Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем педагог буларак фәлсәфәм – балаларда үзләренә ышаныч тудыру

Резеда Закир кызы ГАЛИМОВА,Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы ‒ 24 ел.Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, б...

Резеда Закир кызы ГАЛИМОВА,


Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик стажы ‒ 24 ел.


Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш.


Минем педагог буларак максатым – баланы һәрвакыт ишетергә һәм тоярга. Хезмәтемнең бөтен мәгънәсе балаларны укыту гына түгел, ә белемне ала белергә өйрәтү. Минем педагог буларак фәлсәфәм – балаларда үзләренә ышаныч тудыру. Укытучы балага үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен, күңел  яктысын бирә алганда гына, балада үз-үзенә ышаныч туа.


Белем һәм тәрбия бирүнең төп нигезе башлангыч сыйныфларда салына.


Шушы нәни укучыларны туган илебезнең һәм телебезнең матурлыгы, аның аһәңлеге, бай әдәби мирасы белән таныштырып кына калмыйча, аларны туган телебездә матур итеп сөйләшергә, үз фикереңне әйтә белергә,тормышта үз урынын таба алырлык, үз милләте өчен горурлык хисләре кичерә белүче шәхес итеп тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләрен аңларга, шуннан чыгып башка югарырак кыйммәтләрне (шәхес, милләт, туган ил, туган тел һ.б.) таный белергә өйрәтергә тиешбез


Заман безнең алга катлаулы, гел үзгәреп торган шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычын куя.


Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора. «Башлангыч сыйныф укучыларында шәхси универсаль уку күнекмәләрен булдыру» дигән методик темамны мин шул максатларны күз алдында тотып сайладым. Укучылар белән үткәрелгән һәр дәрестә, һәр чарада шәхси универсаль уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эш алып барам.


Яңача белем бирү мәгълүмати-компьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Компьютер технологияләрен куллану укыту эшчәнлеген баета. Дәресне иҗади оештыруга шартлар тудыра. Нәтиҗәдә балалар информация ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, үзенә яңа белемнәр алу ысулларын үзләштерә.


Ни өчен баланың укыйсы килми? Аны ничек укуга тартырга? Дәресләрдә мотивация булдыру өчен уен моментлары кертәм, төрле ярышлар оештырам, кичәләр уздырам. Шулай ук өлгереш таблицасын класска элеп кую яхшы нәтиҗәләргә этәргеч ясый, балада эшлисе килүгә стимул тудыра.


Үз укучыларын укуга кызыксындыру, белем сыйфатын күтәрү, чын шәхес формалаштыру өчен, укытучы һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш.


Мәктәптә булган вакыт белән генә түгел, өйдәге вакытны да дөрес файдалану – мөһим шартларның берсе. Югары нәтиҗәләр булсын өчен, укучылар өйгә бирелгән эшләрне дә төгәл һәм дөрес үтәргә тиеш. Чөнки өйдәге уку эшчәнлеге – ул укучыларның бирелгән биремнәрне дәресләрдән соң мөстәкыйль рәвештә эшләве. Балалар дәрестә өйрәнелгән материалны ныгытып кына калмыйлар, ә үзләренең җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген  һәм башка уңай гадәтләрен, аларның шәхес буларак үсешен, фикерләү сәләтен, критик фикер йөртү, проблемаларны мөстәкыйль чишү күнекмәләрен үстерәләр. Мондый күнекмәләр аларга алдагы тормышларында да бик ярдәм итәчәк.


Өй эшләрен эшләүне оештыруда ата-аналарның роле бик зур. Әгәр гаиләдә баланың дәрес хәзерләвенә тиешле уңай мөнәсәбәт, тиешле җаваплылык, тиешле таләп куелган булса, укучының укудагы уңышлары шулкадәр яхшы, югары була. Мәктәп һәм гаиләнең бердәм йогынтысы баланың чын шәхес булып формалашуына этәргеч ясый.


Мәктәп, әти-әни һәм балалар арасындагы җепләрне ныгыту да сыйныфтан тыш эшчәнлек тә үз нәтиҗәсен бирә.


Шәхси  универсаль уку гамәлләрен үстерү өчен, һәр укучыга тиешле шартны тудырырга, балага сайлап алу мөмкинлеген бирергә, үзидарә сыйфатларын формалаштырырга, үз-үзенә ышанычы аз булган балаларда уңай сыйфатларны үстерергә, халкыбызның рухи традицияләрен өйрәнүгә җирлек тудырырга, иҗатка, мәдәниятка омтылыш, толерантлык сыйфатларын тәрбияләргә кирщк.


Мин үзем дәрестән тыш эшчәнлеккә бирелгән сәгатьләрне кирәк дип саныйм. Чөнки баланың дәрестән соң вакыты файдалы үтә, үзенә табигать тарафыннан салынган сәләтләре ачыла, аларны үстерү өстендә эшләүгә мөмкинлек туа.


Баланың сәләте сүнмәсен өчен, укытучыга бала белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнергә, баланың сәләтен ачарга ярдәм итәргә, кызыксынучанлыгын арттырырга. Сәләт эштә, көч куйганда, тырышканда ачыла. Шуңа күрә баланы күбрәк «баш ватарга» күнектерергә, аңа башкаларга караганда таләпчәнрәк булырга кирәк. Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрә алмаслык булмасын!


Безнең мәктәптә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә алып барыла. Минем дә сәләтле балалар белән эшләү планым, максатым, үз алдыма куйган бурычларым бар. Максатларымның берсе – сәләтле укучыларны ачыклау, иҗади эшчәнлеккә кирәкле шартлар тудырып, талантын үстерү, үз-үзләренә ышыныч тәрбияләү.


Укытучы әти-әни белән бер булып эшләгәндә генә, нәтиҗәләр югары булачак. Шундый эшчәнлекләрнең иң отышлысы дип проект эшчәнлеген саныйм. Чөнки монда ата-аналарның һәм балаларның уртак хезмәте чагылыш таба.


Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль эзләнүле иҗади эш. Эзләнү эшчәнлеге балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфатларын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану да, төрле фәннәргә иҗади якын килеп эшләү дә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларны ул һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышаныч булып кала.


Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Проект эшчәнлегенең нигезе – тикшеренү эше һәм ул укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.


Гомумән, проект методы – баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.


Инновацион технологияләр бүгенге көндә күптөрле. Яңа технологияләрнең барысы да Сингапур алымнарында  күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Бу алым мине үзенә җәлеп итте, аеруча кызыксыну уятты, максатыма ирешү юлында Сингапур алымына игътибар итү уңышлы булыр дип уйладым һәм аны дәресләрдә куллана алу мөмкинлекләренә басым ясыйм.


Педагогик эшчәнлегемдә билгеле бер нәтиҗәләрнең булуы, һичшиксез, шатландыра, аеруча укучыларның уңышлары куандыра. Яңа мәгариф системаларын, Сингапур методикасын дәресләрдә куллану укучыларга билгеле бер югарылыкларга менәргә ярдәм итә. Шул рәвешле, педагогик эшчәнлектә яңа технологияләрне, аеруча Сингапур алымнарын куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә, критик һәм креатив фикерләүче, хезмәттәшлек итә белүче, рухи яктан камил, яңа заман өчен яраклаша алган шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.


Балалар белән эшләү ничек кенә авыр булмасын, укытучы алдында тагын бер бурыч тора: бу – балаларны тәрбияләүдә әти-әниләрне үзең белән теләктәш итүгә ирешү.


Укучыларымның гаиләләренә даими рәвештә барам, аларның тормышы белән танышам, гаилә шартларын күзәтәм. Укытучының, мәктәпнең укучы алдына нинди таләпләр куюын әти-әниләргә дә аңлатырга тырышам. Әти-әниләрне укыту процессына һәм сыйныфтан тыш чараларга тартам. Мисал өчен, укучыларны беренче сыйныфка кабул итеп алганның беренче көненнән мин әти-әниләргә «Ачык ишекләр» көне игълан итәм: дәресләргә чакырам. Киләләр, дүртәр-бишәр көн дәресләргә килгән әти-әниләр дә бар. Алар белән аралашу һәр як өчен дә бик отышлы.


Бала тәрбияләү, аңа белем бирү гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар – халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин.


«Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән халык мәкале минем укытучы буларак та, кеше буларак та алдымда торган девизым. Телебезгә, халкыбызга, туган җиребезгә, тормышка булган мәхәббәтемне һәм хөрмәтемне үземнең укучыларымның нәни йөрәкләренә салырга тырышам, аларны бәхетле булу серләренә өйрәтәм. Чөнки үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Минем бөтен омтылышым һәм хезмәтем шуңа багышланган.


Шуңа, укыту эшчәнлегемә анализ ясаганда: укучыларның танып белү дәрәҗәсенә, коллектив формалашуга, уку эшчәнлегенә уңай һәм эзләнүле караш булуга, уку гамәлләрен башкаруда мөстәкыйльлекнең югарылыгына карап нәтиҗә ясыйм. Әгәр шул максатларга ирешеп, балаларның күңеленә үтеп кереп, алардан чын шәхес тәрбияли алсам, мин үземне чын педагог дәрәҗәсенә ирешкәнмен дип санар идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ