Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның белемен тикшерәбез (2015–2016 уку елының беренче яртысына)

Татар мәктәпләренең V– XI сыйныфлары өчен татар теленнән контроль эш текстлары*V сыйныфДиктантСерле табигатьАп-ак җәймәле юлым мине һаман алга дәшә. Минем үземә дә урман буйлап сәяхәт итүе җанга рәхәт...

Татар мәктәпләренең V– XI сыйныфлары өчен татар теленнән контроль эш текстлары*
V сыйныф
Диктант
Серле табигать

Ап-ак җәймәле юлым мине һаман алга дәшә. Минем үземә дә урман буйлап сәяхәт итүе җанга рәхәтлек бирә. Әнә янәшәдә генә яшь усак ботаклары белән сыйланган пошилар. Мин аларны тын гына күзәтәм, курыкмасыннар. Чөнки үзем дә алардан бераз шүрлим бугай ла!


Кышның да гомере кыска ич. Әнә көн үзәгендә кояш, елмаеп, якты нурларын уйнатып ала. Димәк, тиздән Җир-анабыз ерганаклар буйлап кар суларын агызыр. Ә без кар суында көймәләр агызып уйнарбыз. Язгы күкрәүне бар тереклек түземсезлек белән көтә ич! Кошкайларым да, һавада очынып, язгы туйларын башлар. Җәнлекләр дә, йокыларыннан уянып, алны-ялны белмичә, үзенә пар эзләр. И табигать, нинди серле, сихерле син! Рәхмәт сиңа!.. (101 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)


Бирем. Яшь, гомере, кояш, ерганаклар, табигать, җанга, йокыларыннан, урман, кошкайлар, күкрәү сүзләрендәге аваз һәм хәрефләрне күрсәтергә.


VI сыйныф


Изложение


Тылсымлы сөйләшүләр


Назлыгөл, җырлый-җырлый, көн барды, төн барды, йөгерә-атлый шактый юл үтте. Янәшәдә генә Кыя-тау, Йөгерек Елга, чәчәкләр, җилләр, кошлар тавышын ишетеп туктап калды. Алар ни турындадыр сөйләшәләр иде...


Әй, кодрәтле Җир-анабыз, әйтче, зинһар, җир йөзендә яхшылыкмы, әллә явызлыкмы күбрәк? Мәгърур таулар ишелмәс өчен, безгә нишләргә?


– Син, мәһабәт Кыя-тау, кешеләрне үзеңә карап сокланырга өйрәт. Күрә белмәүчеләрнең каршысына чыгып сәлам бир, күрми калмаслар. Таулар адәм балаларының биеклеккә омтылу хыялы булсын, – диде ул Кыя-тауга.


– Рәхмәт сиңа, Җир-анабыз, без синең киңәшләреңне истә тотарбыз, – диде Кыя-тау.


– Җир-анакай, инешләр, елга-күлләр, чишмәләр җырлаудан туктамасмы? Саф көмештәй суларымнан киләчәк буыннар авыз итсен өчен, безгә нишләргә диярсең? – дип сорады Йөгерек Елга.


– Өметләнәм, челтер чишмәләрнең гөнаһсыз күзләре белән очрашкан юлчы суның кадерен белер, аны саклар, яңа чишмәләргә гомер бирер. Син шуңа өметлән, – диде Җир-ана үзенең җавабында.


– Җир-анакай, без җилләргә нинди әмер бирәсең?


– Сез булмасагыз, җирдә тереклек яши алмас. Шулай да адәм балаларының бәгыренә үтәрлек итеп исү дә кирәк. Яхшы белән яманны аера белү өчен, давыллап алу да файдага булыр.


– Рәхмәт сиңа, Җир-анабыз, рәхмәт, – дип, йомшак кына исеп куйды Җил.


Бу тылсымлы сөйләшүләрне гаҗәпләнеп тыңлап уйланып торды Назлыгөл. Кыя-тауга карап сәлам бирде, инеш-елгаларга, челтер чишмәләргә эндәште, чәчкәләр белән серләште, баш очында очып уйнаклаган күбәләкләргә елмайды... (193 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)


VII cыйныф


Изложение


Яңа укучы


Беренче чирек тәмамланганда, классыбызга яңа укучы килде. Фәрит дип таныштырды ул үзен. Чегәннекедәй чем-кара бөдрә чәч, зур янып торган күзләр... Аны иң арткы партага утырттылар. Гадәттә, яңа килгән укучының урыны гел соңгы партада була.


– Кайсы мәктәптән? – дип сорадым мин аннан.


– Без башка шәһәрдән күченеп килдек, – диде ул.


Дәрестә Фәрит бик актив, укытучыларның һәр сүзен тыңлап, сорауларына дөрес итеп җавап та кайтара. Алдагы партада утыручылар, дәрес барганда, көлеп җибәргәннәр иде.


– Тыңларга комачауламагыз, – дип, шундук аларга кисәтү ясады.


Мин борылып карадым.


– Нинди кыю, беренче көнне үк үз тәртипләрен кертергә маташа! Мондый булса, эләгер әле үзенә, – дип куйдым, эчтән генә.


Физика укытучыбыз:


– Әйдә әле, Фәрит, такта янына чыгып, әлеге мәсьәләне__ аңлатып__ чишеп күрсәт, – диде.


Фәрит, кыю гына, кулына акбур алып, әлеге мәсьәләне чишеп тә куйды. Шундый аңлаешлы итеп формуланы аңлатты. Аның тулы итеп җавап бирүе, тиз фикерләве ошады миңа.


Укытучыбыз да:


– Күрәсезме, балалар, менә шулай җавап бирергә өйрәнергә кирәк сезгә дә, – дип, Фәритне мактады.


Тәнәфескә кыңгырау шылтырагач, класстагы иң усал Ирек:


– Кыймылдарга да ярамый тагын, чегән, – дип, зәһәрлеген күрсәтеп алды.


– Мин чегән түгел, – диде аңа каршы Фәрит, тыныч кына. – Минем кара чәчем ошамыймы әллә?! Үртәнү – үзе ахмаклык, шуны белеп тор, – дип тә өстәде.


Без уку елы башында ук төрлебез төрле түгәрәкләргә язылган идек. Фәрит тә, бездән калышмаска теләп микән, мәктәптә эшләгән барлык түгәрәкләргә дә язылып чыккан.


– Бөтенесенә дә ничек өлгерерсең икән? Бәлки, син кайсы түгәрәк үзеңә якынрак, кирәклерәк икәнен белмисеңдер? – дим.


– Мине бөтен фән дә кызыксындыра. Шул исәптән спорт та. Мин тырышырмын, минем өчен борчылма, – ди Фәрит.


– Ярый, ярый, мин болай гына, – дип, аның йөзенә күтәрелеп карадым. Маңгаена төшеп торган кара бөдрәләре астыннан зур күзләре аның булдыклылыгын әйтеп торалар иде сыман. – Әллә син галим булырга җыенасыңмы? – дип сорап куям үзеннән.


– Очучы буласым килә, – ди Фәрит.


“Шундый тәвәккәл кеше очар да”, – дигән уй йөгереп узды башымнан. (292 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)                                                       


VIII сыйныф


Диктант


Нинди һөнәр сайларга?


Нинди һөнәр сайларга? Без, нинди генә җавап бирсәк тә, халык акылына таянырга тырышабыз. Әле дә сүзне халыкта йөргән бер риваятьтән башлыйк.


Бер картның өч улы булган. Балаларына һөнәр сайлатыр алдыннан, барысына да таяк тоттырган да:


– Шушы таяклардан ни дә булса ясап китерегез, – дигән.


Бераздан өлкән улы килеп җитә. Ул, таягын бик матур итеп сырлап, камчы сабы эшләгән.


– Улым, синең мал җанлы икәнлегеңне күреп-сизеп йөри идем. Туплаган мал-туарның язмышы синең кулда булыр, – дигән әтисе.


Икенче улы агачны савыт-саба сабына охшатып бизәкләгән.


– Кулың оста, улым, матур, зәвыклы әйберләр эшләп, халык күңелен күрерсең, – дигән икенче улына.


Өченче улы үзенә тигән таякны курай сыман итеп ясаган.


– Җыр-моңга һәвәс булуыңны кечкенәдән тойган идем. Әниеңнәр ягына тарткансың. Ерак бабаң янына озагракка барып, курай уйнау осталыгына өйрәнеп кайтырсың, – дип, өч улына да яшәешләрендә кулланыр юнәлешләрен билгеләгән әтиләре.


Димәк, бала туганда ук, аңа туры килгән һөнәр нигезе салына. Аны үстерергә, алга таба камилләштерү чарасын күрергә генә кирәк. (М.Буракаевадан)


Бирем. Аерып бирелгән җөмләләрне кыек сөйләмгә әйләндерергә.


IX сыйныф


Автордан. Республикабызда IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм республика тесты уздырылуын истә тотып, I яртыеллыкта укучыларның белемнәрен бәяләү өчен, контроль эшләрне дә шул формада тәкъдим итәбез. Укучылар кыска изложение язарга, тәкъдим ителгән текст буенча биремнәр башкарырга, әдәби-иҗади инша язарга тиешләр.


Изложение өчен тәкъдим ителгән текстны укытучы ике тапкыр укып чыга. Контроль эшнең беренче һәм өченче өлешләре аерым битләрдә, икенче өлеш бирем язылган биттә үк башкарыла. Өченче бүлектәге биремнәрнең бары тик берсе генә башкарыла.


Тәкъдим ителгән материаллар укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә дә файдаланыла ала. 


I бүлек


1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.


Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.


Әни җыры


Безнең якта кешенең кешелеген аның хатын-кызга булган мөнәсәбәтенә карап билгелиләр. Мин дә шулай уйлыйм.


– Илнең бөеклеген хатын-кызның хәленә карап билгеләргә кирәк. Хатын-кыз күз яше аккан җирдә тормыш шәп түгел, ә хатын-кыз җырлаган җир – бәхетле җир, – дип әйтер идем. Минем дөньяда иң беренче күргән, иң беренче тойган нәрсәм – әниемнең йөзе, аның җыры.


Әни җыры – дөньядагы иң бөек җыр. Калган бөтен җырлар да шуннан башлана. Әгәр дә бишек җыры булмаса, мөгаен, бүтән җырлар да тумас иде. Ул вакытта, бәлки, дөньяда бәхет тә, шатлык та байтакка кайтышрак булыр иде. Без әни җырын, дистә еллар үткәч тә, тормышыбызның иң авыр һәм иң бәхетле сәгатьләрендә искә төшерәбез.


Тау халкы юньсез кеше турында: “Бишектә ятканда, әнисе, мөган, аңа җыр җырламагандыр”, – ди. Валентина Терешкова – хатын-кызлардан беренче космонавт – җиһаннан әйләнеп кайткач, чит ил хәбәрчесе тарафыннан бирелгән  “Яраткан кешегезнең исеме ничек?” – дигән сорауга: ”Әни”, – дип җавап биргән. (Р.Гамзатовтан)                                                


II бүлек


1. (1) Салкын озын төн. (2) Ана, тәрәзә янына басып, инде ничә көн улларын көтә. (3) Менә хәзер кайтып керерләр дә:


– Саумы, әнием, – дип, иңнәреннән кочып алырлар кебек тоела аңа.


(4) Инде тәмам арыгач, аяклары хәлсезләнгән гәүдәсен тота алмый башлагач, янә урынына барып ята. (5) Тик күзләренә йокы керми. (6) Көзнең салкын җиле тәрәзәгә чиртеп китә, әллә берәр­се кайтып тәрәзә шакыймы, дип, ана, кабат урыныннан торып, пәрдә читен чак кына күтәреп, төнге караңгылыкка текәлә. (7) Урамның өшеткеч салкыны аның кечерәеп калган гәүдәсен куырып алгандай итә.


(8) – Җил икән лә, бу кара төндә нишләп йөрсеннәр соң бала­кайларым, – дип, үзалдына сөйләнеп ала ул.


(9) Ерактагы татлы төше кебек, аның биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары күз алдына килә. (10) Әниләре эштән кайтып керүгә, муенына сарылалар иде.


(11) Әйе, балалар, үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул. (12) Үсеп җиткәч, әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлыймы икән әллә? (13) Шундый уйлар белән ялгыз ана тәрәзә аша көзге җилне куарга теләде. (14) Тик җил, аны үчекләгәндәй, тәрәзә артында һаман шаяра бирде. (15) Үзенә ияртеп, яңгырны да алып килгән, ахрысы. (16) Әнә, тәрәзә пыяласы буйлап яңгыр тамчылары тәгәри. (17) Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар. (18) Ана тәрәзә буенда, биш улының берсе кайтмасмы, дип, инде ничә төнне уздырып, ничәмә-ничә таңны аттырды. (19) Бәлки, иртәгә кайтырлар...


(20) Туар көнгә өмет өзми әле ана. (21) Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! (22) Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине. (23) Бүген үк юлга куз­гал, ялгыз әнкәң көтә сине!.. (Д.Гайнетдиновадан)


2. Сингармонизмның ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.


1) Ана, тәрәзә янына басып, инде ничә көн улларын көтә.


2) Әниләре эштән кайтып керүгә, муенына сарыла­лар иде.


3) Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар.


4) Туар көнгә өмет өзми әле ана.


Җавап: __________________________


3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.


1) Ерактагы татлы төше кебек, аның биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары күз алдына килә.


2) Әйе, балалар, үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул.


3) Үзенә ияртеп, яңгырны да алып килгән, ахрысы.


4) Бәлки, иртәгә кайтырлар...


Җавап: _______________________________


4. 20–22 нче җөмләләрдән киләчәк заман сыйфат фигыльне язып алыгыз.


Җавап: _______________________________________


5. 4–6 нчы җөмләләрдән каршы куючы теркәгечне табып языгыз.


Җавап: _____________________________


6. 6 нчы җөмләдән бераз сүзенең синонимын табып языгыз.


Җавап: _____________________________


7. 15–17 нче җөмләләрдән туры тәмамлыкны табып языгыз.


Җавап: _____________________________


8. 8–11 нчы җөмләләрдән синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.


Җавап: _____________________________


9. Түбәндәге җөмләләрдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аерымланган хәл янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.


Әниләре эштән кайтып керүгә, (1) муенына сарылалар иде.(2) Әйе,(3) балалар,(4) үскәндә,(5) әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул.(6) Үсеп җиткәч,(7) әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлыймы икән әллә?(8)


Җавап:____________________________


10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 5–8 нче җөмләләрнең берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган. Шул җөмләнең номерын языгыз.


Җавап: ____________________________


III бүлек


11.1) Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине җөмләләрендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз?


Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.


Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.


Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.


Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.


11.2) “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, – диелә халык телендә. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Туган йортта балаларын ялгызы тилмереп көткән ана сездә нинди хисләр уятты? “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.


Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.


Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.


Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.


X сыйныф


Диктант


Һай, бу гомер...


Кеше әле бер якка, әле икенче якка авыша-авыша атлый бирә. Аны көр күңелле юлдашы – уе каршылый.


Кеше, җиңел сулап, үзенең нигез ташына килеп утыра.


– Син гади, ләкин игелекле гомер иттең. Нәселеңне дәвам итүче оныкларың үсеп буйга җитте, нигезеңне ятим итмәсләр, – дип пышылдый аңа уе.


– Юк, юк, мин анысына һич тә борчылмыйм. Гомер үткән, анысына да уфтанмыйм. Үлемнән дә курыкмыйм. Бу якты дөньядан китәргә теләмәвем бары тик миңа җылы биргән кояшны, дәрья киңлеген аңларга булышкан диңгезне, йомшак тамчылары белән иркәләгән яңгырны, тәпиләремне кытыклап үстергән бәбкә үләнен, күңелләрне пакьләүче ап-ак карларны, күңел кылларын җилкендерүче җыр-моңнарны, гомерем буе яшәү көче биргән мәхәббәтне югалтасы килмәүдән генә. Син мине кичерә күр, – ди кеше үзенең уена.


Әкрен генә җил исеп куя. Кеше хәлсезләнгән, калтыраулы куллары белән башындагы түбәтәен маңгаенарак батырып куя. Эчтән генә белгән догаларын кабатлый. Аннан, бер кулы белән тезенә таянып, утырган урыныннан күтәрелә. Инде ничә ел юлдашы булган таягына таянып, үзе белән картайган өенең шыгырдаулы ишеген ача, күптән җыелмаган урынына ятып, татлы йокыга тала.


Һай, бу гомер – күз ачып йомган ара... (167 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)                                                                                                                                


XI сыйныф


Изложение               


Хәтер ни дияр?!


Бөек Ватан сугышы тәмамлануга ярты гасырдан артык вакыт узды. Ә яралар әле һаман да төзәлмәгән.


«Без – 37 миллион... Күбебез, яу кырында батырларча сугышып, мәңгегә ятып калдык» дип, һәрдаим искә төшереп торалар.


Аларга әйтерсең лә, кайтаваз булып, гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелгән ил картлары, хатын-кызлар, сабыйлар авазы да кушыла. Бер йотым суга, бер телем икмәккә тилмереп, ачлыктан җан биргәннәрнең дә бүгенге яшь буынга әйтелми калган сүзләре хәтеребезне тырнап тора сыман.


Республикабыздан гына да Бөек Ватан сугышына 566 мең ир-егет киткән, шуларның 325 меңе әйләнеп кайтмаган.


Яу кырында башларын салган батырларның, гөнаһсызга һәлак булганнарның үлемгә кергәндә язылган хатларын актарам...


1944 елда Белоруссияне азат иткәндә, Лиозно шәһәрендәге җимерек йортлар арасыннан табылган 15 яшьлек Катя Сусанина язган хат. Конвертка «Кадерле апалар, абыйлар, немецлардан яшереп язылган бу хатымны кем генә тапса да, почта аша әтиемә җибәрегез, зинһар» дип язылган. Хатта мондый юллар бар: «Кадерле әтием, бу хатны алганда, мин инде исән булмам. Әнине эзләмә, аны немецлар атып үтерде. Әтием, миңа бүген нәкъ 15 яшь. Мине күрсәң, таный алмас идең, мин бик ябыктым, чәч толымнарымны кисеп, пеләш итеп калдырдылар. Мин Шарлэна исемле немецта кол хезмәтендә. Аның дуңгызларын карыйм. Көнгә ике тапкыр дуңгызлар белән бер тагарактан ашыйм. Ике тапкыр качарга омтылып карадым, барып чыкмады. Аяклары белән тибә-тибә, аңымны җуйганчы кыйнадылар.


Әтием, минем өчен алардан үч алырсың, яме, мин үлемгә киттем.


Кызың Катя».


Бу хат – миллионнарның берсе генә. Катя язмышы кебек күпме солдатлар, хатын-кызлар, сабыйлар гомере немец һөҗүме астында эзсез югалган.


Немец концлагерьларында үтерелгән солдатлар, хатын-кызлар, сабыйлар ыңгырашуы кайтавазлар булып ишетелә. Андый лагерьлар бихисап.


Үзенең вәхшилеге белән бөтен дөнья тарихына кереп калган Освенцим лагере әле дә булса тетрәндереп, җанны өшетеп ала. Польшаның Освенцим шәһәре янында урнашкан әлеге лагерь 1940–1945 елларда эшли. Биредә уртача 250 мең тирәсе тоткын булган. Бу концлагерьның эшләү дәверендә 8 илдән 4 миллион кеше үтерелә.


Әле бүген дә лагерь капкасы башында немец телендә «Кешене эш кенә азат итә» дигән язу эленеп тора. Биредәге 28 бинада фашистлар тоткыннарны ничек кенә җәзаламаган!.. Аларның тәннәрендә немец табиблары төрле тәҗрибәләр үткәргән. 5–15 яшьлек балаларның каннарын тулысынча суыртып алып, яраланган немец офицерларын дәвалаганда файдаланганнар.


Бу лагерьда биш ел дәвамыңда, кешеләрне яндыру өчен, дүрт мич көне-төне эшли. Дүрт мичтә һәр сәгать саен өч йөз алтмыш әсир яндырыла. Барлыгы бер миллион өч йөз мең кешенең гомере кара күмергә әйләнә. Боларны искә төшерү белән әле дә тәннәр чымырдап китә, сулыш кысыла, күңел болгана.


Освенцим тоткыннарын 1944 елның 27 гыйнварыңда Совет Армиясе азат итә. Бу вакытта монда нибары җиде мең тирәсе «тере мәет» ирек алуга ирешә. Ләкин аларның да күпчелеге озак яши алмый. Болар канкойгыч сугышның бер чиреге генә. Мондыйлар язып та, сөйләп тә бетерерлек кенә түгел...


Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, бомбалар, снарядлар шартлый, авыллар, калалар җимерелә. Үлем ачысына түзә алмыйча, Җир-ана ыңгыраша. Гүя, ишетәсезме, кешеләр, егерме беренче гасырда мондый вәхшилеккә юл куймыйк, ди. Тарих гафу итмәс! Бүгенге якты көн, Ватан, туачак сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухы рәнҗер! Хәтер ни дияр?! (478 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)                      


* Текстларны Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләде.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ