Логотип Магариф уку
Цитата:

Өйдә дәрес әзерләүне дөрес оештыру

Гөлфия ХИСАМЕТДИНОВА,КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасарыБала I сыйныфта укый башлагач, укытучы аны укырга, язарга, санар...

Гөлфия ХИСАМЕТДИНОВА,

КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары


Бала I сыйныфта укый башлагач, укытучы аны укырга, язарга, санарга һәм мәсьәлә чишәргә генә түгел, бәлки сыйныф бүлмәсендә үз-үзен әдәпле тотарга, дәрестә тыныч утырырга, укытучы сөйләгәнне игътибар белән тыңларга, сорауларга дөрес җавап бирергә, шулай ук мөстәкыйль эшләргә дә өйрәтә. Ә инде укучының өйдә дәрес әзерләвен ата-ана оештырырга тиеш.


Кызганыч, кайбер әти-әниләр бу эшкә җитәрлек игътибар итмиләр, бөтен йөкне укытучы өстенә аударып калдырырга тырышалар. Укыту аның эше, янәсе. Икенче берәүләр исә, киресенчә, уллары яки кызлары укуда артта кала башласа, моның сәбәпләрен ныклап тикшереп тормыйча, аларны ялкаулыкта гаепләп, битәрләргә тотыналар. Бәлки бала дәрескә мөстәкыйль рәвештә әзерләнә белмидер? Кат-кат укып та, материалны аңлап җиткермидер? Аны дәрестә үк үзләштереп бетермәве, укытучыдан яки иптәшләреннән сорарга оялуы, яисә онытуы да ихтимал. Әгәр чыннан да шулай икән, балагызны ялкаулыкта гаепләп һәм ачуланып, аның күңелен тагын да төшерәсез һәм ул, никадәр генә тырышсам да, барыбер файдасы юк, дип, өметсезлеккә бирелергә мөмкин.


Өйгә бирелгән эшләрне балаларына үзләре эшләп бирүче әти-әниләр дә юк түгел. Әлбәттә, алар моны улларына яки кызларына ярдәм итү нияте белән эшлиләр, әмма бик нык ялгышалар. Чөнки мондый очракта бала читтән күзәтүче хәлендә кала һәм тора-бара моңа бөтенләй күнегеп китә. Әгәр уйланасы килмәсә, әнисен генә чакыра:


– Әни мәсьәләнең чишелеше дөрес чыкмый. Шарты дөрес бирелмәгән ахыры?


Әнисе, эшен ташлап, улы янына килеп утыра. Алай аңлатып карый, болай аңлатып карый, малай исә һаман үзенчә соравын дәвам итә:


– Бу саннарны нишләтергә соң? Кушаргамы яки алыргамы?


Сабырлыгы беткән ана мәсьәләне үзе чишеп бирә. Әйтеп торганны язып барырга күнекән балага исә барыбер. Карамаладагы гамәлләрне дәфтәренә күчереп яза да тынычлана. Әмма иртәгесен, укытучы шул ук мәсьәләне тактада чишәргә кушкач, малай нишләргә белмичә тик тора һәм “ике”ле ала. Уңай очракта, әлеге күңелсез вакыйгадан соң малайның әнисе, мәктәпкә барып, укытучы белән сөйләшә, аңлаша һәм ялгышын бүтән кабатламый.


I сыйныф укучысын дөрес һәм матур итеп язарга өйрәтү дә җиңел эш түгел. Әйтик, аңарга “А” хәрефен өйдә тагын өч юл язарга куштылар, ди. Укытучысы һәр юл башына хәрефләрнең үрнәген дә язып куйган. Өлкәннәр карашынча, бик җиңел эш кебек. Ә менә бала үрнәктән соң бер-ике хәрефне генә матур итеп яза, чөнки башкаларын язганда, үрнәккә күз дә төшерми. Әтисе-әнисе аның бу ялгышын шунда ук төзәтергә, аннан соң һәр хәрефне ничек язуын күзәтергә тиеш. Мондый очракта баланы өй эшен кат-кат күчереп язарга мәҗбүр итү файдасыз.


Кайбер укучы шигырьне ятлый алмый интегә. Ятласа да, беренче юлларын гына әйбәт сөйли, аннары бутала башлый һәм кинәт туктап кала. Никадәр тырышса да тагын “ике”ле ала. Әгәр укытучысы көндәлеккә: “Шигырьнең яртысын гына ятлаган”, – дип тә язып куйса, бала бөтенләй уңайсыз хәлдә кала.


Әгәр ата-ана баласы белән өй эшләрен үтәгәндә, шигырьне баштан ахырына кадәр игътибар белән кат-кат укытып, берьюлы ятларга өйрәтсә, бала болай интекмәгән булыр иде. Шуңа күрә балаларны ялкаулыкта, булдыксызлыкта гаепләргә керешкәнче, иң элек уңышсызлыкның сәбәпләрен ачыкларга кирәк.


Мондый очракларга да тукталып үтик. Башта кагыйдәне ныклап өйрәнәсе урында, балалар еш кына мәсьәлә чишәргә яки күнегү эшләргә тотыналар, шуңа күрә тупас хаталар ясыйлар. Кайберләре исә кагыйдәне соңыннан да кабатлап тормыйлар. Моңа һич тә юл куярга ярамый. Кыскасы, ата-аналарга шуны искәртәсе килә: улыгыз яки кызыгыз иң элек дәрестә өйрәнгән материалны кабатласын, кагыйдәләрне ныклап үзләштерсен, бары тик шуннан соң гына мәсьәлә чишәргә, күнегү эшләргә керешсен.


Белем алу, әлбәттә, авыр хезмәт. Ул зур тырышлык, түземлелек һәм киеренке эш таләп итә. Шуңа күрә балада бу эшне дөрес оештыру күнекмәсен булдыру, аңарда нык ихтыяр көче тәрбияләү бик әһәмиятле. Ә андый тәрбия үз алдыңа ачык максат куярга һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчеңне, сәләтеңне һәм игътибарыңны тупларга өйрәнүдән башлана. Әгәр шундый сыйфатларга ия булмаса, иң сәләтле бала да укуда уңышка ирешә алмый. Шуның өстенә аның дәрес әзерләү өчен махсус урыны да булырга тиеш.


Баланың укуы шулай ук көндәлек режимны ничек үтәвенә дә бәйле.


Кызганыч, кайбер гаиләләрдә баланың ничек яшәве белән җитәрлек кызыксынмыйлар, аңардан режимны төгәл үтәвен таләп итмиләр. Дәресен кайчан әзерләсә дә барыбер түгелмени, янәсе. “Мәктәптән бик арып кайткансың, бүген озаграк уйнасаң да ярар, дәресеңне аннан соң карарсың”, –дип, улына яки кызына ташлама ясаучылар да бар. Дәресен әзерләргә болай да ашкынып тормаган балага шул гына кирәк тә инде, һәм ул, читлектән котылган кош кебек, шунда ук урамга чыгып китә, ә өенә кергәндә ул тәмам арыган була. Шуннан соң нишләсен, дәресен аннан-моннан гына караштыргалый да, тизрәк йокланга ята. Иртән чак-чак уяталар үзен. Әгәр дә ул дәресен һәр көнне бер үк вакытта әзерләргә күнеккән булса, саф һавада бераз уйнап алгач, өйгә кайту ягын карар иде. Өйгә бирелгән материалны да яхшырак үзләштерер иде.


Дәрес әзерләгәндә, балаларга комачауламаска тырышырга кирәк. Ашыгыч йомыш булса да, баланың эше беткәнен көтү сорала. “Шауламагыз, абыегыз дәрес әзерли”, – дип, кечкенәләрне дә әледән-әле кисәтеп тору урынлы. Бу исә балада укуга тагын да җаваплырак карау хисе тәрбияли. Кече яшьтәге мәктәп баласы дәрес әзерләргә тиз генә керешеп китә алмый. Эшкә тотынгач та, еш кына игътибарын читкә юнәлдерә. Әгәр берәр уенчыгы күзенә чалынса, аның белән ничек уйный башлаганын үзе дә сизми кала. Шуңа күрә аның эш өстәлендә, уку-язу әсбапларыннан тыш, берни дә булмаска тиеш. Дәрес әзерләү өчен кирәкле ручка, карандааш, линейка, циркуль, бетергеч кебек әйберләрен бала алдан ук әзерләп куярга гадәтләнсен. Югыйсә эш барышында аларны эзләп, игътибарын читкә юнәлдерәчәк һәм шактый вакыт әрәм китәчәк. Ручка, карандаш, линейка шикелле әйберләре сул якта, кирәкле китап-дәфтәрләре, көндәлеге уң якта торсын. Дәрес әзерләп бетергәч, иртәгә мәктәпкә алып барасы әйберләрен шунда ук сумкасына салсын, ә калганнарын билгеле бер урынга алып куйсын. Кирәк чакта аларны эзләп интегерлек булмасын.


Баланы мәктәпкә йөри башлаган көннәреннән үк тырышып, бөтен көчен куеп укырга, өйгә бирелгән эшләрне мөмкин кадәр тизрәк, әмма чиста һәм пөхтә итеп эшләргә өйрәтү бик әһәмиятле. Чөнки сыйныфтан сыйныфка күчкән саен, өй эшләренең күләме дә арта бара. Җай гына эшләргә күнекмәгән бала исә, аларны эшләп бетерү өчен үзеннең бөтен вакытын сарыф итәчәк һәм шунлыктан аның саф һавада булу, әдәби китап уку, спорт белән шөгыльләнү, өй хуҗалыгында әти-әнисенә булышу өчен бер минуты да калмаячак. Нәтиҗәдә бала арый, талчыга. Авырлыклар алдында каушап калуы һәм ниһаять, укуга кул селтәве дә бар. Монысы инде тагын да куркынычрак. Шуңа күрә халкыбызның “Баланы – яшьтән, агачны баштан бөгәргә кирәк” дигән мәкален беркайчан да истән чыгармаска кирәк. Бала чактан кергән гадәт гомерлек булып кала.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ