Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы

Миләүшә Ринат кызы САФИУЛЛИНА,Казан шәһәре Совет районы 84 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТатар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион техно...

Миләүшә Ринат кызы САФИУЛЛИНА,

Казан шәһәре Совет районы 84 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.


Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:


1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;


2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;


3) теләгеңне тормышка ашыру планы.


Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.


Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:


• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);


• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);


• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);


• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);


• предметара (берничә предметка нигезләнү).


Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.


Проект эшчәнлегенең бурычлары:


- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;


- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.


Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.


Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.


1. Әзерлек этабы:


а) тема сайлау;


ә) күләмен билгеләү;


б) укытучы белән бергә эш планы төзү;


в) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.


2. Проектны төзү этабы:


а) план буенча эш башкару;


ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.


3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).


4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).






















































Проект буенча эшләү этапларыМаксатБурычларУкытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлеге
Әзерлек этабыУкучыларны проект эшчәнлегенә әзерләү- проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;
- проблеманың әһәмиятен нигезләү;
- проект өстендә эшләү өчен укучыларны, шәхси теләкләрне искә алып, төркемнәргә бүлү
Тема сайлый һәм укучыларга тәкъдим итә;
укучыларга проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итә; укучыларда кызыксыну уята; куелган максатларны тормышка ашыру юлларын эзләшә; кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә
Укытучы белән берлектә теманың актуальлеген билгелиләр; өстәмә мәгълүмат алалар; төркемнәрдә максатка ирешү ресурсларын барлыйлар, куелган максатны тормышка ашыру алымнарын билгелиләр
 
Эшчәнлекне планлаштыруАнык гамәлләрен, нәтиҗәләрен, вакытын һәм җаваплы кешеләрен билгеләүХәбәр чыганакларын билгеләү; аны җыю һәм туплау; алымнарын барлау; төркемнәрдә вазифаларны бүлүУкучыларга эш юнәлеше күрсәтә; җыелган мәгълүматны туплау һәм эшкәртүнең төрле ысулларын тәкъдим итә; төркемнәрдә рольләрне бүлүдә ярдәм итә, проектның нәтиҗәләрен күрсәтү формаларын уйлашаМәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру этабына үзбәя бирәләр
Проблеманы чишү эшчәнлегеПроектны эшкәртүУкучыларның төркемнәрдә үзаллы эшләре; башкарылган эшләр буенча фикер алышуКүзәтә, киңәш бирә, эшчәнлекне җитәкли, укучыларда туган сорауларга җавап бирә, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерәПланлаштырган эшләрне үзаллы башкаралар, кирәк чакта укытучы белән киңәшәләр
Проектны тормышка ашыруЭшне төгәлләү һәм тикшерүАнализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү.Күзәтә, киңәш бирә, анализ ясауда дөрес юнәлеш күрсәтә, укучыларны уңышка дәртләндерәПроектны бизиләр, күмәк эшчәнлектә үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, үз рольләрен бәялиләр, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар; нәтиҗә чыгаралар
Проект яклауМатериалларны, нәтиҗәләрне күрсәтүПрезентация материалларын әзерләү, чыгыш әзерләүПрезентацияне оештыра, портфолио әзерләүдә булыша, укучылар белән проект яклауны кабатлый; эксперт роленә керә, отчет кабул итә, нәтиҗә чыгара, бәялиПроектны яклау формасын сайлыйлар, презентация әзерлиләр, портфолионы тутыруны дәвам итәләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр
Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабыПроект эшчәнлегенң нәтиҗәләрен бәяләүПроектның нәтиҗәләрен күмәк тикшерү, проект эшчәнлегенә үзанализУкучыларның башкарган эшләрен, мөмкинлекләрен бәялиЭшчәнлекләренә үзбәя бирәләр


Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.


 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


"Мәгариф.РФ" №7.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ