Татар мәктәпләре рейтингы игълан ителде
Республиканың татар мәктәпләре рейтингы төзелде. Исемлекне кичә Мөслим районында узган «Татарстанда милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары» секциясе пленар утырышында Мәгариф һәм фән м...
Республиканың татар мәктәпләре рейтингы төзелде. Исемлекне кичә Мөслим районында узган «Татарстанда милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары» секциясе пленар утырышында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов игълан итте.
Иң яхшы мәктәпләрдән булып түбәндәгеләр табылды.
- Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты
- Казандагы 4 нче гимназия-интернаты
- Казандагы 155 нче гимназия
- Казандагы 2 нче гимназия
- Әлмәт гимназиясе
- Кукмара гимназиясе
- Бөгелмәдәге 14 нче гимназия
- Балтачның Карадуган гимназиясе
- Мөслим гимназиясе.
Рейтингеның соңгы баскычларын Яр Чаллыдагы 29 нчы гимназия, Яшел Үзәндәге Осиново бистәсе гимназиясе, Казандагы 14 нче, 3 нче, 15 нче, 10 нчы, 13 нче, 17 нче, 4 нче, 90 нчы гимназияләр били.
Комментарийлар