Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа заман авыл укытучысы

Гөлнара Илдус кызы ФАЗЫЛОВА,Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.Минемчә, укытучы үз фәнен бик яхшы белергә тиеш. 2001 елда Казан дәүләт педагогия у...

Гөлнара Илдус кызы ФАЗЫЛОВА,
Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.

Минемчә, укытучы үз фәнен бик яхшы белергә тиеш. 2001 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамладым. Унбиш ел инде үз мәктәбемдә татар теле һәм әдәбиты укытучысы булып эшлим. Әйе, үз мәктәбемдә, чөнки мин монда беренче сыйныфка укырга килдем, аннан унбер ел сизелми дә үтеп китте, ә аннан инде югары уку йорты...Тормыш юллары яңадан туган мәктәбемә алып кайтты. Укытучы булып китүемдә сыйныф җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Шәриповнаның роле бик зур булды. Ул иң беренче белем орлыкларын салучы да, туган телгә мәхәббәт уятучы да, ныклы терәгем дә, киңәшчем дә иде. Бүгенге көндә дә аның ярдәмен тоеп яшим.


Мәгариф өлкәсендә булган яңалыкларны үз тәҗрибәмдә дә кулланырга тырышам. Сүзем эзләнү–тикшеренү эше хакында. Республика күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, Г.Исхакый, Тукай укуларында менә ничә ел инде укучыларым белән уңышлы гына чыгыш ясап киләбез. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмаган, ә уңышларым укучыларымда чагылыш тапкан. Бәлки, шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам.


Аз комплектлы авыл мәктәбендә кыенлыклар да очрый. Һәрберебезне дә , минемчә, түбәндәге сораулар һәм проблемалар борчыйдыр: 45 минут вакыт эчендә берьюлы 2 яки 3 класс укучыларына ничек итеп сыйфатлы белем бирергә?


Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем. Алар миңа эшләргә дәрт бирәләр, көч өстиләр, хезмәткә рухландыралар. Россия күләм авторлык программалары конкурсында катнашып, “Имтиханны  - бишкә” исемле электив курс программасы өчен призлы урын бирелүендә дә укучыларым, хезмәттәшләрем, гаиләмнең роле зур.


Бүгенге көндә кулымда минем ике диплом: татар теле һәм әдәбияты белгече һәм, үз теләгем, тырышлыгым белән, инглиз теле укытучысына диплом алдым. Бу минем мәктәптә укыган вакытта инглиз теле укытучысына карап хыялланган күптәнге максатым иде. Авыл мәктәбендә эшләү өчен, ике белгечлегең булу бик уңайлы да әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Уйлану...

Дилбәр Җиһангәрәй кызы КАЮМОВА,Чүпрәле районы Яңа Ишле башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 26 ел.Кышкы авыл иртәсе. Урамнарда сихри тынлык. Мин, тирән уйга чумып,  әкрен генә т...

Дилбәр Җиһангәрәй кызы КАЮМОВА,
Чүпрәле районы Яңа Ишле башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 26 ел.

Кышкы авыл иртәсе. Урамнарда сихри тынлык. Мин, тирән уйга чумып,  әкрен генә таныш сукмак буйлап мәктәпкә  атлыйм. Менә инде егерме алтынчы кышымны, сагынып, көтеп алып, дулкынланып барам мин мәктәбемә. Аяк астында ап-ак кар бөртекләре нидер сөйләшәләр сыман. Чү! Бу гүзәл табигать бүләгенең әкияти   музыкасын таныш тавыш бүлдерә:


- Исәнмесез, Дилбәр апа! Хәлләрегез ничек? Мәктәпкә  юнәлдегезме?


- Әә, синме әле бу,  Гөлшат!?  Әйе, эшкә барышым. Ә Нәфис җыендымы инде?...


Эх, гомер агышлары... Әле кайчан гына Гөлшат минем укучым иде. Менә  инде аның икенче баласына тәрбия һәм белем бирәм.


Еллар, еллар! Кай арада уздыгыз сез,  сизелмәдегез дә бит?! Әле кайчан гына зур дулкынлану белән үзем тәмамлаган газиз мәктәбемнең ишеген укытучы буларак  ачып кергән идем. 1988 елда, Казан дәүләт педагогик  институтын тәмамлап  кайтканда,   мәктәп балалар тавышыннан гөрләп тора иде. Авылыбыз кечкенә генә булса да, классларда  укучылар саны 7-8дән дә  ким түгел иде. Атнасына 36 сәгать эшләп тә арып-талу сизелмәгән, күрәсең. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләр, кичәләр үткәрергә ашкынып тора идем. Чараларның да,  дәресләрнең дә күңелле, мавыктыргыч үтүендә балаларның күплеге дә зур роль уйнагандыр,  дип уйлыйм. Ә авыл кешеләренең эчкерсезлеге, укыту-тәрбия системасының уңайлы, аңлаешлы  булуы – болар һәммәсе  позитив эмоция өсти иде.


Ә хәзер? Хәзер күпкә катлаулырак шул. Үзгәртү җилләре авылларга  зур зыян салды: яшьләр шәһәргә күченде, туучы балалар саны күпкә кимеде. Нәтиҗәсе – мәктәпләр ябылды, укытучылар эш урыннарын югалтты. Бу  югалтуларга  күбрәк тәҗрибәле, намус белән  хезмәт итүче педагоглар  дучар булды. Минем туган мәктәбем  дә башлангыч  мәктәп, филиал статусында гына  калды. Быел 4 сыйныфта  нибары   10 бала белем ала. Мәктәп системасын белмәгән кешеләрдән: “Ии, хәзер укытырга бигрәк җиңел бит, берничә баланы  гына  отличник та ясап була”, –  дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ләкин балалар санының аз булуы заманча укыту технологияләрен куллануда аяк чала да инде. Беренчедән, укучыларда үзара ярышу хисе тудырып булмый. Икенчедән, бәхәсләшеп ниндидер нәтиҗәгә килү, үз фикереңне  әйтергә  өйрәтү бик авыр. Өченчедән, төркем белән, парлап эшләү турында сөйләргә дә юк. Балага  аралашу, уйнау  өчен үзе кебек яшьтәшләре, дуслары кирәк. Ә “картаеп барган” авылда кайдан алырга аларны? Дөрес, ФДБС буенча белем биргәндә  бер уңайлылык бар:  мөстәкыйльлеккә  өйрәтү, проект төзү, аның өстендә эшләү, интернет белән якын мөнәсәбәттә булу баланы алга этәрә. Ләкин, дәрес уңышлы килеп чыксын өчен,  укытучыга бик күп көч куярга кирәк. Укытучы, үзе дә сизмәстән, оста актёр, режиссёр, дирижёр һәм тагын бик күп төрле һөнәр кешесенә әйләнә (уйный, җырлый, оештыра, җитәкли...).


Әйе, авыр,  бик авыр авыл укытучысына! Ләкин  ул бирешми. Изге Коръән китабында әйтелгәнчә,  “булган белемеңне  башкаларга җиткерү – зур изгелек”  икәнен онытмыйча эшләп яшәү – үзе  олы бәхет”,  дип уйлыйм мин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ