Логотип Магариф уку
Цитата:

СОРАШТЫРУ: Татарстан укытучылары һәм укучылар каникулларны ничек үткәрә?

Каникул кирәк!Ноябрь ае җитте исә, мәктәп укучыларын бәхет баса. Нигә дигәндә, каникул җитә бит. Чирек буе белем туплап арыган башларны ял иттерергә, туйганчы йокларга, теләгән нәрсәне эшләргә, теләгә...

Каникул кирәк!


Ноябрь ае җитте исә, мәктәп укучыларын бәхет баса. Нигә дигәндә, каникул җитә бит. Чирек буе белем туплап арыган башларны ял иттерергә, туйганчы йокларга, теләгән нәрсәне эшләргә, теләгән җиргә барырга мөмкинлек туа. Шәп бит? Ләкин шушы бер атна чамасы булган каникул көннәреннән соң, балаларда уку, гомумән, мәктәпкә бару теләге калмаган була. Бер караганда, каникул яллары яңа көчләр туплап мәктәпкә барырга теләк уятырга тиеш кебек, тик алай булмый шул. Күп очракта каникулдан соң укучылар мәктәп тормышыннан бөтенләй бизгән була: режим бозылган, уку онытылган. Ирексездән шундый сорау туа: каникуллар файдалымы, әллә аларның тискәре ягы да бармы? Бу хакта әти-әниләрдән һәм психологтан сораштырдык.


DSC_0507


Казаннан Әлфия Хаҗиәхмәтова:


Каникуллар балалар өчен бик кирәк. Әгәр бала бер атнага гына булса да мәктәп-дәресләр ритмыннан арынып торса, ул ял итә. Ял бит ул тик яту дигәнне генә аңлатмый, каникулда башка файдалы һәм кызыклы эшләр белән шөгыльләнергә була. В.И. Ленин да: «Иң яхшы ял – ул шөгыль алыштыру», - дип әйтеп калдырган бит. Актив ял (башка шәһәр яки авылга бару, саф һавада күп йөрү, дуслар белән аралашу), әлбәттә, күпкә файдалырак. Әмма пассив ял да балага чирек буе җыелып килгән арыганлык, стресстан котылырга ярдәм итә.


Алабугадан Людмила Мышенкова:


Мин каникуллар яклы! Каникул балаларга, иң беренче чиратта, организмны уку вакытында җыелып килгән стресслардан ял иттерү өчен кирәк. Бала мәктәптә бик зур күләмдә мәгълүмат ала, аны үзләштерү дә шактый акыл көче таләп итә. Өстәвенә йокы туймый. Мәктәптә дә укытучылары һәм сыйныфташлары белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу очраклары була. Тәҗрибәсезлектән бала боларны бик авыр кичерергә мөмкин. Шуңа күрә аңа физик һәм рухи көчләрен торгызу өчен, һичшиксез, ял кирәк. Каникул ялларында балалар укудан бүленеп торырга, физик уеннар уйнарга, яраткан шөгыльләре белән мәшгуль булырга тиеш. Бу вакытта баланың якыннары, дуслары белән аралашыр өчен дә вакыты арта. Ә компьютер уеннарын, интернетта утыру вакытын, әлбәттә, чикләргә кирәк.


Балык Бистәсеннән Гөлшат Билалова:


Әлбәттә, укучылар өчен каникуллар кирәк! Балалар бер дә ял итмичә, бертуктаусыз мәгълүмат кабул итә алмый. Бигрәк тә хәзер, уку материаллары аеруча катлаулы булган чорда. Каникулларның бер зыяны да юк дип саныйм, чөнки алар кыска вакытлы бит. Балалар ялларда да өйдә генә тормый: төрле түгәрәкләргә йөриләр, ә өлкән сыйныф укучыларының сынаулык ТДИ, БДИ тапшырып карыйсылары бар.


Галия Гыймадиева, психолог:


Балага каникуллар ни өчен кирәк? Моны аңлар өчен тиз генә бер тәҗрибә ясап карыйк. Мәсәлән, чәй эчә торган чокырыгызны алыгыз да, алга сузылган кулыгызда тотып тора башлагыз әле. Чокырның авырлыгы үзгәрә башладымы? Кулга ял бирмичә озаграк торгач, башта җиңел кебек тоелган әйбер күтәрә алмаслык йөккә әверелә.


Баланың мәктәптәге укулары нәкъ менә сузылган кулда чокыр тотып торуга тиң дә инде. Мәктәптә һәр бала стресс кичерә. Ә каникул аңа бу киеренкелекне бетерергә мөмкинлек бирә. Шулай да ял дөрес булырга тиеш. Әгәр бала көне буе телевизор каршында мультфильм карап утырса, бу ял түгел, зыян гына. Балагыз хәрәкәт итсен, рәхәтләнеп дуслары белән аралашсын, чабып йөрсен, сикерсен. Аның кызыксынуларына карап, төрле җирләргә йөрегез, һава сулагыз.


Режим турында да онытмагыз! Каникулда ирек алсын дип, кайбер әти-әниләр балаларына төнге уникеләргә-берләргә кадәр йокламыйча йөрергә рөхсәт итә. Бу – хата. Режим балага ялларда да бик кирәк! Ул аңа үзен төпле һәм тыныч хис итәргә ярдәм итә. Каникуллар тәмамлангач та, балага мәктәпкә яңадан йөри башларга да җиңелрәк була. Бу киңәшләрне истә тотыгыз, һәм балаларыгызның каникуллары күңелле, файдалы һәм кызыклы узар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ