Логотип Магариф уку
Цитата:

Горурланам бөек исемем белән...

Гөлназ Әмирхан кызы Зарипова,Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 10 ел.Кояшлы көн. Кулына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тоткан, чәчләрен ак тасма белән ике то...

Гөлназ Әмирхан кызы Зарипова,
Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 10 ел.

Кояшлы көн. Кулына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тоткан, чәчләрен ак тасма белән ике толымга үргән, ап-ак алъяпкыч кигән кыз мәктәпкә ашкына. Әнисеннән кулын ычкындырып, ул алга чаба, аяк астында аның берни дә юк кебек, тирә-якта кеше дә күренми. Бер–ике  чәчәгенең төшеп калуын да сизми ул.


Бу көн аңа могҗиза кебек. Бүген ул беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Менә аны көләч йөзле, мөлаем, йөрәккә үтеп керердәй матур тавышлы, сабыр карашлы бер апа каршы ала. Чәчәк бәйләмен ул аңа суза.


...Хәтерлим мин әле бүгенгедәй. Әйе, хәтерлим мин ул көнне. Мәктәпкә ашкынган кыз мин идем ул, мин. Ә мәктәп баскычында мине беренче укытучым көтә иде. Кайтыр идем мин ул көннәремә, кеп-кечкенә парта арасына кереп утырыр идем дә, укытучы апаның ягымлы тавышын тыңлар, аның назлы куллары җылысын иңнәремдә тояр идем...


Ул көннәрдән соң бик күп вакыт узган. Менә бүген мин - үзем укытучы. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган ягым Актанышыма, Пучы авылы мәктәбенә укытучы һөнәре алып кайттым. Инде  дистә елдан артык бар булганымны укучыларыма багышлыйм.


Авыл укытучысы, нинди син? Әлбәттә, ул кеше, әмма гади түгел, ә киләчәк буынга белем – тәрбия бирүче.  Иң беренче чиратта авыл җирлегендә укытучы - үрнәк, өлге, йөзек кашына тиң. Гомумән, укытучыны  мин рамка эчендәге пыяла белән чагыштырыр идем. Шул рамкадан чыгып пыяла ватыла калса, аның кыйпылчыкларын җыеп та беркетерсең, әмма ул бербөтен була алмый. Укытучы дәрәҗәсе дә шулай бер төшә икән, аны кире торгызуы ай-һай авыр.


Авыл укытучысы - универсал, киңкырлы профессиональ ул. Ни өченме? Бәйрәмнәрдә концертларны  оештырырга, юл кырыйларын чабарга, сайлауларда  агитатор, комиссия рәисләре, әгъзалары булырга, авылга килгән кунакларны каршы алырга, терлекләргә яфрак-азык әзерләргә, җәй көне матур чәчәкләр үстерергә, кар сыннарын  оста  итеп ясарга һәм башка эшләр эшләргә дә җитешә ул.


Бүгенге көндә, авыл мәктәбе укучыларның белем алу, сәламәт яшәү, ял итү таләпләренә җавап бирә, ягъни барлык шартлар да тудырылган дияргә була. Заман таләбенә туры килгән зур бина, Интернет челтәре, шәхси компьютер, ноутбук, проектор, интерактив такталар, китапханә, мәктәп музее, зур актлар залы, җиһазландырылган спортзал, сәламәт туклану һәм уңайлы ашханә, бина эчендәге бәдрәфләр һәм башкалар…


Авыл укытучысы заманадан калышмый: электрон мәгариф системасы, дәресләрдә Сингапур методикасы, яңа технология, яңа укыту ысулларын кулланабыз. Безне  бу эштә шәһәр укытучысыннан аерырга мөмкин түгел. Интернет сайтлар, берләшмәләр төзибез, фәнни- гамәли конференцияләрдә, республикакүләм һәм зоналардагы төрле конкурсларда бик теләп һәм актив катнашабыз һәм зур уңышларга ирешәбез.


Укытучы югары сыйфатлы белем бирү белән бергә балаларда рухи-әхлакый сыйфатлар да тәрбияли. Заман ничек кенә үзгәрмәсен, ләкин тормыш кыйммәтләре бер булып кала бирә. Яңа җәмгыять шартларында укучыларны кешелекле, белемле, әдәпле, иҗади актив, сәламәт шәхес итеп  тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.


Укытучы булуым белән горурланам мин. Һәм бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим. Бүген исә, укыткан укучыларымның кеше булуларын сабыр гына көтәм, алар өчен үземне җаваплы сизәм.


Укучым!


Син - киләсе заман кешесе.


Барысын да килә беләсең.


Күзләреңне миңа төбисең дә


Миннән яңа белем көтәсең.


Бар ышаныч бары миндә генә,


Укытучың бит мин, мөгаллим!


Синең күзләреңдә мин белемле,


Зур йөрәкле гади бер галим.


Ышанычың миңа гаҗәеп зур.


Ничек кенә аны акларга?


Белем эзләп типкән яшь йөрәктә


Мәрхәмәтне ничек сакларга?


Минем алда тора күп бурычлар


Алларымда минем күп максат.


Укытучы икән - әйдә, укыт!


Дию генә, дустым, бик ансат.


Бала тапкан ана алдындагы


Нинди булган булса бурычлар.


Укытучы да, ата-ана кебек


Бала бәхете өчен тырыша.


Горурланам бөек исемем белән,


Зур киләчәк - минем кулларда.


Телим һәркемгә дә: укытучы


Юлдаш булсын сезнең юлларда!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ