Логотип Магариф уку
Цитата:

Толерантлы шәхесләр, милләтара культура тәрбияләү – төп бурычыбыз

Мансурова Флера Фәрди кызы, Актаныш районы Татар Суксуы  урта мәктәбенең югары белемле башлангыч класслар укытучысыҺәр ата-ана  үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә...

Мансурова Флера Фәрди кызы,


Актаныш районы Татар Суксуы  урта мәктәбенең югары белемле башлангыч класслар укытучысы


Һәр ата-ана  үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?


Мәгълүм ки,  әхлак тәрбиясе, нигездә, гаиләдә салына. А.С.Макаренко гаиләдә балаларны тәрбияләүгә багышланган хезмәтләрендә болай дип язган: “Балаларга  тәрбия  бирү – тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар – илебезнең  булачак  гражданнары. Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: балалаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”.


Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен, ата-анага зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш шуны таләп итә.


Менә шуңа күрә дә без бүген сезнең белән “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ачыктан-ачык сөйләшү үткәрәбез.


Бала  кайда гына яшәсә дә: авылдамы,   әллә  шәһәрдәме, барыбер, ул – үзе  аерым бер шәхес, илебезнең киләчәге. Мәктәп, ата-аналар һәм жәмәгатьчелек  белән берлектә, шул шәхесне үстерергә, формалаштырырга тиеш. Кайда урнашуына  карамастан, мәктәп тормыш, заман таләбенннән артта калмаска; баланың аерым мөмкинлекләрен, сәләтен ачып, үстереп, аны тормышка әзерләү өчен тиешле белем һәм тәрбия алырлык мохит тудырырга бурычлы. Бала, шәхес булып формалашканда, үзенең әти-әнисеннән, укытучыларыннан, дусларыннан, күршеләреннән өйрәнә, күнекмәләр формалаштыра. Камил шәхес булып формалашкан бала белемле, тәрбияле, сәләтле, әхлаклы, хезмәт сөючән, тырыш, намуслы, миһербанлы, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Авыл мәктәбе укучыларда гражданлык җаваплылыгы,  мөстәкыйль, толерантлы һәм җәмгыятебезгә уңышлы яраклашкан  шәхес тәрбияләү юнәлешендә эш алып бара. Без  дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлек занятиеләрендә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм социаль тирәлек аша балага төрле методлар кулланып тәэсир итү аша максатыбызга ирешәбез.


Авыл мохите шәһәрнекеннән   аерылып тора. Авыл кешеләренең гади, тырыш булулары гүзәл табигать белән һәрдаим аралашып тору бала шәхесен тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Авыл кешеләре бер-берсен яхшы беләләр. Авыл баласы да бу кешеләр  белән өйдә дә, урамда да, мәктәптә дә очрашып, аралашып тора. Яхшыны яманнан, тырышлыкны ялкаулыктан аерырга бала кечкенәдән үк  күреп, белеп үсә. Өлкәннәрнең   балаларга йогынтысы да, күзәтчелек итү мөмкинлеге дә көчле була.


Балаларга әдәп-әхлак күнекмәләрен, милли традицияләрне өйрәтүдә әби-бабайларыбызның үрнәге зур роль уйный. Классыбыздагы балалар әби-бабайлы гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Укучылар алар турында горурланып сөйлиләр. Аларның куйган хезмәтләре турында иншалар язалар, очрашулар үткәрәбез. Авыл балаларының яшәеше һәрнәрсәне үз куллары белән оста итеп эшли торган алтын куллы кешеләр белән бәйле. Өлкәннәр нәрсә эшли беләләр, балалар да нәкъ шуны эшли алалар, чөнки  кечкенәдән үк бала аларның хезмәтен, осталыгын күреп, өйрәнеп үсә. Бу  юнәлештә гаиләләрнең роле зур. Хезмәтләре белән хөрмәткә лаек гаиләләрнең балалары да тырыш, эш сөючән булып үсәләр. Авыл кешеләренең йорт яннарында, бакча участокларында  балалар белән бергә хезмәт куюлары барлык гаилә кешеләрендә татулык, үзара аңлашу, хезмәтне планлаштыру, уртак хезмәт өчен җаваплылык, куйган максат өчен омтылыш, теләк тәрбияли . Шуңа күрә дә авыл балалары арасыннан зур хөрмәткә лаек  фермерлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр үсеп чыга. Алар оста оештыручы, җир кадерен белүче,  хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлаучы буларак танылалар.


Хөрмәтле әти-әниләр! Без балаларыбызны демократик җәмгыятьнең аңлы төзүчеләре итеп үстерергә омтылабыз. Шуңа күрә яшь буынга дөрес хезмәт тәрбиясен  бирү вазыйфасына һәр ата-ана җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, гаиләдә максатчан режим булдыру, йорт эшләрен гаиләдәге барлык кешеләрнең мөмкинлекләренә карап бүлү, балаларга йөкләнгән эшләрнең үтәлешен, аларның тәртибен һәрчак тикшереп тору, аларның эшен хуплап мактау, бәяләү  нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Авыл җирлеге буларак авыл  мәктәбе дә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүгә игътибар итә. Мәктәп яны участокларында эшне дөрес оештыру, хезмәт һәм ял лагерьларын максатчан уздыру да материаль-техник базаны яхшыртуның бер өлеше булып тора.


Авыл мәктәбе тәрбия үзәге генә түгел, авылның мәдәни үзәге дә булып тора. Авыл укытучысы аның элемтәчесе ролендә. Мәктәп – гаилә белән бергә халык  педагогикасы традицияләрен, мәдәни кыйммәтләрне саклаучы да. Безнең авылыбызның да бай, матур традицияләре бар. Авылыбызның үзенчәлекле ягы шунда: бездә төрле милләт кешеләре яши. Татарлар, марилар, руслар, әрмәннәр дус, тату гомер итәләр. Мәктәбебездә авылыбыз тарихын чагылдырган музей эшли. Безнең төп бурычыбыз – толерантлы шәхес, милләтара культура  тәрбияләү. Бу юнәлештә балаларга үз халкыбызга мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, барлык халыкларның, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләргә тиешбез. Авыл җирлегендә үткәрелгән чараларда  балаларның әти-әниләре белән бергә катнашуы да күркәм тәрбия чарасы. Авыл мәктәбендә тәрбия эшчәнлегенең үзенә генә хас  үзенчәлеге бар. Ул мәктәпнең һәм авылның традицияләренә, тарихи үсешенә нигезләнә.


Авыл балалары арасында да сәләтле балалар бик күп. Соңгы елларда шул балаларны күреп, аларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эш башкарыла. Төрле түгәрәкләргә, секцияләргә тарту үзенең нәтиҗәләре белән дә сөендерә. Район үзәгендә республикада  иң-иңнәрдән саналган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия ачу да безнең балаларыбызның киләчәк язмышы өчен кайгырту булып тора. Югары класс укучыларына профильле укыту программасы кертелү дә заман таләбе. Минем фикеремчә, соңгы елларда  хөкүмәтебез авыл мәктәпләре язмышына битараф түгел. Мәктәпләребез ремонтланып, җиһазлар белән баетылып, балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирү  өчен хезмәт итәләр.


Хөрмәтле әти- әниләр!  Балаларыбызны мин чәчәкләргә тиңләр идем.


Бала бит ул – гөлчәчәк,


Аңа бәйле киләчәк.


Чәчәкләрне сулдырмыйк


Вакытында сый бирик!


Киләчәктә аларның ачы түгел, ә татлы җимешләрен татырга насыйп булсын иде. Бергәләп кулга-кул тотынып эшләгәндә генә без моңа ирешәчәкбез! Бала тәрбияләү –  дәвамлы эш. Шуңа күрә дә без һәрчак зирәклек, эзлеклелек һәм  түземлелек күрсәтергә тиешбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ