Логотип Магариф уку
Цитата:

Такта, акбур һәм электрон уеннар

Урта мәктәптә белем бирү эчтәлеген башка илләрдәге системалар белән ничек кенә интеграцияләргә тырышмасыннар, ул барыбер һәр илнең үзенә генә хас таләпләренә буйсынган милли стратегик тармакның берсе булып калырга тиеш.

Бер генә илнең, шул исәптән икътисады нык алга киткән, миллиардлаган инвестицияләрне үз казнасына тартып китерә белгән илнең дә, укыту моделен башка дәүләтнең мәгариф системасына турыдан-туры күчереп утыртып булмый.

Үз йөзе, үз юлы белән үсеш-алгарышка баручы илнең үзенә генә хас мәгариф системасы булырга тиешлеге көн кебек ачык. Әлбәттә, бүгенгедәй искиткеч тизлек белән үзгәреп торучы гипертехнология­ләр заманында озаклап уйлап, ниндидер үзгәрешләрне апробацияләп торырга вакыт юк. Әнә шунлыктан мәктәп системасын төзәтүөзекләндерү эшләрен җәһәт кенә ясарга туры килә. Ләкин ничек кенә булмасын, мондый аяк өсте эшләрдән соң система бөтенләй ишелеп төшмәсен өчен, бөтен каркасны тотып торучы нигезне какшатмыйча, бераз гына булса да алга карап, төптән уйланган үзгәрешләр кертү зарур.

 

 

Татарстан укучыларның заман технологияләреннән ирекле куллану мөмкинлекләре буенча Россиянең иң алга киткән төбәкләреннән исәпләнә. Республикада бүген теләсә кайсы мәктәп Интернетка тоташкан, ата-ана үз баласының белем алу өлкәсендәге казанышларын электрон журнал аша рәхәтләнеп күзәтә ала. Ул гына да түгел, күп кенә мәктәп кабинетлары интерактив такталар белән тәэмин ителеп, укытучыларның дәрескә әзерлек процессын беркадәр җиңеләйтеп, дәрес эчтәлеген шактый баетып, укучының белем алуга мотивациясен берьюлы аудио, видеоформатлы материаллар куллану аркылы арттыра алды. Боларның барысы да, һичшиксез, Татарстан мәгарифенең казаныш­лары буларак бәяләнергә лаеклы. Шул ук вакытта без бу казанышларыбыз белән озаклап куанып утыра алмыйбыз. Яңалык­ка корылган белем бирү юлларын соңга калмый тәкъдим итә белү зарурияте бик мөһим. Мондый юлларның берсе – белем бирү эчтәлегенә корылган электрон программалы уеннар төзеп, уку-укыту процесс­ларына кертү.

 

ХХ гасырның 70 нче елларында теле­экраннарга чыгып, балалар арасында бик тиз популярлашып өлгергән “В стране не выученных уроков” мультфильмы үз вакытында ук укучының математика, физика, рус теле кебек предметлардан белемнәрен гамәли яшәеш белән (китаптагы формулаларны адәм баласының көндәлек яшәешендәге чагылышында күрергә өйрәтү) бәйләп караганнан соң гына белем алу мотивациясенең никадәр артуын дәлилләгән иде. Хәзер балаларның теге яисә бу теманы үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү, бәяләү һәм гамәлдә куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатын күз алдында тоткан электрон программалы уеннар эшләнеп, мәктәпләргә иркенләп кертелергә тиеш. Уеннарны физика, биология, математика, география, астрономия, тел дәресләре өчен бихисап төзеп була. Моның өчен, минемчә, әллә ни чыгымнар кирәк түгел, ә бары тик программист булырга теләүче өченче курс студенты белән бергә шул ук курстагы физик, биолог, географ һәм башка предмет белгечләре булырга теләүче көчле студентлар төркеме җитә. Бу проектны IT-парк каршында да, КФУ лабораторияләрендә дә даими эшләтеп була.

 

Шундый ук уеннарны виртуаль челтәрдә дә эшләргә мөмкин. Бу очракта мәктәп белән мәктәп, сыйныф белән сыйныф, укучылар төркемнәре теге яисә бу предметның берничә темасын үз эченә алган уеннар аша ярышырга мөмкин. Ләкин уеннар структурасы белем катлаулыгына корылган баскычлы принципта төзелеп, бер баскычны үтмәгән көндәш төркем уенчыларының  җиңелүе программалаштырылган булуына корылган булырга тиеш. Мондый проект­лар эченә теге яисә бу предмет темасы кысасында каралган лаборатор эшләрне, аларга бәйле төрле мәсьәләләр чишелешенең гамәли модельләрен дә тәкъдим итеп була. Болай эшләгәндә шул ук химия предметы эчтәлегендә кулланылучы хәтәр матдәләрне турыдан-туры куллану мөмкинлекләре киңәеп, аларны таләпләргә туры китереп саклау ихтыяҗы да кими төшәчәк. Гомумән, бүген фундаменталь фәннәрдә күп кенә табигать күренешләрен компьютерда эшләнелгән модельләр системасы аша күзәтәләр. Әлеге күзәтүләр вакыт һәм финанс чыгымнарын оптимальләштерүдә зур әһәмияткә ия.

 

Урта сыйныфларда исә мәсьәлә бөтенләй башкача тора. Бала бу баскычта әлегә үзенең танып белү мөмкинлеген арттыра, һәм мәктәп тә укучысын (илнең гражданинын) билгеле күләмдә эрудицияле, мәгълүматлы итү, анда көндәлек тормышта кирәк булган гамәлләрне башкару күнекмәләрен формалаштыру, мәдәни традицияләрне үзенеке буларак кабул итеп, әхлаклы, кешелекле, сәламәт гомер кичерү мотивациясен формалаштыруны максат буларак куеп эш итә. Шунлыктан әлеге уеннарны урта мәктәптә куллану – укучыларның белем алу мотивацияләрен арттырып, алган белемнәрен гамәлдә үз күзләре белән күреп, аңлап акылларына сеңдерү һәм шуның бәрабәренә тормышка әзерлекләрен, киләчәктә үз юлларын табу мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлтелә.

 

Әлбәттә, боларның берсе дә белем бирү процессы субъекты – укытучының профессиональ үсешен даими рәвештә тәэмин итми торып башкарыла алмый. Бу – шулай ук мәгарифнең актуаль мәсьәләләренең берсе. Нинди генә технологияләр кулланылмасын, аларның берсе дә укытучының белем бирү процессындагы әһәмиятен сызып ташлый алмый. Үз предметын бик яхшы белгән һәм укытучы буларак гениаль мөмкинлекләргә ия шәхес бүген дә белем бирүнең иң традицион чаралары – такта һәм акбур белән генә дә менә дигән белем бирә ала.

 

Мәктәп – заманны иң җитез чагылдыручы көзгеләрнең берсе. Совет системасында озак еллар буе, үзенең камиллегенә шик уятмыйча, укытучыларның белемен күтәрү институтлары эшләп килде. Хәзерге заманда совет системасына корылган белем күтәрү оешмалары үзләрен бик аклап бетерә алмый. Сәбәп әлеге учреждениеләрдә югары дәрәҗәдәге профессиональ белгечләр булмавында түгел, ә яшәү темпы тизлегендә. Бүгенге укытучы, укучыларын калдырып, берәр айга укыр­га китә алмый: бер ай, хәзерге заман тизлегеннән чыгып бәяләгендә, бик зур эчтәлекле вакытны үз эченә ала. Шунлык­тан укытучыга белемен оператив күтәрү мөмкинлеге булган Интернет порталлар булдырырга тиешбез. Интернет порталлар дигәндә, теге яки бу укытучының шәхси сайтлары түгел, ә барлык укытучылар өчен дә уртак оператив мәгълүматлы глобаль портал күз алдында тотылырга тиеш. Порталның эшчәнлегенә, әлбәттә, нәтиҗәле эшләүче укытучыларны да, галимнәрне дә, юристларны да, психологларны да тарту зарур. Порталны ачык куллану системасыннан алып, шәхси кабинетлар системасы структураларында да эшләргә була. Шәхси кабинетлар укытучы белән индивидуаль эшләү, һәр укытучының үсешен аның үз компетенциясе мөмкинлекләренә туры китерү юлларын табу бурычын куярга, конкрет тема кысаларында туган сорауларга оператив җавап алу мөмкинлекләре булдыруга корылган булырга тиеш.

 

Уку-укыту процессы, белемнәр сис­темасы белән беррәттән, методик сис­теманың да камиллеген тәэмин итүне сорый. Бу бурычны үтәү максатыннан да әлеге порталны иркенләп кулланып булыр иде. Бүген шактый күп укытучылар үзләренең дәрес үрнәкләре видео­язмаларын төрле социаль челтәрләргә куялар, ләкин аларның сыйфат дәрәҗәсе һәм методик әһәмияте бәяләнми кала. Нәтиҗәдә көчле, иҗади укытучы үзенә тиешле бәясен вакытында алмый һәм тиешле даирәгә таралып өлгерми. Әлеге портал аркылы очраклы дәресләрне генә түгел, менә дигән белем бирүче укытучыларның  дәресләрен системалы рәвештә, кайбер очракта хәтта онлайнда карарга, таратырга мөмкинлек тудырып булыр иде. Порталны грамоталы һәм акыллы итеп (акча китерүнең могҗизалы мәгарәсе буларак түгел!), кирәкле гамәл буларак корган­да, аның структурасы эчтәлегенә үк күнегүләрне дә, югарыда сөйләнгән уеннар системасын да, дәрескә кирәкле мультимедиа форматлы материалларны да ур­наштырып, аларны гел яңартып торып булыр иде. Портал эшчәнлегенә укучыларны да тартып, алар өчен махсус бәйгеләр, Интернет конференцияләр, вебинарийлар да үткәрү мөмкинлекләре барлыкка килер иде. Ничек кенә булмасын, ике көннең берендә үзгәреш кереп торучы мәгариф системасында укытучының шәхсән үз киңәшчесе, остазы, юрист консультанты, психологы барлыкка килер иде. Шулар бәрабәренә бүген, сыйфат дәрәҗәсен арттырасы урында, күп вакытын әллә кайчан гамәлгә кергән велосипедны яңабаштан коруга сарыф итүче укытучының эшчәнлек сыйфатын арттыруга да вакыты беркадәр калыр иде.

 

Фәнзилә ҖӘҮҺӘРОВА, КФУ доценты, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне  үстерү үзәге директоры

 

Фото:  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ