Логотип Магариф уку
Цитата:

ЗАМАННАН КАЛЫШМЫЙБЫЗ

Хәмдия ГАЛИЕВА, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең биология-химия укытучысыИң яхшы мәктәп нинди була, аны ничек күзалларга? Сүз дә юк, укучыларының киләчәгенә дөрес юнәлеш бирә алган мәктәп – иң яхшы...

Хәмдия ГАЛИЕВА, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең биология-химия укытучысы


Иң яхшы мәктәп нинди була, аны ничек күзалларга? Сүз дә юк, укучыларының киләчәгенә дөрес юнәлеш бирә алган мәктәп – иң яхшы мәктәп. Бүген белем бирүнең  сыйфатын арттыруны яңа педагогик технологияләрдән һәм методлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Барлык илләрдә дә инновацион технологияләрне иркен кулланган мәктәпләр мәгариф системасында иң уңышлылары дип санала. Аның әйдәп баручысы – укытучы. Ул – тәрбияче дә, яңа белем-күнекмәләр алу өчен мотив тудыручы да. Замана укытучысы – заманча укыту методикаларын яхшы белгән, яңа технологияләр белән коралланган тирән белемле, интуицияле, киң эрудициягә ия булган шәхес ул.


Мәктәп һәм мәгариф системасы хәзерге заман таләпләренә туры киләме? Укучылар илнең, җәмгыятьнең тотрыклы үсешен тәэмин итәрлек конкурентлыкка сәләтле шәхесләр булып тәрбияләнәме? Шуларны исәпкә алып, агымдагы уку елында мәктәбебездә уку-укыту эшчәнлеген «Авыл мәктәбе шартларында һәр яктан гармоник үскән шәхесләр тәрбияләү» юнәлешендә башладык һәм түбәндәге бурычларны тормышка ашыруны максат итеп куйдык


Материал PDF форматында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ