Логотип Магариф уку
Цитата:

Тузганаклар оча җилләрдә...

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА,Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик эш стажы 25 летҮземнең тәрбия системасын җәйге болында алтын нурларда коенып үсеп утыручы тузганакларг...

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА,


Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик эш стажы 25 лет



Үземнең тәрбия системасын җәйге болында алтын нурларда коенып үсеп утыручы тузганакларга охшаттым. Тәрбиянең нигезе – мәктәп. Тузганакның тамырлары туфрактан туенган кебек, тәрбия тамырлары да мәктәптән башлана. Ә мәктәп ул – балаларның хәзинәләр туплый торган икенче йорты.


 


... Бар нәрсәгә битарафлы


Сай күңел кирәк түгел.


Ф.Дәүләтгәрәева


Сезнең җәй көне болынны күзәткәнегез бармы? Гаҗәеп болынга күз салсагыз, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк анда! Зәңгәре дә, сарысы да, кызылы да... Төсләреннән күзләр камаша торган, хуш исләрен тирә – юньгә сибүче чәчәкләр табигатьтә үзләренә тартып тора. Тик менә тузганаклар барысыннан да өстен! Бар нәрсә белән дә кызыксынучан, күпне белергә теләүче, тормыш серләренә төшенергә омтылучы балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны да нәкъ менә шул чәчәкләргә тиңләргә була. Мин үзем дә болында үскән тузганак чәчәкләренең берсе.


Уңдырышлы туфракка эләккән орлык кына матур булып, яфракларын җәеп үсеп китә ала. Тәрбия дә орлык кебек. Тамырлардан килгән көч сабакны ныгыта. Сабак аша ул көч яфракларга күчә. Минем тәрбия системасы да шул нигездә корылган һәм ул кояшлы көндә балкып торучы тузганак чәчәгенә охшаган.


Тәрбиянең нигезе – мәктәп. Тузганакның тамырлары туфрактан туенган кебек, тәрбия тамырлары да мәктәптән башлана. Ә мәктәп ул – балаларның хәзинәләр туплый торган икенче йорты. Бу урында борынгы фәлсәфәчеләрнең сүзләрен китерү урынлы булыр: “Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенчесе рухи яктан,”- дигән. Икенче тапкыр туу - иң катлаулы, дәвамлы процесс, минемчә. “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека да. Һәм ул хаклы!


Әхлак, әдәбият, тормыш. Бу төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карап булмый. Алар үзара нык бәйләнгән. Без дә дәресләрдә, класстан тыш чараларда шушы бәйләнешне  әдәби әсәрләр аша ачыкларга бурычлы. “Татарстан Республикасында  2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе»ндә күрсәтелгән максатлар да шуңа хезмәт итә: укучыга рухи-шәхси, кешенең рухи дөньясы иң зур кыйммәт булуын аңлату һәм матур әдәбият аша кешелеклелек, әхлаклылык тәрбияләү. Укучыларда туган телгә, тарих һәм Татарстан халкының мәдәни мирасын үзләштерүгә кызыксынуын арттыру. Шәхсән мин әдәби әсәрнең асылын аның идеясендә, нинди уй-фикерләр үткәрүендә, нәрсәгә инанырга чакыруында күрәм. Ф. Садриев “Ватаным Татарстан” газетасына биргән бер әңгәмәсендә болай ди:“Үзең елап язсаң әйбәт...” Ә елап язылган әсәрләр әдәбиятта шактый. Шулай ук милли-мәдәни кыйммәтләрне, фикер-карашларны, рухи-әхлакый күзаллауларны үзендә туплап, татар халкының тормыш фәлсәфәсен  төшенүгә һәм үзләштерүгә ярдәм иткән якташ әдипләрнең иҗаты – минем эшемдә көчле корал. Андый иҗат җимешләре тормыш чынбарлыгын тулы чагылдырып, укучысын уянырга, уйланырга мәҗбүр итә. Ә уйлана белгән кеше беркайчан да үз яшәү принципларына хыянәт итми!


Укучыларымны бар яктан да камил, көндәшлеккә сәләтле, әйләнә-тирәдәге барлык күренешкә, вакыйгага шәхси карашы булган, шәхесара мөнәсәбәтләрдә үзенә урын таба белүче, физик һәм рухи яктан көчле итеп тәрбияләү, баланы шәхес буларак үстерү – минем эш максатларым. Чөнки шушы сыйфатларга ия булган бала гына тормышта югалып калмыйча үз урынын таба ала. Андыйлар һәрвакыт алгы сафта, үрләргә менгәндә, киртәләрне җиңел генә атлап чыгып, алдына куелган бурычларны үтеп, үз максатына ирешә ала.


Төз сабаклар – үсеп килүче яшь буынга юнәлеш бирүче, юл күрсәтүче билгеләр. Сабаклар кебек укучыларым да төзме, җилләргә каршы торырлыкмы? Бар нәрсә йөрәгем аша узганга, бу сорауларны үземә еш бирәм. Сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрә. Ә эшне ничек оештырырга?  Кичәгебез бүгенгегә, бүгенгесе иртәгә ярамый торган заманда гомумкешелек кыйммәтләрен аңлата торган матур әдәбият әсәрләрен маңгай күзе белән түгел, укучыларга күңел күзе белән укырга өйрәтү мөһимрәк, минемчә. Ә ничек? Никадәр зур тәҗрибәм булуга карамастан, мин бу турыда өзлексез уйланам. Бу мине дәресләрдә мавыктыргыч, нәтиҗәле эш алымнарын сайларга этәрә: иҗади фикерләүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә корылган сингапур методикасы, укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән төркемнәрдә эшләү формасы, тәнкыйди фикерләү технологиясе. Кейс, интеллект-карта куллану да үзен аклый. Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында калырга теләмиләр. Тузганаклар кояшка үрелгән кебек, алар да кояшка, яктыга тартылалар.


Тамырлар аша килүче көч яфракларны баш калкытырга этәрә. Тузганак яфраклары янәшә үсәләр. Педагогик эшчәнлегем укыту кысаларында гына калмый. Әхлакый тәрбия бирүдә этәргеч көч булып әти-әниләр, классташлар, социум тора. Төрле очрашулар, бергәләп оештырылган квест – уеннар, тренинглар, мастер – класслар – тәрбия бирү юнәлешендә мөһим мизгелләр. Ә шәхси үрнәк – беренче урында. Авыл укытучысы – авыл көзгесе. Ул кешелеклелек сыйфатлары, үзенең эш-гамәле белән башкаларга өлге. Ул агитатор да, сайлау комиссиясендә әгъза да, бәйрәмнәр оештыручы да, җәен терлекләр өчен витаминлы себерке, яфрак-азык әзерләүче дә. Гаиләсен карарга да, хуҗалыгында эшләргә дә, күрше-тирәгә булышырга да вакыт таба ул.


Ут шикелле сары тузганак! Игътибар белән карасаң, аның бик күп чәчәк таҗларыннан торганын күрәсең. Алар – меңләгән кояш нурларыннан торган тамчылар сыман. Нәни чәчәкләр – үзенең борчу -мәшәкатьләре, сөенечләре, зур һәм кечкенә җиңүләре белән йөрәккә дәрт, күңелгә ышаныч бирүче буын дәвамчылары.


Табигатьнең кырыс шартларында да үз матурлыгын җуймаган тузганак чәчәге шикелле, мин хәзерге укыту – тәрбия системасында югалып калмаган, үз урынымны булдырган, һәр яңалыктан хәбәрдар, алдыма максат куеп эшләүче, сынауларны проблемаларсыз гына узган, һөнәри стандарт таләпләренә җавап биргән  укытучы мин.


Еллар үтәр. Тузганаклар җилләрдә очкан кебек, укучыларым да төрле якка сибелер. Кая гына китсәләр дә, тамырлары нык, сабаклары төз, яфраклары сусыл булыр. Укучыларым алган белемнәрен җәмгыятьтәге аралашу мохитендә урынлы куллана алырлар. Чөнки балалар күңеленә мин салган орлыклар уңдырышлы туфракта. Биргән тәрбиям – ныклы, ышанычлы!


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмагыз бик нык тәэсир итте. Уңышлар сезгә! Автор: Кашапова Рузалия Рашид кызы

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ