Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы

Дәйсәнә Равил кызы САЛИХОВА,Актаныш районы Татар Суксуы урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч класс укытучысы. Эш стажы – 33 ел.Мин үземне  бәхетле язмыш ияләренең берсе дип саныйм. Бәхетемнең я...

Дәйсәнә Равил кызы САЛИХОВА,

Актаныш районы Татар Суксуы урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч класс укытучысы. Эш стажы – 33 ел.


Мин үземне  бәхетле язмыш ияләренең берсе дип саныйм. Бәхетемнең яртысы - тату гаиләм, якын туганнарым, хезмәттәшләрем, икенче яртысы - яраткан эшем, укучыларым.


Бәхетемне тулыландырып, заман белән бергә атларга ярдәм итеп -илһамландырып торучы тагын илаһи көч бар – ул авыл табигате. Әйе, авыл. Әгәр, кулыма диплом алгач, язмышымны шәһәр белән бәйләсәм, бүгенге көнем ничек булыр иде икән? Күз алдына да китерә алмыйм.


Үземнең кечкенәдән үк хыялланган укытучы һөнәренә ия булу теләге Минзәләгә алып килде. Педагогия училищесында укыганда, бу профессияне сайлап ялгышмавыма ышандым. Соңыннан АДПИның башлангыч класс укытучылары әзерли торган бүлеген тәмамлау  минем өчен зур шатлык булды.


Мин – балачак хыялына тугры калган, авыл мәктәбендә эшләүче укытучы. Хезмәтемнең соңгы 18 елында үземнең теләгем, барлык хыял-омтылышларым белән, башлангыч класс укытучысы булып эшлим.


Күңелемдәге шатлыкны сиздерми мөмкин түгел,


Нәниләр,сезнең белән мин-шуңа шатлана күңел!


Әйе, нәкъ сабый балалардай шатланып, яратып башкарам хезмәтемне. Күренекле педагог.Амонашвилиның мәктәпкә шат йөз белән килүе, балалар белән  елмаеп исәнләшүе хезмәтемдә һәрчак юлдаш булып чагыла. Минем кадерле остазым - беренче укытучым Хәмдүнә апа Хабибуллина булды. Шулай ук хезмәт юлларымда Хәния апа Галиева, Бания апа Әмировалар белән эшләү үзе ни тора! Алар да авыл укытучылары иде! Бүген авыл мәктәбендә эшләвемдә шушы мәртәбәле укытучы апаларның да йогынтысы булгандыр дип аларга зур рәхмәтлемен.


Гүзәл табигатьле,саф чишмәле авыл җирлегендә яшимен.


Заман белән атлап, хезмәт сөеп авыл мәктәбендә эшлимен.


Авыл мәктәбе укытучыларынын хезмәте хөрмәтле дияр идем. Шул ук балалар, аларның гаиләләре дәрестән соң да безнең күз алдында-уч төбендәге кебек. Ә мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр син авылда гына  эшлисең дип безне түбәнсетми. Хәзерге заман таләпләре күзлегеннән караганда, сайлаган һөнәребезнең җиңел түгеллеген искәрәбез.Әмма эшкә барып сабыйларыбызның эчкерсез күз карашларын күргәч, безне шатлык хисләре биләп ала, борчуларыбыз югала.


Ш.А. Амонашвилиның “Укытучы балаларның киләчәк турындагы якты хыялларын чынга ашырырга килгән киләчәк кешесе ул” дигән сүзләрен нәкъ башлангыч класс укытучылары өчен язылган дим. Тормышыбыз һәрчак хәрәкәттә икәнен аңлап, өлкән яшьтә булсам да, заман белән бергә атларга тырышам. Район, республикакүләм ярышларда катнашам. Икенче буын стандартлары безне электрон дөньяга алып керде, эш тәҗрибәбезне сайтларда яктыртабыз, яңа ИКТләр, интернет кулланып дәресләр бирәбез. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап  эшләвен тәэмин итә.


Мин үзбәяләмә белән эшләүне отышлы дип саныйм. Һәр бала үз эшенә үзе бәя бирсә, анда мөстәкыйльлек тә, үз-үзенә ышаныч та тәрбияләнә. Авыл мәктәбенең  яңа заман башлангыч класс укытучысы буларак, үземне барлык яктан да кайгыртучан “апа”булырга, укучыларымда күрергә теләгән уңай сыйфатлар үземдә тупланырга тиеш дип уйлыйм. Шулай булмаса, без укучыларыбыз, ата-аналар, авыл халкы өчен үрнәк була алмыйбыз. Мәктәп балаларга ныклы белем һәм дөрес тәрбия бирергә тиеш. Теләгем - һәр укучы белемле, киң мәгълүматлы булсын иде, чөнки киләчәгебез - алар кулында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ