Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәрләрнең иң асылы – укытучы

Гөлнара Әбелгас кызы МӨФТИЕВА, Актаныш районы Байсар төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысыПедагог буларак эш стажы 23 елҺөнәрләр, һөнәрләр... Тормышта нинди генә һөнәрләр юк. Белем алыйм, һөнәр са...

Гөлнара Әбелгас кызы МӨФТИЕВА, Актаныш районы Байсар төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Педагог буларак эш стажы 23 ел
Һөнәрләр, һөнәрләр... Тормышта нинди генә һөнәрләр юк. Белем алыйм, һөнәр сайлыйм дигән кешегә хәзерге тормышта тулы мөмкинлекләр бар. Һәр кеше үзе теләгән һөнәрне сайлый ала. Күп һөнәрләр арасында иң асылы, минемчә, укытучы һөнәре, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы дөньядагы матур сыйфатларны үзенә туплаган кеше. Билгеле, Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигатьтән килгән сәләт, акыл тирәнлеге, сабырлык, зирәклек, балаларны, кешеләрне ярату һәм үз эшенә бирелгәнлек кирәк. Шулай булганда гына, ул сабый күңелендә гомер буе игелекле, гаҗәеп кешелекле булып кала ала.
Минем әни (кайнанам) дә укытучы. Ул бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган гадел, олы җанлы авыл укытучысы Кашапова Әлфия Караметдин кызы. 40 ел гомерен ул балалар укытуга багышлаган кеше. Шушы 40 елның 32 елын ул үзенең туган авылында, үзе укып чыкккан Иске Байсар урта мәктәбендә эшли.
Минзәлә педагогия училищесында IV курста укыганда, мәктәпләрдә укытучылар җитмәү сәбәпле, яхшы укучы берничә кызны эшкә җибәрәләр. Әни Зәй районы Бигеш интернат-мәктәбенә эләгә. Анда эшләгәндә училищены тәмамлый һәм туган районына кайта. 2 ел эшләгәннән соң, туган авылы Иске Байсарга башлангыч классларны укытырга кайта. 1964 елда үз авылларында тормышка чыга, читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Ләкин бәхетле тормышы озакка бармый, тормый иптәше каты авыудан дөнья куя, әни 3 бала белән ялгыз кала. Иң зурысы 8 класста укыган, ә кечесенә 5 яшь була. Сыңар канат булса да, әни балаларын тәүфыйклы итеп үстерә, югары белем бирә. Әни һәр балага йөрәк җылысын бирергә тырыша, йомшак ягымлы сүзләре белән үзенә якынайта, һәр баланы тигез күреп ярата, уңышларына алар белән бергә шатлана. Шушы ярату, гаделлеге, киң күңеллелеге белән ул укучыларыннан үзен дә яраттыра алган, аларның якын дустына, киңәшчесенә әверелгән.  Аның укыткан укучылары авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар, табиблар һәм халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итүчеләр.
Әле бит мәктәп эше белән беррәттән агарту-масса эшләре, унйортлыкларда, фермаларда агитатор, авыл халкына культура хезмәте күрсәтү дә укытучыга йөкләнгән. Шул ук вакытта гаиләне карарга, балаларны тәрбияләргә кирәк. Гаиләдә ул тормыш йөген җигелеп тартучы. Иптәше үлгәннән соң ул кайнанасын 20 ел карап соңгы юлга озата. Хатын-кызларга гына хас булган сабырлык, тырышлык, мөлаемлыкны саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат, чын укытучы ул. Күп авырлыларны күргән, сынмаган, сыгылмаган. Озак еллар мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәт куйганы өчен аңа «Халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелә, РСФСРның, район мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнә. Әнә шулай тырышлыгын балаларына, эшенә, кешеләргә багышлап, тормышның матурлыгын күреп, тырышып эш сөеп яшәгән әни. Әле олыгайгач та, ул тәрбияче ролендә, оныкларын үстерешә, кирәк чакта укуларында ярдәм итә.
Моннан 23 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышымда сайладым. 21 ел буе Иске Байсар мәктәбендә башлангыч классларны укытам.  Иртән торып яраткан укучыларым янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы  минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Минем кайнанам бик акыллы, терәк булырдай һәрбер адымыма көч бирүче  АНА булды, шуңа да яратып, хөрмәт итеп әни диеп эндәшәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ