Логотип Магариф уку
Цитата:

Кеше китсә дә – җыры кала

Миләүшә Рафис кызы ЗАРИПОВА, Арча  районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педа...

Миләүшә Рафис кызы ЗАРИПОВА, Арча  районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Педагогик стажы – 33 ел


(Эсседа Насретдинова Рәйсә Габделхәй кызы шигырьләре файдаланылды.)


Укытучы... Авыл укытучысы...


Авыл укытучысы диюгә, үз һөнәренә искиткеч дәрәҗәдә бирелгән; авыл, мәктәп яңалыкларына битараф булмаган, иҗат белән шөгыльләнергә һәм мәкаләләр язарга вакыт тапкан; авылда яшәсә дә,  үзе белән укыган зур шәхесләр белән һәрдаим аралашып яшәгән; үз укучылары белән горурланган; шул ук вакытта гаиләсе дә авылыбызда үрнәк булган Рәйсә Габделхәй  кызы күз алдына килеп баса. Рәйсә апабыз бүген безнең арабызда юк инде, тик аның иҗат җимешләре булган шигырьләре генә үлемсез.


Насретдинова Рәйсә Габделхәй кызының яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә.


Без – 41 нче ел балалары –


Кичерсәк тә ачлык-юклыкны,


Белеп үстек яшәүләрнең кадерен,


Бүлә идек актык сыныкны.


Тик шулай да укытучы булу теләге барлык авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә аңа.


Көзге пычрак, кышкы бураннарда,


Сукмак салып, юлсыз җирләргә,


Белем учагына атлый идек,


Юл капчыгы салып иңнәргә.


Хезмәт эшчәнлеген 1946 елда Яңа Кырлай башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлый, ә 1950 елдан Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул 1975 елдан «Россиянең халык мәгарифе отличнигы» исемен йөртә, 1978 елда Татарстан Республикасы укытучыларының V съездында делегат булып катнаша. Район күләмендә рус теле укытучылары арасында иң көчлеләренең берсе буларак, 42 ел эшләп, лаеклы ялга китә. Үз һөнәрен, балаларны искиткеч ярата иде Рәйсә апа.


Ак кәгазьдәй сабый күңеленә


Язмышларны башлап язасыз,


Өмет тулы күпме күзләргә Сез


Яшәү чатыкылары саласыз.


Гомере буе кечкенә Апушны сыендырган авылы белән, Г.Тукай исемендәге мәктәптә укытуы белән горурланып яшәгән кеше генә яза ала торгандыр бу юлларны:


Безнең Кырлай якларының


Искиткеч табигате


Шигъри җан өрде Тукайга,


Иҗат дәрте уятты.


Ул үзенең берсеннән-берсе тирән мәгънәле шигырьләре, публицистик мәкаләләре белән танылды. “Ватаным Татарстан”, “Арча хәбәрләре” газеталары, “Сөембикә” журналы Рәйсә Насретдинованың шигырьләренә, саллы-саллы мәкаләләренә һәрвакыт урын бирә иде. Ул – актив хәбәрче, авыл китапханәсенең иң актив укучысы да, киңәшчесе дә булды, мәктәптә узган семинарларда, бәйрәмнәрдә дә үзенең шигырьләрен укырга вакыт таба иде Рәйсә апабыз.


Әйе, аның иҗатының күпчелеген сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр алып торды. Тукай рухын сүндермичә, Тукайдан илһам алып иҗат итте ул. Һәр елны аның туган көненә яңа шигыре туып кына торды.


Бар бөекләрдән дә бөек


Бер исем бар, ул – Тукай.


Аны безгә бүләк итеп


Үзе җибәргән Ходай.


Рәйсә апа Насретдинова Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның сеңлесе Равия апа, күпләрнең яраткан язучысы Гөлчәчәк Галиевалар белән Арча педучилищесында бергә укый. Ул үзенең сабакташы Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын, үлемсез әсәрләрен пропагандалауга бик күп өлеш кертә.


“Кеше китә – җыры кала”, – диеп,


Бәхилләшеп киттең дөньядан.


Тыйнак, гадел, туры сүзле идең,


Кирәкмәде сиңа шөһрәт-дан.


Һәрбер укыткан укучысын үз баласыдай якын күрә иде ул. Аларга атап язган шигырьләре дә байтак.


Профессорлар: Вафина, Ганиева,


Мөнир Яруллин, Айрат Сабирлар,


Белем үрләренә юл салучы


Йөзләгән укытучылар.


Шагыйрь Наил Касыйм, җырчы Рабигабыз,


Композитор Вәис, Габделфәт –


Барысын да сәнгать дөньясына


Тукай рухы алып килгән бит.


Алар ире Зариф абый белән ярты гасырдан артык, шуның 47 елын кайнана белән яшәп, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр. Күркәм гаиләнең наз тулы бишегендә дүрт бала үсә. Аларның һәрберсе, әти-әниләренә рәхмәтле булып, гаиләләре белән аларга охшарга тырышып, балалар һәм оныклар үстерә. Авылыбызның мәчетен, зиратын, коеларын яңарткан, ифтарлар үткәрүче  игелекле уллары Камил дә бүген арабызда юк инде.


Күңелгә көч бирүче иҗаты, үзе турында якты истәлекләр калдырып китеп барды ул. Кырлаебызга килгән кунакларны әле дә синең шигырьләрең белән каршылыйбыз, Рәйсә апа.


Килегез олуг бәйрәмгә


Изге Кырлай җиренә!


Шагыйрьгә дәрт, илһам биргән


Гүзәллекне күрергә.


Ирешкән уңышларыбызда сезнең дә өлешегез бар, Рәйсә Габделхәй кызы! Сезнең киңәшләрегезңне, үгет-нәсихәтләрегезне һич кенә дә истән чыгармыйбыз:


Язмыш безне адым саен сыный,


Киртәләрне кыю үтегез.


Тормыш бит ул – гаҗәп серле йомгак,


Чуалтмыйча гына сүтегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ