Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы!

Лилия Герасим кызы Хафизова, Балтач районы Сосна төп белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.2002 елның сентябрь ае бүгенгедәй хәтеремдә. “Мин барысын да бел...

Лилия Герасим кызы Хафизова, Балтач районы Сосна төп белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.


2002 елның сентябрь ае бүгенгедәй хәтеремдә. “Мин барысын да беләм, хәзер инде балаларга “акыл” бирергә әзер”, - дип, ныклы адымнар, үз-үземә ышаныч белән, кулыма каләм, дәфтәр тотып, курка-курка гына сыйныф ишеген атлап кердем һәм, балаларның күзләрен күреп, бер мәлгә туктап калдым. Биш ел буена практикаларда, институт китаплары аша туплаган тәҗрибәм, өйрәнелгән методика һәм технологияләр – барысы да бер мизгелдә юкка чыкты.


Беренче минутларда куркып калсам да, мин барыбер мәктәптә калдым. Балалар миңа үзләренең серләрен, хыялларын, дөньяларын ышанып тапшырдылар. Мондый ышанычка хыянәт итеп буламы соң? Мин, үз битемдәге маскаларны салып, аларның ДУСТЫНА әйләндем. Көн саен сыйныфка керәм. Алдымда шул ук күзләр. Алар инде башкача карый: кызыксынып, өметләнеп, ышанып. Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә, аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтеп, үз-үзенә ышаныч уятырга тиеш һәм, иң мөһиме, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Минем фикеремчә, башлангыч сыйныф укытучысының төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.


Әлбәттә, бер генә хезмәт тә киртәләрсез генә тиешле нәтиҗәләрне бирә алмый. Мин дә шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң, алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә үз башымнан кичердем...


Бүген мин классик методика белән яңа укыту технологияләрен (иҗади үсеш технологиясе, уен, ИКТ, хезмәттәшлек үстерү, аралашу һ.б.) чагыштырып шундый ачышлар ясадым. Укытуның классик методикасы бик гади: укытучы аңлата, ачыклый, төшендереп бирә, исбат итә, күрсәтә. Бу эшләр барышында укытучы такта янында, ә укучы – сине тыңлаучы объект. Мондый очракта иҗатка урын каламы? Юк, билгеле. Балаларның күңелендә бер уй: “Дәрес кайчан бетәр икән?!”. Үзем өйрәнгән технологияләрне кулланып төзелгән дәресләр исә бөтенләй башкача уза башлады. Иҗади үстерелешле укыту алымнары буенча укучыларга парлап, төркемләп эшләү мөмкинчелеге бирелә. Дәрестә дөрес җавап бирмәвеннән куркып, минем белән аралашырга шикләнгән Инсафның төркемдә эшләгәндә кызык-кызык фикерләр әйтеп куюы мине беренче көнне үк таң калдырды. Сөенечемнән кычкырып еларга да, сабыйларча онытылып көләргә дә әзер идем мин ул минутта.


Яңа технологияләрдә мине кызыксындырган моментларның тагын берсе – үз-үзеңне бәяләү принцибы. Бу мөстәкыйльлек, гаделлек тәрбияли. Укучы дәрестә катнашса, үзенең начар билге алмаячагын белә, үз-үзенә ышаныч тәрбияләнә. Бу шөгыль дәрес өчен гомуми бәя куюны да җиңеләйтә һәм мөмкин кадәр аның объективлыгын тәэмин итә. Бүген мин, курыкмыйча, укытуда яңа технологияләр кулланып эшләү шәхесне хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыра, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне күздә тота, балаларның фикерләү сәләтен үстерә һәм иҗади эшкә юнәлтә дип әйтә алам.


Минем уйлавымча, балада иҗади эшли белү сәләте формалашса, ул үз гомерендә меңләгән әйбер эшли алачак. Ә укытучының эше – дөрес юнәлеш бирү һәм сабыр гына көтү. Буяучы үз эшенең нәтиҗәсен төсләр аша күрсә, бакчачы берничә айдан үстерелгән җимешләре аша күрә. Ә укытучыга бераз булса да вакыт кирәк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ