Логотип Магариф уку
Цитата:

Әни кирәк һәркемгә!

30 ноябрь – Аналар көне(Радиотапшыру үрнәге)Альмира ЗӘЙНУЛЛИНА, Казандагы 134 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм  әдәбияты укытучысыБезнең мәктәптә соңгы елларда даими рә...

30 ноябрь – Аналар көне
(Радиотапшыру үрнәге)
Альмира ЗӘЙНУЛЛИНА,
Казандагы 134 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Безнең мәктәптә соңгы елларда даими рәвештә радио челтәре эшләп килә. Анда укучылар тарафыннан төрле темаларга берничә телдә тапшырулар алып барыла. “Әни кирәк һәркемгә” дигән тапшыру Аналар көне уңаеннан әзерләнде. Аның максаты – әниләргә карата ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт, игътибарлылык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү; әти-әниләр һәм мәктәп арасындагы элемтәне ныгыту. Әлеге тапшыру шулай ук татар теле һәм әдәбияты предметларыннан укучыларга өстәмә белем бирүне, үз фикерләрен төгәл, аңлаешлы итеп белдерә алучы, иҗади фикерләүче, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләү өчен шартлар тудыруны да күз алдында тота.


Радиотапшыру барышы.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, сөекле әниләребез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Игътибарыгызга “Мәктәп дулкынында” радиотапшыруының чираттагы сәхифәсен тәкъдим итәбез. Бүгенге тапшыруыбыз Аналар көненә багышлана.


2 нче алып баручы.
Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
Дөньяда иң газиз кеше –
Әниләр, һәркем белә.
Аларның җылы сүзләре
Җанга рәхәтлек бирә.
Әни бит ул – изге кеше,
Изгеләрнең изгесе.
Аннан башка тормыш бармый,
Әни – тормыш көзгесе.

1 нче алып баручы. Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 нчы гыйнварында чыккан 120 нче карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе һәр ел саен Аналар көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 30 нчы ноябрь көненә туры килә. Кадерле әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез. Безнең өчен сезнең яхшы киңәшләрегез, хәер-фатихагыз һәрвакыт кирәк!


(“Әни кирәк” җыры (Р. Миңнуллин сүзләре, М.Шәмсетдинова көе) яңгырый.)

2 нче алып баручы. Әни... Дөньяда иң кадерле, иң якын, иң сөйкемле кеше ул! Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең бөтен дөньяның сабырлыгын, акылын, төрле төсләрдәге матурлыгын, гүзәллеген җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә “Балам!” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә...


1 нче алып баручы.
Ашкынабыз ерак юлларга без,
Яулар өчен күбрәк җиңү-дан.
Юлда безне бәлаләрдән саклый
Әни, синең хәер-фатихаң.
2 нче алып баручы. Әнкәй, әни, инәй, әнием… Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлеге бер үк кала бирә. Син – Ана! Балаң өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана!
1 нче алып баручы.
Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,
Йомшак искән җылы җилләрне,
Әни сулышыдай иркә диләр,
Хәтта туып-үскән җирләрне.
Туган илне Ватан-ана диләр.
Ул әнкәйдәй кыйммәт булганга.
“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?
Әйтегезче, дуслар, туганнар!

2 нче алып баручы. Әйе, кеше ничә генә яшьтә булмасын, үзенең әнисен хөрмәт хисләре белән искә ала. Әдәбиятыбызда да Ана образына кемнәр генә мөрәҗәгать итмәгән, Ана образын югары күтәрмәгән. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Фәнис Яруллин һәм башка бик күп әдипләр үзләренең иҗатларында әниләребезгә дан җырлыйлар.


1 нче алып баручы.
Газиз әнкәй!
Иң сөйкемле  күзләр – әниемнеке.
Йомшак, җылы куллар – әниемнеке.
Иң-иң татлы сүзләр – әниемнеке.
Җан изрәткән җырлар – әниемнеке.
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
1 нче алып баручы.
Җиңеләйткән кебек әнкәй
Безнең һәрбер сулышны.
Өлкән яшькә җиткәндә дә
Без әнигә бурычлы.
(“Әниемнең җылы кочагы ” җыры (М.Мазунов сүзләре, Ә.Бакиров көе) яңгырый.)

2 нче алып баручы. Әниләребезгә игътибарлы, итагатьле булыйк, үзебезнең тәртибебез, укуыбыз, кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән аларны куандырып яшик. Әни-әтиләр алдында без мәңге бурычлы.


Бер хәдистә болай диелгән: «Анаңны аркаңа күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың».


1 нче алып баручы. Ә хәзер сезгә «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабыннан бик әһәмиятле бер нәсыйхәтне укып китәм. Бу китапны һәр гаиләдә булдырырга һәм өстәл китабы итәргә киңәш итәм.


 “Кешенең итагатьле булуы – күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр – ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр”.


2 нче алып баручы.
Гөлләр дә елмаеп баш ия:
Яшәгез, кадерле әниләр,
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар.
(“Җырлыйм әнием турында”җыры (Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе) яңгырый.)

1 нче алып баручы. Кадерле дуслар! Әниләр көненә багышланган радиотапшыруыбыз шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!


Әдәбият.
1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшр., 2001.
2. Гәрәева С. Шигырьләр җыентыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
3. Гәрәева С. Шигырьләр җыентыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.
4. Җырларыбыз (төзүчесе Зиннур Мансуров). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.
5. Җырлыйк, дуслар, бергәләп. (Төзүчесе Ранис Газизов). — Казан: “Раннур” нәшр., 1994.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ