Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзеннән соң җирдә мәңгелек эз калдыручы кеше — ул укытучы

Алинә НАСРЕТДИНОВА,Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе инглиз теле укытучысы.Педагогик эш стажы - 9 ел.Бу язмамны бераз үзем белән таныштырудан башлап китәсем килә. Мин Та...

Алинә НАСРЕТДИНОВА,
Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе инглиз теле укытучысы.
Педагогик эш стажы - 9 ел.

Бу язмамны бераз үзем белән таныштырудан башлап китәсем килә. Мин Татарстан Республикасы Кайбыч районының, иң гүзәл авылларының берсендә – Иске Чәчкаб авылында дөньяга  килгәнмен. Балачагым да, үсмер елларым да  туган авылымда узды. Беренче сыйныфка да авылыбызның урта мәктәбенә укырга кердем. Менә шуннан башланды инде, укытучы һөнәренә мөккибән китүем минем. Беренче укытучыма ошатып курчакларыма дәресләр бирүем, дәфтәрләр тикшерүем. Хәтта укытучы апама ошатып киемнәр киенеп йөрүем дә булды! Үсә төшкәч бу һөнәрнең бик зур хөрмәткә ия булуына төшендем.   Бала беренче сыйныфка атлап керү белән аны укытучы каршы ала. Ничә пар күз  аңа ышанып, яратып, хөрмәт белән карый. Шушы мизгелдә барысы да ачык аңлашыла: бу эш бик мактаулы да һәм җаваплылык та таләп итә. Ә бит эле дәрес биреп, материал аңлату гына түгел, син аларга үз-үзеңне тотышың, тормышка карашың белән  үрнәк,  әйдәп баручы  булырга тиешсең. Бала күңеленә беренче орлыкларны салучы, аны кулыннан тотып олы тормышка әзерләүче, аның шатлыкларына, уңышларына сөенеп яшәүче дә - укытучы.


 Авыр һәм шул ук вакытта җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул. Нинди генә заманалар,  авырлыклар булса да  укытучы – иң матур үрнәк, якты башлангыч булып кала, башкача моны күз алдына да китереп булмый.Укытучы тәрбияли, укыта, кеше итә!


Мөгаллим – ул дәрес бирүче генә түгел, дус, сердәшче, киңәшче дә булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Бала күңеле ап-ак кардай чиста, ә без шул аклыкка юл сызучы. Шуларны истә тотып, мин  үз эшемдә укытучы да, тәрбияче дә, дус-сердәшче булырга омтылам.


Үземнең укытучы  булуым белән нык горурланам, укучыларымнан  бетмәс көч, энергия алып яшим.


Еллар узу белән укучыларның сине онытмавы, аларның олы ихтирам, хөрмәт белән тулы булган мөнәсәбәте укытучыга тагын да зур мәртәбә бирә. Үз укучыларыңнан рәхмәт ишетү – укытучының иң зур байлыгы һәм хөрмәте!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ