Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләсә кем укытучы була алмый!

Резидә Шамил кызы ВОЛКОВА,Лаеш районы Никольский урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 21 ел.Әйт миңа, һәм мин онытачакмын,Күрсәт миңа, һәм мин истә калдырача...

Резидә Шамил кызы ВОЛКОВА,
Лаеш районы Никольский урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 21 ел.
Әйт миңа, һәм мин онытачакмын,
Күрсәт миңа, һәм мин истә калдырачакмын,
Миңа үземчә эшләргә ирек бир,
һәм мин өйрәнәчәкмен.
(Кытай халык мәкале)

Укытучы һөнәре элек-электән авыр, сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Чынлап та, теләсә кем укытучы була алмый! Тәрбия-белем учагында эшләү өчен балаларны якын күрергә, алар тормышы белән яши, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә кирәк. Бүгенге көн укытучысы үзе дә белемле, эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшләргә бурычлы.


...Баш өлешкә халык мәкаленнән, гомуми сүзләрдән торган юлларны яздым да, туктап калдым. Күңелем балачакка очты. Мин кем соң? Яңа заман укытучысымы? Ә минем беренче укытучым Мөнирә апа, Габдулхак абыйлар иске заман укытучысымы? Яңа укытучы искесеннән нәрсә белән аерыла? Укучылар үзгәргәнме? Укытучы заманга яраклашамы, әллә ,киресенчәме? Башта - йөз төрле уй. Күз алдымнан үзем укыган мәктәбем, укытучыларым бер-бер артлы узалар. Мин дә бит гап-гади авыл мәктәбендә укыган бала, бүгенге көндә үзем дә инде 21 ел авыл мәктәбендә замана балаларына белем бирәм. Димәк, авыл мәктәбе миңа төпле белем һәм тәрбия биргән. Гап-гади авыл мөгаллимнәре мине агач мәктәптә, утын белән ягылучы  иске бинада кара такта һәм ак  акбур белән генә дә укытып, үз һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияли алганнар! Моның өчен укытучыларыма мең рәхмәт! География укытучысы Нәсимә апа һәм рус теле укытучысы Фәния апа кебек булырга тырышып, ике дә уйламыйча Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Биш ел сизелми дә үтеп китте. Талонга берәр кило шикәр комы, ярты кило ярма алып, аны ай буена ничек сузарга икән дип баш ваткан көннәр, Аллага шөкер,  еракта калды. Бүген укытучының тамагы тук, өсте бөтен. Бары тик бар күңелеңне баларга багышлап эшләргә генә кирәк. Минем бәхеткә, тормыш иптәшем дә укытучы. Моның уңай яклары да бик күп. Улыбыз һәм кызыбыз кичке “кече педсовет”ларны кечкенәдән үк ишетеп, укытучы һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенеп үстеләр. Мәктәптә таякның юан башы да балаларыбыз җилкәсенә төште. Бетмәс-төкәнмәс конкурслар, фәнни эшләр, олимпиадаларда җиңү дипломнары бер папкага да сыеп бетми.  Компьютер дигән заман техникасын иярләргә дә балаларыбыз булыштылар. Ачык дәресләргә дә бездән ким әзерләнмәделәр.  Без укыткан мәктәптә дә яңа заман техникасыннан ике такта һәм ноутбук кына бар. Шәһәр мәктәбеннән ай-һай нык калышабыз! Ә БДИ таләпләре барлык укучыларга да бер үк. Тик шулай да авыл укучысы шәһәрнекеннән бәхетлерәк дип уйлыйм. Сыйныфта укучылар саны әз булу бала файдасына гына. Аларга белем белән бергә тәрбия дә бирелә. Ә шәһәр мәктәбендә тәрбия мәсъәләсе җитеп бетми. Әйтәсе килгән сүзем шул, заманча техника укытучыны алмаштыра алмый, бары тик белем алырга ярдәм генә итә. Сүземне дәлилләп әйтәм, ике балабыз да мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар. Улыбыз Мәскәү университетын да кызыл дипломга тәмамлап, бүгенге көндә армия сафларында  инде дүртенче көнен хезмәт итә. Ә кызыбыз, дүрт фәннән БДИсын  73-92 балларга тапшырып, кичә генә кулына өлгергәнлек аттестаты алды. Ә аларны бары тик авыл укытучылары гына укытты! Бернинди репетитор да ялламадык. Укытучы ата-ана буларак та без бик шат һәм балаларыбыз белән  горурланабыз.


Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә авыл укытучысын меңләгән тикшерүдән азат итеп, аларга тынычлап эшләргә, укучыларны тәрбияләргә мөмкинлек бирсеннәр иде.  Хикмәт – баланың нинди телдә һәм нинди система белән укуында түгел, ә ничек укуында, аны ничек укытуда, аңа өйдә нинди тәрбия бирүдә. Биргән белемебез һәм тәрбиябез бары тик изге эшләргә генә өндәсен иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ