Логотип Магариф уку
Цитата:

Җаваплыдан җаваплырак минем эшем

Гөлшат Дамир кызы БОРҺАНОВА,Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел.Ерак гасырларның давыллы җилләрен, калын тузаннарын, Вакыт елгасының берсен-берсе узышы...

Гөлшат Дамир кызы БОРҺАНОВА,
Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел.

Ерак гасырларның давыллы җилләрен, калын тузаннарын, Вакыт елгасының берсен-берсе узышып аккан катлы-катлы елларын, тормышның сикәлтәле сукмакларын, шатлык-борчуларын горур кичеп, бүгенге көнгәчә үз дәрәҗәсен саклап кала алган исемем – Укытучы дигән атым бар. Яшәешебезнең иң югары баскычында торган һөнәрем – үткәннәр белән бүгенгене, бүгенге белән киләчәкне тоташтыручы иң изге гамәл. Җирдә яшәгән, үзен кеше дип санаган һәркем Укытучыга бурычлы. Хезмәтләр хуҗасы диям.


Укытучы. Остаз. Мөгаллим. Бу исемнәргә тап төшерми, хаклы рәвештә, зур горурлык белән ерак киләчәккә атлау – минем бурычым. Бит авыл җирендә бар халык олы бер гаилә кебек яши. Тәрбия үземнән башлана. Халыкта “Эчкән кеше аеклыкка, әдәпсез кеше тәүфыйкка өйрәтә алмый”, – дигән гыйбарә бар. Мәктәп – мәчет кебек изге урын. Шул изге урында, баланы шәхес итеп тәрбияләү йортында, кешелекле, югары әдәп-әхлаклы, изге күңелле, саф намуслы педагогларның гына эшләве зарур. Дөнья картинасын танып белүдә үз бәһаң, үз карашың, үз вөҗданың, үз бурычың булу кирәк шул...  Баланың сәләтен ачу – укытучының үз асылын ачуга тиң!  Минем һәр дәресем әйбәт язылган әдәби әсәр сыман булырга тиеш. Мин – укытучылар династиясен дәвам иттерүче. Нәсел шәҗәрәмә күз салсам әгәр, аның бер яфрагы – үзем. Димәк, укучыларыма гына түгел, аларның әти-әниләренә, авыл халкына, ниһаять үз нәселемә өлге, абруй була торган зат.


Дөнья буйлап таралышкан укучыларымның яшәешен, аларның белем дәрәҗәсен, куйган уңышларын күреп таң калам. Балалар дип үткәргән тынгысыз көннәрем, йокысыз төннәрем алып килгән уңышлар миндә киләчәккә өмет, зур тырышлык, мәңгелек яшәү хисе уята. Мәктәптән тыш район, республика, рәсәйкүләм төрле эчтәлектәге бәйгеләрдә минем укучыларым актив катнашучылар һәм алар матур уңышлары белән дә сөендерә. Укучыларымның һәр җиңүе артында үземнең барлыгымны тоям. Җаваплыдан җаваплырак минем эшем!


Мин – авыл укытучысы. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрдән артта калмыйча, укучыларым белән бер якка караучы, көннәр буе алар белән кайнашучы, тәрбиягә өндәүче, әйдәүче. Бала күңеле кырык тартма. Бер ачкыч белән генә аны ачып бетерә алмассың. Чөнки алар төрле: аң-белеме, акылы белән, яшәү рәвеше белән, холык-фигыле белән... Алар төрле, салават күперендәге төсләр кебек. Шушы төсләргә тылсымлы ачкыч яратсаң гына, укытучы исемен лаек йөртергә мөмкин. Салават күперенең могҗизаи төсләре аша җиде күңел соравыма җавап эзлим...


Авыл укытучысы кем ул?


– Авыл укытучысы – мин ул менә,


Җаваплымын һәрбер балага.


Җан җылымны биреп якын итәм,


Бар баланы бергә багалам.


– Кем соң мин?


– Балачакның сабыр әнкәсе мин.


Сабырлыгым сеңә чәчләргә.


Намусымны чиста саклар өчен


Сәламәт көч бир яшьнәргә.


Киләчәккә уй-планнар сызам,


Хыялларым ашсын тормышка.


Үҗәтлегем, тырышлыгым белән


Каршы атлар өчен язмышка.


Тау-ташлар арасында да югалмас, мең төрле аһәңгә әверелер, үз чыңы белән чыңлар гаҗәеп зат ул – Укытучы! Авырлыкларга каршы торыр, коеп-коеп яңгыр яуса да, эремәс һәм батмас, ныклап тамыр җәеп шытым бирер көчле зат ул – Укытучы!


Җаваплыдан җаваплырак минем эшем!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшегезне журналист буларак та бәялим әле. Сөйләм телегез, язу стилегез үзгә, бөтенләй башкача. Эзләнүчәнлегегез дә күзгә бәреп тора. Уңышлар , иҗадилык укытучыны шәхес буларак та күтәрә! Автор: Гөлназ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Я не сомневался! Молодец! Башкалар язган бит, нигэ район чараларында ведущая, республикакулэм семинарларда ГИД, экскурсовод, сайлаулар вакытында агитатор булганынны, оздереп баянда уйнавынны кертмэден? "Ел укытучысы", "Ел кл. житэкчесе" кебек хонэри бэйгелэрдэ дэ СИН бит жинуче! Бу юлы да унышлар! Автор: Рустам

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сез зур молодец, Гөлшат Дамировна! Уземдә әлеге профессияне үзләштерүче буларак, мин үрнәкне Сездэн алырга омтылам! Сезнең фикерләрегезне укыгач, мин дөрес юл сайлавыма тагын бер кат инандым! Уңышлар Сезгә! Автор: Лилия

        • аватар Без имени

          0

          0

          Укытучым, хәерле көн! Иҗади эшегез нәкъ менә шундый булачагын чамалаган идем. Сезнең бит, чынлап та, һәр дәресегез әзер әдәби әсәр кебек. Анам теленнән укытучым Сез булуы белән чиксез горурланам! Уңышлар үзегезгә! Автор: Алия

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сәләтегез, эшкә булган дәртегез сокландыра. Булдырасыз! Автор: Айгуль

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ