Логотип Магариф уку
Цитата:

“Туган ягым - яшел бишек”

(Өлкән төркемнәрдә тәрбия чарасы)Гөлнур УСМАНОВА,Әлмәт шәһәренең 9 нчы «Садко» балалар бакчасы тәрбиячесеМаксат: табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү; балаларның логик фикерләү сәләтләрен, сәнгать...

(Өлкән төркемнәрдә тәрбия чарасы)
Гөлнур УСМАНОВА,
Әлмәт шәһәренең 9 нчы «Садко» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү; балаларның логик фикерләү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган ягыбыз табигате турында белемнәрен тирәнәйтү; үз төбәгенең патриоты булу омтылышы уяту.


Җиһазлау. Кош тавышлары язылган һәм татар халык көе белән аудиоязма; ел фасыллары, чишмә күренешләренә, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә слайдлар; экран, LCD проектор; буклет өчен әзер өлгеләр.


Алдан эшләнгән эшләр. Шигырьләр өйрәнү, туган як табигате турында альбомнар карау.


Эшчәнлек. Туган як, туган төбәк – халыкның бишеге ул. Кешенең бөтен тормышы, гомере туган як белән бәйле.


Нинди матур, иркен, саф һавалы,


Нинди күркәм безнең ягыбыз.


Кайда бар соң бездәгедәй яклар,


Гүзәл дә соң туган ягыбыз.


Һәр почмагы аның, һәр сукмагы


Тиңсез матур,чиксез ягымлы.


Җирнең һичбер гүзәл урынына да


Алыштырмам туган ягымны.


Бу матур шигырь юлларыннан аңлагансыздыр инде, балалар: бүген без сезнең белән туган як табигате турында сөйләшербез. Табигать, һәр ел фасылы, аның һәр мизгеле матур, бары тик ул матурлыкны күрә генә белергә кирәк. (Балалар Р.Миңнуллинның “Ел фасыллары” шигырен сөйлиләр. Шигырьнең эчтәлегенә бәйле яз, җәй, көз, кыш күренешләренә слайдлар күрсәтелә.)


Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз: “Үзе чаба да чаба, койрыгы күренми”. (Елга.) Бик дөрес, бу елга, ә елга нәрсәдән башлана соң, балалар? (Чишмәдән.) Элек-электән кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Су ул - яшәү чыганагы. Безнең туган ягыбызда да саф сулы чишмәләр бик күп. Әйдәгез, туган ягыбызның кайбер чишмәләрен барлап искә төшереп үтик. (Балалар слайдларда сурәтләнгән чишмәләрне танып атыйлар. Иң соңыннан тирә-ягы чүп-чар белән тулган чишмә күрсәтелә.)


Балалар, бу чишмәгә игътибар итегез әле. Сез ничек уйлыйсыз, ул үзен ничек хис итә? Тирә-ягы шундый пычрак чишмәнең суы нинди икән? Ул башка чишмәләр кебек челтерәми. Сез ничек уйлыйсыз, бу чишмә гел шундый пычрак булдымы икән? Балалар, табигатьне шулай пычратучы кешеләрне ничек атар идегез? Аларга нинди киңәш бирер идегез? (Сорауларга җаваплар тыңлана.)


Балалар, уйлап карыйк әле: чишмәгә ничек булышырга, аны ничек терелтергә соң? (Көтелгән җавап: Тирә-ягын чистартырга, чәчәкләр утыртырга, ягымлы сүзләр әйтергә, матур җырлар җырларга.) Бик дөрес әйттегез! Без, бергәләшеп, сез әйткәннәрнең барысын да эшләп китәрбез, ләкин бит, тагын башка әдәпсез кешеләр чүп-чар калдырып, чишмәне пычратып китәргә мөмкин. Башкалар да үзләрен табигатьтә тәртипле тотсыннар өчен нишләргә кирәк икән? (Көтелгән җавап: Чүп-чар калдырмагыз! – дигән плакатлар ясарга.) Бик дөрес, балалар, мин дә сезнең белән килешәм.


Без төрле мәкаль-әйтемнәр беләбез. Мәсәлән, саф һава - тәнгә дәва; табигатне саклаган - үз яшәвен аклаган, җир караганны ярата кебек мәкаль-әйтемнәрне, плакатка язып, чишмә янына куярга була.


Ә хәзер, ял итеп, уйнап алыйк. (Түгәрәктә татар халык көенә “Парыңны тап” уены башкарыла.)


Без һәр елны, карлар эреп җирләр ачылгач, барыбыз да бердәм булып, яраткан шәһәребезне кар астыннан чыккан чүпләрдән чистартабыз. Нинди матур безнең туган ягыбыз! Аның тирә-ягында урманнар бик күп. Табигать кочагында булганда, без бөтен мәшәкатьләребезне онытабыз. Туган ягыбызның матурлыгына хозурланып, тын гына урман тавышын, кошларның сихри моңнарын тыңлыйбыз. (Аудиоязмада кошлар тавышы яңгырый.)


Ягез әле, балалар, аудиоязмада сез кайсы кош тавышларын ишеттегез? (Тукран, күке, сандугач, карга, тургай, торна һ.б.)


Ә хәзер, зирәкләргә уен: миннән сорау - сездән җавап.


- Тавык йөзә беләме? (Юк.)


- Кайсы кош балаларын үзе үстерми? (Күке.)


- Сандугачның икенче төрле исеме? (Былбыл.)


- Урман санитары кайсы кош? (Тукран.)


- Кайсы кош ауга төнлә чыга? (Ябалак.)


Туган ягыбызның кошлары турында белемнәрегез тирән, аларга карата тагын да игътибарлырак булыйк. Без аларны кайгыртсак, алар да туган ягыбыз табигатен саклауда безгә ярдәм итәрләр.


Әйдәгез, белемнәребезне тикшерү масатыннан, кагыйдәләрне искә төшереп, бергәләшеп уйнап алабыз. (Уен - “Кем җитезрәк”. Слайдта рәсемнәр күрсәтелә.)


Булдырдыгыз, балалар. Әгәр дә без табигатьне өйрәнмәсәк, андагы үсемлек һәм җәнлекләр дөньясын белмәсәк, чәчәк һәм агачлар үстермәсәк, җир анабызның гүзәлллеген сакламасак, ул безне гафу итмәс. Әгәр дә без туган ягыбызның табигате өчен изге эшләр генә кылсак, җир анабыз безне онытмас. Җиребез, суыбыз, һавабыз безнең яхшы эшләребезгә бары тик яхшылык белән җавап кайтарыр.


Хәзер сезне өстәлләр янына чакырам. Әйдәгез бергәләп ”Без табигать сакчылары” исемле буклетлар ясыйк. (Тын көй яңгырый, балалар буклетлар ясыйлар.)


Балалар, бу буклетларны, өйләрегезгә алып кайтып, әти-әниләрегезгә, дусларыгызга күрсәтегез һәм табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген аңлатыгыз.


Балалар, бүгенге эшчәнлегебездән сез нинди кызыклы яңалаклар алдыгыз?


Көтелгән җаваплар: Туган ягыбыз чишмәләре белән таныштык, аларның кызыклы исемнәрен белдек.


- Чишмәләрне чистартып торырга кирәклегенә төшендек.


- Кошлар турында күп нәрсәләр белдек.


- Кошларны кайгыртырга һәм аларны сакларга кирәкләген аңладык.


- Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттык.


- Кызыклы буклетлар ясадык.


- Туган ягыбыз табигатен сакларга кирәклегенә инандык.


- Балалар, бүген сез барыгыз да бик актив булдыгыз. Туган ягыбыз турындагы белемнәрегезнең бай һәм ныклы икәнлеген күрсәттегез. (Бала Резеда Вәлиеваның “ Туган илем” шигырен сөйли)


Туган илем - басу, кырлар,


Урманнар, яшел юллар.


Инешләрем, чишмәләрем,


Туганнар, якын дуслар.


Шушы җирләрдә үтәләр


Балачак елларыбыз.


Шушы чакларны, олыгайгач,


Сагынып искә алырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ