Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән “Сәлам” уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. «Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр, төсләр дә җәлеп итәргә тиеш», — дип аңлатты дәреслекләрне бизәгән “Теория” дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.

«Дәреслекләрне чит ил китапларына, инглиз дәреслекләренә карап эшләдек. 1 сыйныфлар өчен дәреслек гел рәсемнәрдән генә тора. Бу уен формасы. Ул балаларда телгә мәхәббәт уята. 2 сыйныфлар дәреслегендә текстлар булса да, алар иллюстрацияләр белән бизәлгән. 3, 4 сыйныфта аңлауны камилләштерү өчен текстлар фото-видео материаллар белән бирелә», — дип сөйләде Әюпов.
“Дәреслекләрне бизәгәндә конкрет төсләргә тукталдык. Сары икән — сары, яшел икән — яшел, аларның ниндидер төсмерләре кулланылмады. Кеше рәсемнәрен ясаганда, балаларга мультфильмнар аша таныш комик геройларны алдык”, — диде дизайн студиясе җитәкчесе.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә 30 кешедән торган коллектив эшләгән. «Бер китап тышлыгын ясау өчен бер көн вакыт китә. Ә бер китапны бизәү өчен бер ел кирәк булды. Китап тышлыгына китап эчтәлегенә кертелгән персонажларны чыгардык. Ул балаларны тиз җәлеп итә”, — диде Илдар Әюпов.
«Сәлам» дәреслеген бизәү — студиянең дәреслек ясауда беренче генә тәҗрибәсе түгел. “Инглиз укучылары өчен татар теле эшләгән идек. Кызганычка, ул басылып чыкмады”, — диде Әюпов.
“Сәлам” — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куйган проект, яңа буын дәреслек комплекты. Аның үзенчәлеге — коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә игътибарны җәлеп итү. «Сәлам» методикасы төп игътибарны уенга юнәлтә.