ЯҢАЛЫКЛАР
-
Мәрҗани укулары
Казанда быел унберенче мәртәбә «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.
-
Әхмәтгәрәй Хәсәни турында кызыклы 10 факт
Мәгърифәтче, нашир, тәрҗемәче, язучы, журналист, драматург һәм хәйрияче Әхмәтгәрәй Хәсәни – татар басмасы һәм матбугатын яңа баскычка күтәргән шәхес. Заманы өчен файдалы, сыйфатлы басмалары белән танылуыннан тыш, ул – татар яшьләрен туплаган, милләт үсеше өчен гыйлемен, талантын һәм матди байлыгын да кызганмаган шәхес. Гаять кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган зыялы бу шәхес барыбызга да үрнәк булып тора.
-
Балаларда шикәр чире
Ел саен Татарстанда якынча 90 балада шикәр чире авыруы табыла, ә берничә ел элек бу күрсәткеч ике тапкырга түбәнрәк булган. Авыруның сәбәпләре нидә? Диабет турында Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-эндокринологы Анна Аксёнова сөйли.
-
Гомер озынайтучы табиблар
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән һөнәрләр реестрында рәсми рәвештә яңа исемдәге табиб белгечлеге барлыкка киләчәк. Гомер юлыгыз сәламәт, озын һәм бәхетле булсын дисәгез, нәкъ шуларга мөрәҗәгать итәргә туры килер. Әлеге кадралар әзерләп чыгаручы үзәкләренең берсе – Мәскәүдәге Сеченов университеты.
-
Яшьләр авиациягә тартыла
Мәскәү өлкәсендәге Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау этабы узды.
-
Экологик тәрбия балачактан
«Лесной родник» мәктәп урманчылыгында катнашучылар Әлмәт районының Урман-Кәләй урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Экология, кеше һәм табигать» дигән экологик чара үткәрде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
12 июнь көнне Казан телеманарасы Россия флагы төсләренә керәчәк
12 июнь, Россия көнендә, Казан телеманарасына архитектура-сәнгати яктыртуның бәйрәм сценарие кертеләчәк. Бу хакта Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең ТРдагы филиалы –ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге хәбәр итә.
-
Казанда Россия Студентлар отрядларының җәйге сезонына старт бирәчәкләр
Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан башкаласында Россия студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Татар кызы – 2026» финалы Әлмәттә узачак
23 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең финалы узачак. Әмма тамашачылар күрәчәк финал концерты – зур эшнең нәтиҗәсе генә.
-
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппараты бортында техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының төбәкара йомгаклау этабы узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда традицион татар тукучылыгына багышланган күргәзмә ачыла
11 июньдә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда традицион татар кул тукучылыгына багышланган күргәзмә ачылачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм җәмгыять белеменнән БДИ тапшыра
11 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
-
Казанда «Белем бозваткычы» проектының ярымфиналы узачак
11 июньдә Казанда «Росатом»ның «Белем бозваткычы» («Ледокол знаний») Арктика экспедициясе проектының ярымфиналы узачак. Чара «Сәләт йорты» яшьләр үзәгендә үткәреләчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Болгар ислам академиясе укырга чакыра
20 июненнән “Болгар ислам академиясе” магистратура һәм докторантура белем бирү программаларына укырга керү өчен документлар кабул итә башлый.
-
Габдулла Тукай әдәби музеена – 40 ел
Бүген Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның 40 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан музей ишегалдында зур бәйрәм чарасы оештырылды.




