Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзе укучы булып карамаган кеше укытучы була алмый

Зөбәрҗәт Габделхак кызы ХӘЙБУЛЛИНА,Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.“Балаларның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә.”...

Зөбәрҗәт Габделхак кызы ХӘЙБУЛЛИНА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.

“Балаларның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә.” Рус әдибе А.Фадеев әсәреннән алынган әлеге юлларда укытучы алдына куелган бурычның ни дәрәҗәдә җитди булуы күренә. Авыл җиренең төп өлгесе булган авыл укытучысы өчен әлеге бурычны үтәү - намус эше.


Хәзер мәгариф өлкәсендә чит ил тәҗрибәсен куллану көнләп түгел, сәгатьләп арта. Исемнәре телеңне сындырырлык метод-технологияләрне авыл укытучысы белмидер дип уйлаучылар нык ялгыша. Тыйнак кына үз эшен башкаручы авыл укытучысы тэйк оф-тач даун, релли робин кебек затлы исемнәрне беренчеләрдән булып белмәсә дә, үз эшендә күптән  куллана. Чит илләрдән эзләгәнче, авыл укытучыларыннан  күп нәрсәгә өйрәнеп булыр иде. Яңа заман авыл укытучысына “уянып”, үз тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашу кирәк. Шундый мөмкинлекләрнең иң тәүгесен яраткан “Мәгариф”ебез ачты да инде.


Мин – авыл укытучысы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Укучыларым белән бергәләп эзләнәм, үз-үземә бәя куям, алга таба ничек хәрәкәт итәргә тиешлегемне билгелим. Укучымның дәрестән соң янып торган күзләре, сорау белән яныма килүе  хезмәтемә бирелгән бәянең нигезен тәшкил итә, мине тагын да тырышыбрак эшләргә этәрә.


Бүгенге көн чыгарылыш укучысының һәрнәрсәгә үз фикере булырга, башкалар фикерен хөрмәт итә белергә тиеш. Санап үтелгән сыйфатлар мин үз эшемдә теләп куллана торган критик фикерләү технологиясе нигезен тәшкил итә. Мәсәлән, “Корпоратив” алымы аерым тема буенча фикер алышу мөмкинлеге тудыра. Дәрес вакытында барлык баладан да сорап бетерү мөмкин түгел, ә “Корпоратив” һәр балага үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирә. “Гомуми һәм үзенә генә хас” алымы белән укучылар бер чор әдипләренең иҗатын, бер язучының төрле әсәрләрен чагыштыралар. “Кара, уйла һәм гаҗәплән” алымы әдәбият белән  сәнгатьне бергә бәйләргә, укучыларның  дөньяга карашларын киңәйтергә булыша. “Блум ромашкасы” алымында  ромашка таҗлары формасында бирелгән гади сорау, сорау-төпченү, сорау-чагыштыру, иҗади сорау, сорау-интерпретация, практик сорау укучыны мөстәкыйль фикерләүгә, үз карашын формалаштыруга этәрә.


Әдәбият, хакыйкатьне ачып бирү өстенә, кешенең күңел кылларына тәэсир итеп уйландыра, матурлык һәм рухи ләззәтләнү тудыра. Димәк, матур әдәбият әсәрләре аша яшь буынның рухи дөньясын баету, зәвыгын үстерү, офыгын киңәйтү – татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак минем төп бурычым. Бу бурычны тулаем үтим дип мин курыкмыйча әйтә алам.


Укытучы һөнәрендә минем өчен иң кыйммәтлесе нәрсә соң? Минем фикерем үз эшен чын күңелдән, яратып башкаручы теләсә кайсы укытучыныкы белән тәңгәл киләдер. Мин дәрестә укучыларның үзара аралашуын  оештыруны хуплыйм, чөнки алар, эшне күмәкләшеп башкарып, үзара ярдәмләшергә өйрәнәләр. Укучының яшь һәм психологик үзенчәлекләрен белү миңа һәр балага индивидуаль якын килергә мөмкинлек бирә. Дәресләрне үзара хезмәттәшлеккә  кору – минем, дәресләргә әзерләнгәндә, үз алдыма куйган таләбем. Яңа технологияләр куллану – минем өчен тел һәм әдәбият дәресләрен кызыклы итеп үткәрүнең сыналган ысулы.  Мин, һәр дәресемә әзерләнгәндә, “Үзе укучы булып карамаган кеше укытучы була алмый” дигән фикер белән киләчәккә планнарны  укучыларымны истә тотып төзим. Фән, яшәеш серләренә укучыларым белән бергә төшенәм, үземне укучы итеп хис итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ