Логотип Магариф уку
Цитата:

Остаз үрнәгендә

Һәр кеше узган гомеренә борылып карый, үткән тормышын барлый, эш-гамәлләрен бәяли, хаталарын төзәтә ала. Шунысы белән бәхетле ул. Шундый бәхетлеләрнең берсе турында сөйләргә телим язмамда.

Остазым – Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәһинә Вазик кызы Хәмидуллина.

Тумышы белән җырларда мактап җырланган Азнакай якларыннан ул. Урманай – туган авылы. Мәктәптә иптәшләреннән калышмыйча тырышып белем ала. Чәчрәп торган актив кыз мәктәпнең, авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Татар теле буенча олимпиадаларда да алдынгы урыннарда һәрчак ул була. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач та, кем булыйм дигән сорауга җавап тиз табыла: бер икеләнүсез – укытучы булырга. Ул Түбән Кама шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Башлангыч сыйныф укытучысы дипломы алган кыз үзенең туган авылы мәктәбенә эшкә кайта. Һәм бөтен гомерен шушы мәктәптә балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлый. Бу еллар эчендә күпме борчылу-шатлыклар, йокысыз төннәр һәм дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән бергә үткәргән бәйрәмнәр, ачык дәресләр, укучыларының бихисап җиңүләре. Ул укыткан укучылар ел саен район олимпиадаларында алдынгы урыннарны алалар. Ул белем биргән укучылар турында урта һәм өлкән сыйныфларда да укытучылардан мактау сүзләрен генә ишетәсең. Мактау кәгазьләрен, дипломнарны саный китсәң, алар шактый. Хәер, эш андамыни? Иң мөһиме – үз эшеңне яратып, теләп, аннан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә.

Укытучы һөнәренә гомере буе тугры булып калуына Зәһинә Вазик кызы остазларының, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булулары, аңлаулары, проблемаларны чишүнең дөрес юлларын күрсәтүләре ярдәм итте, ди. Үрнәк алырдай көчле кешеләр белән эшләргә насыйп булуына ул бүген дә сөенеп туя алмый. Алар – Урманай мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән тирән белемле Фәнисә Хәнип кызы Зәйдуллина,  директор Фазыл Зәйдулла улы Зәйдуллин: «Өйрәттеләр, аңлаттылар, юаттылар, кирәк булса, ачуландылар. Ләкин бер вакытта да битараф булмадылар», – ди ул хезмәттәшләре турында. Ул – гади укытучы гына түгел, авылдагы җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, сайлауларда агитатор, пропагандист, гаиләсендә  оста хуҗабикә. Хатын-кызга хас булган нәзакәтлелекне, мөлаемлыкны, сабырлыкны саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат ул. Бөтен тормышын үз җилкәсе белән тартып, маллар тотып, ике кызына да югары белем бирүче, икесенә дә гөрләтеп туй ясап, олы тормыш юлына чыгарган ана. Хәзер аларның куанычларына шатланып яши. Олы кызы да әнисенең һөнәрен сайлап, КФУның педагогия бүлеген тәмамлады, кече кызы Казанның аграр институтында агроном белгечлеген алды. Хәзер Зәһинә апа аларның куанычларына шатланып яши. Бүгенге көндә дә балаларга белем бирүне дәвам итә, хәзер үзе хезмәттәшләренә ныклы таяныч, киңәшче һәм остаз ул.

Үземә килгәндә, минем һөнәри язмышым бик кызыклы. 1996 елны Алабуга педагогия институтының  филология факультетын тәмамласам да, мәктәптә минем профессия буенча урын булмау сәбәпле, балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым. 23 ел тәрбияче булып эшләгәннән соң, күңелем һаман укытучылыкка тартылу сәбәпле, мәктәпкә эшкә күчтем. Эш башлаганда, үзенең үгет-нәсыйхәте, киңәшләре белән Зәһинә Вазик кызы бик нык ярдәм итте. Хәзерге көндә дә ул безгә чын үрнәк булып тора. Шундый тәҗрибәле, гадел, абруйлы укытучы белән бергә эшләвемә мин бик шатмын һәм чиксез горурлык хисләре кичерәм. Алдагы көннәрдә дә  иңгә-иң куеп, бергә эшләрбез дип өметләнәм. Март аенда хөрмәтле остазым Зәһинә Вазик кызы гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Авыл укытучысы алдында хәзерге көндә бик олы бурыч тора: авылны саклап калу. Колхозлар таралып, яшьләргә эш булмау сәбәпле, авыллар әкренләп таралып бара. Үз эшеңне ачып тормыш итү өчен балаларда хезмәткә карата мәхәббәт, тәвәккәллек тәрбияләргә кирәк. Шул ук вакытта заманча технологияләрдән дә артта калырга ярамый. Мондый бурычларны тормышка ашыру Зәһинә Вазик кызы кебек  укытучыларның күпьеллык тәҗрибәсенә, энергиясенә таянып эшләгәндә генә мөмкин. 

Мин укытучы – мин бәхетле кеше, чөнки янәшәмдә тиңләшерлек остазларым, яраткан эшем, алга куйган максатым бар.



 Гөлнара МӘРДАНШИНА, Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ