Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән язма эшләр
(Уку елының беренче яртысына татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен язма эшләр*)V СЫЙНЫФДиктантИсәнме, яңа көн!Үз илемдә, үз туган җиремдә яңа көн туа. Сулар һавам да, эчәр суым да татлы, шифа...
(Уку елының беренче яртысына татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен язма эшләр*)
V СЫЙНЫФ
Диктант
Исәнме, яңа көн!
Үз илемдә, үз туган җиремдә яңа көн туа. Сулар һавам да, эчәр суым да татлы, шифалы синдә, туган җирем! Һәр тереклек иясе – чәчкә-гөлләр дә, тау-ташлар да үзләренең барлыгы турында дөньяга аваз сала. Үз илемнең йомшак шаян җилләре чәчләремнән сыйпап, иркәләп үтәләр. Мондый матурлыкны, җан рәхәтен бары тик үз илеңдә генә, туган җиреңдә генә тоясың. Җир-анамның уңдырышлы туфрагында шаулап үскән тук башаклар да:
– Исәнме, яңа көн! — дип, кояшка елмая.
Син дә, кешем, күңелеңне пакьлә, яңа туган көнгә куан. Туган илең, туган җирең белән горурлана бел. Аны якласаң, кодрәтең артыр. Туган ил, туган җир һәммәбезгә дә газиз, кадерле ул. Шул хакта онытма син! (101 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)
Бирем
1. Аерып бирелгән сүзләрнең авазларын язарга.
2. Тексттан сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне табып язып алырга.
VI СЫЙНЫФ
Диктант
Кече елга буенда
Азат, Айтуган һәм Самат – минем кебек хыялый малайлар. Самат минем классташым да әле. Азат, Айтуган сеңлем Зәйтүнә белән бергә укыйлар. Төрле сыйныфта укысак та, без бик дуслар. Җәй буе бер-беребезгә чиратлап көтү көтәргә булышабыз, бергәләп елгага су коенырга, балык тотарга йөрибез. Ә иң яраткан шөгылебез – Кече елга буенда ат узышлары үткәрү. Яшел чирәмгә кырын ятып, һәрберебез башта атларның тамак туйдырганын көтәбез. Аннан дистәдән артык ат арасыннан үзебезнекен генә сайлап, бер-беребезгә мактанышабыз... Минеке кебек юртак беркемдә дә юк, имеш. Һәммәбезгә үзенеке кадерле. Әнә теге елкылдап торган чем-карасы – Чегән кушаматлысы – минеке. Мин аны беркемгә дә бирмим. Кайбер вакытларда Чегән өчен тарткалашып елар чиккә җитәбез. Шулай да үземнекен итәм, Чегән барыбер минеке була. Әтием атлары бит ул. (113 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)
Бирем
1. Аерып бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясарга.
2. Тексттан ялгызлык исемнәрне табып язып алырга.
VII СЫЙНЫФ
Диктант
«Кояш балалары»
Җәй буе кояшта каралган Искәндәр бүген дә шат күңел белән Аяз абыйларына керде. Өс-башы пөхтә, чалбары да үтүкләнгән. Аяз абыйсы Асия белән икесенең портретын ясарга вәгъдә итте. Ул аны күптән башлап куйган иде инде. Эшләве нигәдер озаккарак сузылды, ләкин ихластан язды ул бу картинаны. Исеме дә «Кояш балалары» дип атала. Чәчәкле болыннан Искәндәр белән Асия җитәкләшеп киләләр. Аларны аллы-гөлле чәчәкләр каршылый. Бу картинадан ниндидер бер җылылык, ихласлылык бөркелеп тора. Бәлки, күңел биреп эшләгәнгәдер. Моңа кадәр ул «Күккә ашу» дигән картинасын шулай дәртләнеп эшләгән иде. Соңгы вакытларда иҗат иткән эшләренә үзе дә соклана Аяз Баязитович. Кыш урталарына шәхси күргәзмәсе дә ачылырга тиеш, бәлки, шул уе да рухландырадыр.
Искәндәрдә дә, Асиядә дә сабыйларча риясызлык, бераз гына гамьсезлек сизелеп тора сыман.
Инде картина төгәлләнгән дияргә була. Аяз Баязитович аңа соңгы штрихлар ясый...(129 сүз)
(Д.Гайнетдиновадан)
Бирем
1. Аерып күрсәтелгән җөмләләрдән сүзтезмәләрне аерып алырга, бер сүзтезмәгә анализ ясарга.
VIII СЫЙНЫФ
Диктант
Көзге урман
Җәйге каникулның яртысы узып та китте. Әле безнең рәхәтләнеп урманга сәяхәткә дә барганыбыз юк. Әллә вакыт җитмәде, әллә инде өлкәннәрдән башка гына барырга батырчылык итмәдек, сәбәбен үзем дә белмим.
Ә менә август ахырының сихри бер матур көнендә, түбән очта яшәүче сыйныфташым Ришат: «Әйдә, урманга барып кайтыйк», – дигәч, куанычымнан «Ур-ра-а!» дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым.
Көзге урманны аеруча яратам мин. Җәй белән саубуллашу берникадәр моңсу булса да, көзнең үз матурлыгы, үз муллыгы, берни белән чагыштыргысыз алтын-кызыл төсләре бар. Әлегә безгә көз хәбәрен каеннарның кояш «үбеп» төсе уңа башлаган алтын тәңкәләрдәй яфраклары китерде. «Бигрәк тә матур инде бу көзге урман», – дип хозурлана-хозурлана, урман эченә үтәбез.
Ә ул безне тәмле-татлы сый-нигъмәтләре белән дә сөендерә. Һай, бу Табигать-ананың юмартлыгы!..
Без, Ришат белән икәүләп, урманның бөтен матурлыгын күреп калырга тырышабыз, һәм табигатьнең байлыкларын кулларыбыз белән тотып карау, җаннарыбызны тулыландыру өчен юлыбызны дәвам итәбез... (139 сүз)
(Д.Гайнетдиновадан)
Бирем
Туры сөйләмле җөмләләрне кыек сөйләмгә әйләндерергә.
IX сыйныф
Бу уку елында да, республикабызда IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа формада уздырылуын истә тотып, уку елының I яртыеллыгы өчен укучыларның белемнәрен бәяләү контроль эшләрен яңа формада тәкъдим итәбез. IX сыйныф укучылары өчен биремнәр өч өлештән тора. Укучылар кыска изложение язарга, тәкъдим ителгән текст буенча 16 бирем башкарырга, әдәби-иҗади инша язарга тиешләр.
Изложение өчен тәкъдим ителгән текстны укытучы ике тапкыр укып чыгарга тиеш. Контроль эшнең беренче һәм өченче өлешләре аерым битләрдә, икенче өлеш бирем язылган битләрдә үк башкарыла.
Тәкъдим ителгән материаллар укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә дә файдаланыла ала.
1 нче өлеш
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Истә тотыгыз: сез текстның тулы эчтәлеген бирергә тиеш.
Изложение күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста, пөхтә, дөрес почерк белән аерым биттә языгыз.
Чишмә тынып калды
...Бервакыт чишмәнең суы кимеде. Бу хәл авыл халкын бик борчыды. Озак та үтмәде, каяндыр олы агайлар килеп, чишмәне караганнар да шартлатырга кирәк дигән фикергә килгәннәр.
Тын бер иртәдә минем колагыма көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин тиз генә урамга атылып чыктым. Күрәм, бөтен халык чишмәгә таба йөгерә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үзләре нидер сөйләшәләр. Аларга мин дә иярдем. Чишмә башындагы таш кисәкләрен, балчык өемнәрен күреп, йөрәк әрнеп куйды. Тау астына, чишмә аккан урынга төшәм. Чишмә бөтенләй капланган, улагы, чәрдәкләнеп, төрле якка сибелгән. Бу күренеш мине тетрәндереп җибәрде. Ирексездән күзләремне яшь каплады һәм мин, бу хәлне күрмәс өчен, өйгә йөгердем. Үкси-үкси еладым: бу бит минем изге чишмәм иде.
Шул вакыттан чишмә тынып калды, аңа җан бирүче булмады. Шулай итеп, бабаларыбызны, әтиләребезне һәм безне тудырган чишмә онытыла барды. Бүгенге балалар инде чишмәне бөтенләй белмиләр.
2 нче өлеш
Текстны укыгыз һәм А1 – А7 биремнәрен башкарыгыз. Һәр биремгә дүрт төрле җавап бирелгән, аларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапларны түгәрәк белән әйләндереп алыгыз.
(1) Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. (2) Хатирәләр, хатирәләр... (3) Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. (4) Озаклап чишмәгә карап торабыз. (5) Менә шунда карашларыбыз янә очраша да инде. (6) Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. (7) Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. (8) Ул еракларда, ил чигендә сакта торганда да, аңа язган сәлам хатларында да мин: «Чишмә агышлары юсын сагышларны...» – дип яза идем. (9) Чөнки мин сагынган вакытларымда күзләребезнең бер-беребезгә озак итеп карап торуларын исемә төшерә идем.
(10) Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин <...> чишмәм! (11) Бары синең агышың гына мине юата. (12) Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа.
(13) Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. (14) Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә. (15) Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер. (16) Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары, кояш нурларына үрелеп, иң оста рәссам да төшерә алмаслык төсләрдән салават күперләре ясый.
(17) Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.
(18) Ул, үзенең үтәр юлын дәвам иттереп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага...
(Д.Гайнетдиновадан)
А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1) сөйләшеп;
2) бөртекләре;
3) кояш;
4) гаҗәеп.
А2. Кайсы җөмләдә сингармонизмга буйсынмаган сүз бар?
1) Озаклап чишмәгә карап торабыз.
2) Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, чишмәм!
3) Бары синең агышың гына мине юата.
4) Сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер.
А3. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез:
1) йолдызларга;
2) кояшка;
3) сандугачлар;
4) игътибар.
А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәдәге сүз бар?
1) бала елмая;
2) кыз елмая;
3) әни елмая;
4) күзләре елмая.
А5. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?
1) Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем.
2) Бары синең агышың гына мине юата.
3) Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, чишмәм.
4) Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли.
А6. Антонимнар булган җөмләне билгеләгез.
1) Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез.
2) Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа.
3) Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер.
4) Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли.
А7. Ясагыч кушымча белән ясалган исемне билгеләгез.
1) чишмәнең;
2) урыныбызга;
3) карашларыбыз;
4) гөнаһсыз.
В1 – В14 биремнәрен дә текстка нигезләнеп үтәгез. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз, кирәк урыннарда өтерләр белән аерыгыз.
В1. Текст нинди стильдә язылган?
Җавап:________________________________________________
В2. 7 – 9 нчы җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемне табып языгыз.
Җавап:________________________________________________
В3. 5 – 6 нчы җөмләдән тамыр + ясагыч, кушымча + модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.
Җавап:________________________________________________
В4. 14 – 16 нчы җөмләләрнең кайсысында кереш сүз бар?
Җавап:________________________________________________
В5. 9 нчы җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә сүз бар?
Җавап:________________________________________________
В6. 3 нче җөмләнең төрен языгыз.
Җавап:________________________________________________
В7. 10 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?
Җавап:________________________________________________
В8. 17 – 18 нче җөмләләрдәге сыйфат фигыль белән белдерелгән аергычларны табып языгыз.
Җавап:________________________________________________
В9. 16 – 18 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?
Җавап:________________________________________________
3 нче өлеш
С2. «Чишмәләр әйтерсең лә кичен йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә» җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинение күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.
X СЫЙНЫФ
Изложение
Сагыш
Әй бу сагыш дигән нәрсә адәм балаларын ничек кенә яндырмый, көйдерми икән?.. Олыгая төшкәч, бу хис аеруча көчәя генә бара. Күрше фатирда яшәүче Бибигайшә әби дә калага күчеп килгәннән бирле җанына тынгылык тапмый... Авылын, ялгыз калган йортын сагына. Төннәрен дә йокы керми аның күзләренә... Һәркемне эшкә киткәндә озатып, кайтканда каршы алып хәл-әхвәл сорашмый калмый ул.
Аннан соң ул кырт кына авыл тормышына күчә дә, күңел эчкәресендәге иң нечкә кыллар тибрәнүеннән булса кирәк, ихластан дулкынланып сөйләп китә:
– Ишеткәнсеңдер инде, сеңлем, быел авыл халкы игеннәрне вакытында җыеп ала алмады. Яңгырлар комачаулады бит. Безнең район да артта калган дип ишеттем әле...
Аның төсе уңа төшкән коңгырт күзләрендә очкын кабына, киң маңгаендагы җыерчыклары язылып киткәндәй була. Матур булып картайган бу әбинең йөзендә карап туймаслык елмаю балкый...
– Һи-и, безнең Мишә буе бодайлары!.. Әй-й, анда үскән шикәр чөгендере, сеңлем, мин сиңайтим!.. Сулышым белән тартып китерердәй булам туган якларны шушы кала җиренә. Гомер иткән нигезеннән кубып-каерылып йөрмәсен икән ул адәм баласы!..
Шулай ди дә тынып тора Бибигайшә әби. Аннары күңелен бушатып сөйләп китә:
– Без яшь чакта җырлыйлар иде: «Сандугачның, мескенкәйнең, канаты каерылган, бер без генә түгел инде илләрдән аерылган», – дип... Риза булып, теләп аерылгач, ни!..
Андый минутларда Бибигайшә әбинең йөзе уйчанланып кала. Күзләрендәге очкын нурларын ниндидер ямансулык элпәсе томалый. Маңгаендагы гомер буразналары тирәнәя. Бөтен гәүдәсе бөрешеп, кечерәеп кала төсле. Гүя аның күңел шәмнәрен сүндерәләр.
Кеше тормышының үткәне, бүгенгесе белән кызыксынудан түгел, ә бәлки, тирән уфтануына теләктәшлек белдереп, сак кына сораштырып куям:
– Киленегез белән арагыз бик үк җылы түгелме соң әллә, Бибигайшә әби?
Күршем сискәнеп үк китә:
– Юк, сеңлем, юк, гөлкәем, авызыңнан җил алсын! Киленем кызымнан да миһербанлырак, якты көн менә!.. Үзем хаталандым, үзем. Кубасы калмаган төп нигездән... Ялгыз калган йортым да әкрен генә хуҗасын сагынып сыкрана торгандыр, бәгырь. Ник мине ялгызымны ташлап киттең, ди торгандыр, балакаем...
Сүз авылга кагылдымы, аның сулыш алуы ешая, теле җорлана...
Таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчләр дә, язларын яңа гына шытып чыккан яшел чирәм өстендә сары йомгаклар булып тәгәрәшкән каз бәбкәләре дә, ялык-йолык килеп торган яшь бозауның шуклыктан арт аякларын атып йөгереп китүе дә, сәрви куакларының чәчәкләрендә ширбәт ләззәтеннән оеп безелдәгән бал кортларының гөжләве дә бик еракта калган хатирә сыман тоела аңа. Кое сиртмәсен чүктереп су сосулар, болынга чыгып чалгы кайраулар, көзге мәлне каз өмәләренә җыелып гөр килүләр... Тагын әллә ниләр күз алдына килә Бибигайшә әбинең...
Бу кала җирендә аның әйтерсең лә шәүләсе генә. Җаны белән ул үзенең туган-үскән җире, үзе белән картайган йортында...
Һавада кыр казларының моңсу гына тонык тавышлары ишетелде. Бибигайшә әби, сискәнеп, утырган урыныннан торды, кулын маңгаена куеп:
– Әй-й, кайталар, җанкисәккәйләрем, кыйгач сафларга тезелешеп! Әй-й, аваз салган булалар, бәгырькәйләрем, туган якларга тагын кайттык, диләр. Сагынганнар безнең якларны... Кош булып кош туган илләренә кайтуына сөенеп бетә алмый, адәм баласы ничек җирсемәсен дә, ничек моңсуланмасын?..
Киек казлардан да биегрәк булып сагыну-сагышларын куды ул. Җыерчыклар баскан битендә елмаю чаткылары күренде. Әйтерсең лә күңеле белән сагышланып көткән иске йортының терәүле капкасын ачып керде Бибигайшә әби бу минутта. Шулай гына була күрсен... (476 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)
XI сыйныф
Изложение
Серле кошлар
Диңгез өстендә яктызадә аккошлар гаиләсе йөзә. Озын муенлы, зур, мәһабәт гәүдәле ата аккош янәшәсендә әле яңа гына тернәкләнеп килә торган ике бала кош. Аларның әле канатлары да кыска, муеннары да нечкә. Әмма үз-үзләрен тотышларыннан, салмак, зифа хәрәкәтләреннән үк күренә: болары да мәһабәт, горур кошлар булып җитешәчәкләр.
Алардан унбиш-егерме метр читтә җыйнаграк гәүдәле, таушалганрак кыяфәтле әнкә аккош йөзә. Ата аккош белән балалары, башларын суга тыга-тыга, тыныч кына тамак ялгыйлар. Ара-тирә өчесе бердәй чөкердәшеп алалар. Андый чакта әнкә кош, башын аларга таба борып, озак кына карап тора. Кайчакларда чөкердәшкән гаиләсенә таба талпынып та куя. Әмма ата кошның үзенә таба ыслап сузылган башын күрүгә, шундук читкә борыла. Ата аккош, тамак ягын кайгыртып, балаларыннан читкә китә-нитә калса, әнкә кош шундук балалары янына томырыла. Алар белән чөкердәшкәндәй итеп ала. Әмма мондый бәхетле мизгелләр аңа бик сирәк насыйп була. Чөнки ата кош һәрдаим балалары сагында тора. Әнкә аккошның балалары янына борылуын күрүгә үк, дөньясын онытып, аңа ташлана һәм рәхимсез чукый-чукый куалап җибәрә.
Әнкә аккошның бөтен барлыгы, торышы, кыяфәте миңа аңлаешсыз ниндидер моң, хәсрәт пәрдәсе белән эретелгән кебек тоела. Ни булган бу аккошлар гаиләсенә? Гаиләсе алдында әнкә кошның ни гаебе бар? Әллә аккошларда да бер-береңә хыянәт кебек гадәт бармы икән соң? Әллә соң әнкә аккош үз парына хыянәт иттеме икән? Аккошларны бер-берләренә бик тугры булалар, ялгыз яши алмыйлар, берсе һәлак булса, икенчесе аның артыннан үз-үзен кыятаудан атып дөнья белән бәхилләшә диләр ич. Биредә исә хәсрәтеннән ябыгып, нәүмизләнеп калган әнкә кошны ата кош якын да җибәрми.
Диңгез буена йөрергә чыккан саен аккошлар гаиләсен күзәтәм. Әнкә аккошны кызганып, аның өчен йөрәгем сызлана. Аларны күзәтүче бер мин генә дә түгел. Биредә ял итүчеләр һәммәсе аккошлар янында тукталып, фикер алышалар. Һәркемнең телендә бер сорау: «Ник? Нигә?» Әмма беркем дә бу табышмакка җавап таба алмый. Барысы да әнкә аккошны кызганалар. Алып килгән күчтәнәчләрен әнкә кошка ташларга тырышалар. Тик ризык бик сирәк очракларда гына аңа эләгә. Чөнки ата кош, аның ризыкка үрелүен күрүгә, канатларын дәһшәтле җилпеп, гайрәтләнеп оча-йөзә килә дә әнкә кошны куып җибәрә. Тегесе, гадәтенчә, каршылык күрсәтми; сабыр гына читкә йөзеп китә. Әйтерсең лә, гаиләсе алдында аның чамасыз зур гаебе бар һәм шуның җәзасын күрә.
Бүген дә кичке аштан соң биек яр өстендәге аулак эскәмиягә чыгып утырдым. Аста иксез-чиксез диңгез җәйрәп ята. Аның чикләре каядыр еракка, офык артына китеп югала. Диңгез ярында кабынган утлар яңа ел чыршысын бизәгән аллы-гөлле гирляндалар булып күренәләр. Ара-тирә диңгез өстендә, еракта ут нокталары җемелдәп ала.
Син зур, куәтле, бөек диңгез. Әмма минем өчен шигъри Иделем барыннан да кадерлерәк. Аның суы да йомшаграк, ярлары да гүзәлрәк.
Туган як искә төшкәч, күңелемне моң баса. Тиз генә урынымнан кузгалып, су буена төшәм. Әнә ул минем табышмаклы аккошларым. Ата аккош балаларын канат астына алган да тыныч кына йоклый. Алардан шактый читтә, башын канат астына тыгып, әнкә аккош баскан. Аның йокысы да тынгысыз, ахры. Ара-тирә кузгалып, тирә-якны күзәтеп ала.
Башымны туктаусыз бер уй боргычлый: «Ни булды сезгә, аккошларым? Ник бер-берегездән биздегез? Аккошлар ич сез, яктызадә кошлар?»
Мин аларның серен аңламакчы булып газапланам. Шулчак башыма гап-гади уй килә. Күп вакыт хәтта кешеләр дә үз тормышларында да акны карадан аера алмыйча адашып йөриләр. Бер-берләрен өзелеп сөйгән кешеләр дә я чамасыз горурлык-юләрлек, я кыюсызлык, я булмаса башка юк кына сәбәпләр аркасында кавыша алмый ялгыз гомер кичерәләр. Шулай булгач, кешегәме соң аккошларның серен аңлау?! (529 сүз)
(Роза Хафизовадан)
*Текстларны Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләде.
Комментарийлар
0
0
Ханә апа, бик зур рәхмәт сезгә! Автор: Dilyara
0
0