча «XX гасыр татар шигърияте» исемле бүлек эчендә карала. Биредә барлыгы 11 дәрес планлаштырыла. «Татар шагыйренең бәясе» исемле тема тәртибе буенча 9–10 нчы дәресләр булып үткәрелә. VIII сыйныфта бу дәрескә кадәр укучылар укытучы сөйләмендә XX гасыр татар шигъриятенә хас төп үзенчәлекләр, үсеш этаплары, төп мотивлар, күренекле шагыйрьләр иҗатлары белән таныша. Балалар бу елда Тукайның Казан чоры иҗатын, С.Рәмиев, Ш.Бабич, Н.Думави, С.Хәким, Ш.Маннур, Г.Афзал, М.Әгъләм, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Р.Гаташ, Р.Мингалим, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиев, М.Галиев кебек шагыйрьләрнең шигырьләрен өйрәнә, иҗатларыннан хәбәрдәр була. Ә Дәрдемәнд, Һ.Такташ, Ф.Кәрим, М.Җәлил әсәрләре VII сыйныфта ук төптән өйрәнелә. Х.Туфан, И.Юзеев, Зөлфәт иҗатлары X–XI сыйныфларда карала. Роберт Әхмәтҗан, Рәшит Әхмәтҗан, С.Сөләйманова, Ф.Яруллин, К.Булатова, З.Мансуров, Г.Морат иҗатлары IX сыйныфта үтелә.


Л.Шагыйрьҗан иҗаты белән танышканнан соң да шигъриятькә багыш­ланган тема дәвам иттерелә. М.Вәлиев һәм Р.Зәйдулла шигырьләрен өйрәнү планлаштырыла. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр: Л.Шагыйрьҗан исеме балалар өчен яңалык түгел. VIII сыйныфта дәреслекнең 1 нче кисәге аның «Мәктәпкә мәдхия» исемле шигыре белән башланып китә. «Халык авыз иҗаты» бүлегендә шагыйрәнең теманы тирәнәйтү, көчәйтү максатыннан «Мөнәҗәт тыңлаганда» исемле шигыре кертелде. Л.Шагыйрьҗан иҗатын монографик планда өйрәнүгә менә шундый база аша киленә.


Максат:
1. Укучыларны шагыйрә Лена Ша­гыйрь­җанның (1945) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
2. «Татар шагыйренең бәясе» шигырен аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм яттан сөйләргә, шигырь эченә салынган асмәгънәне эзләп табарга өйрәтү.
3. Шигырь укырга теләк тудыру һәм ихтыяҗ булдыру.
Җиһазлау: Лена Шагыйрьҗанның портреты, китаплары1, аның сүзләренә язылган җырлар кергән дисклар, ТР Язу­чылар берлеге сайты материаллары һ.б.
Материал: 1. Дәреслекнең 77–78 нче бите. Дәреслек Федераль белем бирү стандартларына туры китереп эшләнгән һәм федераль исемлеккә кергән; ике кисәктән торган басма, электрон дәрес­лек, укытучылар өчен методик әсбап белән берлектә, бердәм уку-укыту комплектын тәшкил итә.
2. Методик әсбапның 37, 187–189 нчы битләре.
3. Программаның 27, 28 нче битләре.
4. Электрон дәреслек. Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф. Диск.


Дәрес барышы
1. Без бу дәресне укытучыга «Минем «һөнәр» исемле шигырь укудан башлап җибәрергә тәкъдим итәбез5. Аны экраннан күрсәтергә кирәк була. Шигырьдәге ачкыч сүзләрне кызыл (журналда – калын хәрефләр. – Ред.) һәм яшел (калын курсив) төсләр белән бирү уңышлы чыгар дип уйлыйбыз. Сыйныфның белем дәрәҗәсенә карап, аларны укучыларның үзләреннән таптырырга да була. Шигырьне башта һәркем эчтән генә укып чыгарга тиеш. Аннан соң «Лирик герой үкенәме, йә үзенең халәтеннән канәгатьме?» соравына җавап әзерләргә кушарга була. Шигырьне ике укучыдан – кыз һәм малайдан кычкырып укыту, аннан соң сорауга җаваплар тыңлау кирәк.


Дөньядагы бөтен һөнәрләрнең
Иң сәере, иң-иң көмешсезе,
Иң-иң өлешсезе тиде миңа…
Минем «һөнәр» – шигырь язучы…
Килми калды шуңа йөз яучы.
Бик күп иде миндә сәләтләр,
Акча эшләтерлек «сәбәпләр».
Мин тегүче була алыр идем…
Моңлы сазны «кулга алыр» идем…
Җырчы, актриса, биюче…
Күккә куык шарлар чөюче…
Була алыр идем мөгаллимә,
Бик шәп остаз…
Булмас, ай-һай, димә!
Миндә чөнки үзем белгәнне
Өйрәтәсе килү теләге
Бик зур…
(Шуның белән булам хур…)
Шагыйрьлеккә киткән көчемнең –
Мәхәббәтем, нәфрәт, үчемнең –
Һич югында тик бер өлешен
Мин шул һөнәрләргә биргән булсам,
Үрчер иде алтын-көмешем…
Ә мин менә шагыйрь булып калдым…
Җегәр-орлыгымны җырга салдым, –
Үз-үземә гүя «корбан чалдым», –
Шуның хакка кулга каләм алдым…
(1997)


«Лирик герой үзенең язмышына үкенми» дигән нәтиҗәгә килү дөрес булыр. Җавапны ныгыту максатында, укытучы үзе шигырьнең соңгы строфасын көчле логик басым белән кычкырып укырга тиеш. Аннан соң берникадәр сүзлек эшен башкару мәслихәт. Җегәр, җегәр-орлык, үз-үзеңә корбан чалу, көмешсез һөнәр сүзләренә аңлатма бирелә. «Өлешемә тигән көмешем» дигән гыйбарәнең мәгънәсе ачыклана. Аңлату барышында «язмыш» төшенчәсенә басым ясала. Ахырдан, шагыйрьлек сәләтенең, нәселдәнлеккә бәйле булып, табигать бүләге буларак сирәк кешеләргә генә бирелә икәнлеге аңлатыла. (Биредә Коръәндә дә «Шагыйрьләр» исемле сүрә барлыгын әйтеп китәргә мөмкин.) Әмма шигырьне һәркем язып карый ала, моның өчен шигырь язу тәртипләрен өйрәнергә кирәк икәнлеге кабатлана. Шигырьдә иң беренче яңа фикер, ритм һәм рифма, образлы тезмәләр булырга, гармониялелек сакланырга тиешлеге әйтелә. «Л.Шагыйрьҗан, әгәр шагыйрә булмаса, үзен кайсы һөнәрләрдә күрсәтә алыр иде?» соравын бирергә була. Әлеге шигырьдә аның биографиясенә кагылышлы урыннар күп. Аларны табарга тәкъдим итәргә мөмкин. Кыскасы, шагыйрәнең биографиясен укучылар үзләре «язып карасын». (Ул укытучы булырга укыгандыр, ялгыз гомер кичерә булса кирәк, җыр-биюгә оста, циркта да эшли алган булыр иде, күрәсең, концерт костюмнарын да үзе теккәндер...) Дәреснең әлеге этабында экранда Риза Фәхретдиннең «Россиядә эш һәм һөнәрдән күп нәрсә юк. Һәрнәрсәне эшләргә мөмкин. Сәүдәгәр бул, игенче, мал асраучы бул, кул һөнәре өйрән, теләсә кем бул, әмма кеше өстенә йөк кенә булма» сүзләрен күрсәтеп алырга була.


2. Икенче этапта алдан әзерләнгән укучыны тыңларга тәкъдим ителә. Ул шагыйрә иҗаты буенча презентация әзерләргә тиеш. Материалны «Әдипләребез», (Казан: Татар.кит.нәшр., 2009); «Балачак әдипләре» (Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2004) китапларыннан алырга була. Шагыйрә турында тирәнрәк белергә теләгән кеше өстәмә рәвештә күрсәтелгән материаллардан файдалана ала:


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ