Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү
Илсөяр ЛАТЫПОВА,Казандагы 224 нче балалар бакчасы тәрбиячесеЭнҗе КАШАПОВА,Казандагы 224 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Тел – милләтнең язмышы, аның сакчысы.Ә. КаримуллинҺәр милләтнең язмышы,...
Илсөяр ЛАТЫПОВА,
Казандагы 224 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Энҗе КАШАПОВА,
Казандагы 224 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
Тел – милләтнең язмышы, аның сакчысы.
Ә. Каримуллин
Һәр милләтнең язмышы, шул исәптән татарларның да, мәңгелек педагогик хыялы – һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү. Ә андый шәхесләр ничек формалаша? Кайдан килә?
Хәзерге заманда, Интернет һәм төрле техник чаралар тулы чорда бу –актуаль сорау булып кала бирә. Гаиләдә бала белән аралашу, сөйләшү, китап уку, ата-аналар тарафыннан куп вакытта вакыт җитмәүгә кайтарып калдырыла. Балалар куп вакытларын телевизор каршында, төрле гаджетлар алдында үткәрәләр. Бу исә сөйләм теленең үсүен тоткарлый.
Балалар бакчасына эшкә килгәч тә күп балаларның сөйләм теленең үсеш дәрәҗәсе түбән булуы, күп сорауларга “әйе” яки “юк” дип кенә җавап кайтарулары ачыкланды. Кайбер балалар исәнләшергә дә читенсенәләр иде.
Бу хәл безне борчуга салды. Балалар белән ныклы эш башларга кирәк булуы ачык иде. Үз алдыбызга балаларның сөйләм телен үстерергә, дигән максат куйдык. Бу эшне башкарыр өчен, балалар күңеленә якын булган эш формалары сайлыйсы калды.
Эшне артикуляцион күнегүләр эшләүдән башладык. Беренче вакытта күп балалар карап кына утырды. Хәзер инде барлык балалар да тартынмыйча, бу эшне башкаралар.
– Балалар, сезнең кесәдә нәрсәдер бар, карагыз эле. Алып күрсәтегез, мин карыйм. Конфет! Кәгазеннән чистартыйк та авызга кабыйк. Кәгазен кире кесәгә салып куегыз. Без идәнне чүпләмибез, шулай бит! Ммм, конфет нинди тәмле! Күрсәтегез әле миңа, иң зур конфет кемдә?
Балалар телләре белән конфет ясап курсәтәләр. Сул якка күчерегез, уң якка күчерегез, дигән командалар үтиләр. Өске һәм аскы иреннәр буйлап хәрәкәтләр ясыйлар. Моңа охшаш логопед күнегүләре төрле. «Туңдырма ашыйбыз» дигән күнегүне дә балалар яратып башкаралар.
Аннары эшне үз кичерешләрен (эмоция) дөрес күрсәтергә өйрәтү максатыннан дүрт юллы шигырьләр, эндәшләр өйрәнү дәвам итте. Ләкин бу эш күпчелек балаларга ошаса да, кайбер балалар читтә кала бирә. Әти-әниләр белән берлектә ширма ясадык, булган уенчыкларны алып уйный башладык. Балалар кызыксындылар, игътибар белән тыңладылар. Уенчыкларны сорап алып, беренче күргәндәй, аларны җентекләп тикшерделәр. Бу күзәтүләрдән чыгып, үз алдыбызга «Балаларның театр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерү аша сөйләм телен үстерергә» дигән максат куйдык.
Әзерлек эшләре һәммәбезгә дә таныш: әкиятне уку, кирәк булса тәрҗемә итү; кирәк булган персонажларны әзерләү, бармакларга массаж, күнегүләр ясау, артикуляцион күнегүләр эшләү. Тавыш көчен формалаштыру өчен өрү күнегүләре башкару. Аның өчен үзебез ясаган уеннар ярдәмгә килә. Без ясаган күнегүләрне чын артистлар да ясавын әйтеп үтүне дә кирәк дип саныйбыз. Бу - бала күнелендә, эшне башкарып чыгу өчен, этәргеч тудыра.
Кайбер балалар курчак театрын гына үз итә. Ширма артына яшеренеп сөйләшү булган каршылыкны юкка чыгара кебек. Ә кайбер балаларга сәхнәдә уйнау, бию ошый. Рольләр шуннан чыгып буленә. Афиша, билетлар балалар катнашында башкарыла. Бу – активлыкны арттыра, кызыксыну тудыра.
Реквизитлар әзерләдек: костюмнар, костюм элементлары, маскалар;
Атрибутлар булдырылды: декорациялар, сценариялар, китаплар, музыка әсәрләре, афишалар, касса, билетлар, карандашлар, краскалар, клей, төрле кәгазьләр, табигый материаллар.
Киенү почмагы оештырылды.
Сюжетлы- рольле уеннар әзерләнде.
Балаларның кызыксынуын сүрелдермәс өчен, курчакларны яңартып тору кирәклеген аңлыйбыз.
Сезнең игътибарыгызга «Кызыклы өй» дип аталган өстәл театрын тәкъдим итәбез. Ни өчен кызыклы? Беренчедән, курчаклар гадәти түгел. Икенчедән, барлык сәхнәләштерергә теләгән эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә.
Моңа таштан ясалган гаилә әгъзаләре курчаклары, йорт һәм кыргый хайваннар курчаклары, җиләк-җимешләр, уенчыклар, агачлар, алан (кошлар, күбәләкләр, чәчәкләр, җиләк-гөмбәләр), күл (камышлар, балыклар, каз-үрдәк), кояш, ел фасылларын чагылдыручы элементлар (болыт һәм яңгыр тамчылары һ.б.) керә. УМК буенча барлык уеннарны уйнарга мөмкин. (Һәр күренешкә әзерлек йөзеннән әңгәмә уздырылган булу шарт.)
Әкият «Бу өй матур, бу өй зур!» җыры белән башлана. Алсуның туган көне. Кибеттә Алсуга бүләк сайлау күренеше.
– Бүләкне тапшыру күренеше.
– Өстәл янында бер-береңне сыйлау күренеше.
– Күмәк җырлы-биюле уен күренеше.
– Хушлашу күренеше.
Һәр күренешне тәрбияче балаларның тел байлыкларыннан, үзе куйган максат-бурычлардан чыгып төзи, өйрәтә.
Шулай итеп, без балаларны әңгәмәгә тарта алдык. Ике телдә ачык, матур итеп исәнләшергә, саубуллашырга, хәл белешергә өйрәнделәр. Бакчага теләп киләләр. Сөйләм теле үсеше белән бергә этика кагыйдәләрен истә калдыралар, балаларда сакчыллык һәм ярдәмчел булу, пөхтәлек тәрбияләнә.
Комментарийлар