Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кирәкми безгә сугыш!»

Гөлнара Нәҗметдинова, Түбән Камадагы 11 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Максат: укучыларны сугыш һәм тыл ветераннары белән якыннан таныштыру; гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре...

Гөлнара Нәҗметдинова,


Түбән Камадагы 11 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 Максат: укучыларны сугыш һәм тыл ветераннары белән якыннан таныштыру; гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.


(Аудиоязмада «20 июня. Ровно в 4 часа» җыры (халык сүзләре, Е.Петербургский көе) яңгырый. Көй тына бара. Кичәне укучы кыз башлый.)


Укучы.


Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,


Соңгы тапкыр кояш балкыды.


Таң атмады бүген, көн тумады,


Алды җирне сугыш ялкыны.


1 нче алып баручы. Тынычлык! Барлык кеше өчен иң якын һәм иң изге сүз бу!


2 нче алып баручы. 1941 нче ел, 22 нче июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана.


(Укучы Муса Җәлилнең «Ант» шигырен укый. Ул укыганда, тын гына «Священная война» җырының көе яңгырап тора.)


1 нче алып баручы. Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды. Ә совет-герман фронты Икенче бөтендөнья сугышының төп фронтына әверелде.


1 нче укучы.


Сабый бала йоклый бишектә,


Уяна ул тавыш ишетсә.


Тыныч булсын өчен йокысы,


Матур булсын өчен тормышы.


Сакта тора сизгер егетләр,


Бар да алар лачын кебекләр.


2 нче укучы.


Халык батыр уллар үстерә,


Зур бурычлар йөкләп өстенә.


Җинү яулап көрәш эчендә,


Батыр уллар халкын үстерә.


3 нче укучы.


Бабайлар сугышка киткәннәр,


Бабайлар авыр юл үткәннәр.


Колчакны, Деникин, Махноны,


Врангельне тар-мар иткәннәр.     


4 нче укучы.


Оныклар бәхетле булсын, дип,


Күгебез гел аяз торсын, дип,


Каһарман бабайлар үлгәннәр…


Оныклар шат тормыш корсын, дип.


(Бер укучы Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен укый.. «Ромашкалар» биюе башкарыла.)


1 нче алып баручы. Гитлерчылар сугыш башында шәһәр, авылларны, завод, фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап һәм җәзалап, илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр. Гитлер Германиясе безгә каршы бик күп гаскәр һәм корал туплаган иде.


5 нче укучы.


Мин яшәргә телим, минем түгел,


Дошманнарның каны түгелсен.


Бу чокырга кайгы күмелсен.


Мәлгунь немец, нигә килдең безгә?


Үлем сиңа, үлем!.. Ычкынма!


Кайда гына барып сугылсаң да,


Баш очында козгын кычкыра.


(«Салют Сиңа, Муса Җәлил» җыры (татар халык көе һәм сүзләре) башкарыла. Аннан соң бер укучы Фатих Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә хат» шигырен укый.)


2 нче алып баручы. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.


6 нчы укучы.


Җилләр!


Туктагыз…


Өй янында үскән яшь топольләр,


Сез дә йоклагыз…


Тавыш чыкмасын!


Сугыштан соң –


                       бүген –


                                       тәүге тапкыр


Карт ветеран тыныч йокласын…


1 нче алып баручы. Тормышның үз законы бар: еш кына яхшылыклар тиз онытыла, ә авырлык, кайгы, хәсрәт хәтердә мәңгегә уелып кала. Шуның өчен дә халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгендәй хәтерли. Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен, миллионнар һәлак булды. Шул сәбәпле кайда гына  сугыш турында ишетсәк тә, йөрәкләребез сыкрый, җаныбыз әрни.


7 нче укучы.


Без сугышны үзебез теләмибез,


Була икән –


Каршы тору юлын белербез,


Фронтларга көчле – җимерелмәслек


Корыч колонналар бирербез.


8 нче укучы.


Кирәкми безгә кан кою,


Кирәкми безгә сугыш!


Безнең теләк якты, матур,


Тыныч хезмәт һәм тормыш.


(«Солдатлар» җыры (Р.Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗева көе) башкарыла.)


9 нчы укучы.


Таш һәйкәлләр балкый  тыныч кына,


Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.


Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк –


Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.


2 нче алып баручы. Әйдәгез, сугыш кырларында ятып калган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.


(1 минут тынлык.)


1 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар, ә хәзер сәхнәгә кунагыбызны чакырабыз. (Бөек Ватан сугышы (яки тыл)  ветераны белән әңгәмә уздырыла.)


(Бию башкарыла.)


2 нче алып баручы. Бөек Җиңүгә – 70 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, каһарманнарның сугышчан юлын өйрәник, мәктәпләрдә аларга багышлап музейлар ачылсын. Батырлар исеме буыннан-буынга күчә барсын.


Исәннәрнең кадерен белик!


Үлгәннәрнең каберен белик!


10 нчы укучы.


Кирәкми безгә сугыш!


Кеше каны акмасын!


Бу сугыш хатирәләрен


Тарих кына сакласын!


(«Туган илебез» җыры (З.Туфайлова сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе башкарыла.)


Мәгариф.РФ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ