Логотип Магариф уку
Цитата:

Тагын бер көн ял бирәчәкләр. Кайсыгызга кирәк?

Cоңгы вакытта Россия хөкүмәте халыкка ял көннәре бирү белән артык кысмырланмый анысы. Ел башындагы унар көнгә сузылган Яңа ел каникуллары өстенә быелгы май һәм июнь айлары да ял көннәренә артык юмарт...

Cоңгы вакытта Россия хөкүмәте халыкка ял көннәре бирү белән артык кысмырланмый анысы. Ел башындагы унар көнгә сузылган Яңа ел каникуллары өстенә быелгы май һәм июнь айлары да ял көннәренә артык юмарт булды: өчәр көн дә өчәр көн. Әле менә бу атнаның да ике көнендә генә эшләп, калган биш көнендә рәхәтләнеп ял итәсе. Кыскасы, быел Россия халкы һәр өч көннең берсен ял итеп кенә уздырачак икән. Депутатлар фикеренчә, бу гына азрак икән әле: тагын бер ял көне өстәп бирергә ниятләре бар, ди. Беренче карашка, уй-ниятләре изге дә шикелле. Тик бездә һәр башлангычның күп очракта заманында Черномырдин әйткәнчә килеп чыга гадәте бар.


Депутатларыбызның әлеге тырышлыгы медицина өлкәсенә караган диспансеризациягә, ягъни татарча әйтсәк, диспансерлаштыруга – диспансерлар аша сәламәтлек саклау чаралары үткәрү системасына кагыла.

Мәгълүм булганча, Россиядә 2013 елдан башлап халыкка диспансерлаштыру үткәрү гамәлгә кертелде. Бушлай диспансерлаштыру 18 яшькә җиткән һәркем эшләвенә яки эшләмәвенә дә карамастан узарга тиеш. Күпчелек очракта ул өч елга бер мәртәбә. Кайбер очракларда гына ике ел саен. Әйтик, 39 яшьтән узган хатын-кызлар маммография узган очракта бу шулай. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары исә ничә яшьтә булуларына карамастан ел да диспансерлаштыру уза ала. Диспансерлаштыру үзе шактый сәламәтлек саклау чараларын колачлый: күзнең эчке басымын һәм артериаль кан басымын үлчәү, кандагы холестерин һәм глюкоза күләмен ачыклау, илле яшьтән өлкәнрәк ир-атларда специфик онкомаркер дәрәҗәсен билгеләү, канга һәм сидеккә клиник анализ ясау, күкрәк читлеге органнары флюорографиясе, электрокардиография үтү, корсак куышлыгы органнарына УЗИ узу, невролог, терапевт тикшерүе дисеңме... Күрәсез, шактый катлаулы һәм хастанә юлын таптый башласаң, тиз генә ерып чыкмалы да түгел, Менә шуңа да Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты әзерләгән яңа закон проекты буенча диспансерлаштыру узу өчен һәркемгә өч елга бер мәртәбә түләүле өстәмә бер ял көне бирү күздә тотыла. Бу хакта әлеге комитет рәисе Валерий Рязанский «Российская газета»га биргән интервьюсында белдергән иде: «Диспансерлаштыру – бик тә мөһим чара: теләсәм – телим, теләмәсәм – юк принцибыннан чыгып. Бу эшкә һич кенә дә салкын карарга ярамый. Бигрәк тә инде пенсия яшендә булып та эшләп йөрүчеләр диспансерлаштыруга игътибарлырак булсалар иде. Һәм менә шундый җентекле тикшеренүләр нәтиҗәсендә шактый җитди чирләрне башлангыч чорында ачыклау мөмкинлеге бар. Бу, барыннан да элек, йөрәкнең ишемик авыруларына, югары кан басымы, симерү, шикәр авыруы, хроник бронхит, яман шеш һәм башка чирләргә кагыла. Тик тормышта зарарлы һәм хәвефле производство, азык-төлек сәнәгате, сәүдә, мәгариф, сәламәтлек саклау (аларда медицина тикшеренүе узу мәҗбүри!) белән бәйле булмаган өлкәләрдә диспансерлаштыру уздыру белән артык матавыкланып тормыйлар. Ә бит хастаханәгә тикшеренү узарга бару өчен җитәкчелектән рөхсәт сорарга туры килә, ә аларның исә эш вакытында вакытлы-вакытсыз йөрмәгез әле дип. әйтүләре дә бик ихтимал. Ә инде кемнең генә үз хисабына отгул алып, болай да очын-очка көчкә ялгап тормыш алып барырга җитәрдәй хезмәт хакын киметтерәсе килсен, ди!? Шуңа да һәр хезмәткәргә өч елга бер мәртәбә диспансерлаштыру үтү өчен, хезмәт хакын саклап, бер көн отгул бирергә тәкъдим итәбез».


Хәзер әлеге Закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта тикшерү өчен әзерләнә: 14июньдә, ягъни иртәгә аның депутатлар тарафыннан тикшерелү мөмкинлеге дә бар. Хәерлегә генә булсын! Иң мөһиме: гамәлгә кергән очракта ул Россия халкының сәламәтлеге торышын яхшыртуга этәргеч бирсен иде.


                  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ