Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле факультатив кына булып кала — нәрсә була?!

Татар теле факультатив кына булып кала дигән куркыныч төш чынбарлыкка әйләнсә, нәрсә булырга мөмкин? Фаразлап карыйк әле. Чирмешән районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Тәлгать кызы Әхтәмова:- Әгә...

Татар теле факультатив кына булып кала дигән куркыныч төш чынбарлыкка әйләнсә, нәрсә булырга мөмкин? Фаразлап карыйк әле. Чирмешән районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Тәлгать кызы Әхтәмова:


photo_16535


- Әгәр татар телен ике сәгать мәҗбүри укыту программага керми икән, ФДБС буенча ана теле дигән пункт бар. Ул атнага биш сәгать каралган. Менә хәзер уйлап карагыз: рус телле балалар рус теле дәресләрен сайлаячак һәм алар атнага 11 сәгать рус теле һәм әдәбиятын укыячак. Безнең балалар татар телен сайлый, димәк атнага рус телен 6 сәгать укый.  Кем белемне тирәнрәк үзләштерә инде?! Ә һәрберсенә 9 нчы яки 11 нче сыйныфтан соң берүк шартларда, берүк программа буенча дәүләт имтиханнарын бирергә кирәк. Менә шуларны уйлап, күз алдына китереп, һәрьяклап үлчәгәч без, татар милләтеннән булган ата-аналар, балаларыбыз болай да татар телен белә инде дип, аларны рус теленә бирергә мәҗбүр булачакбыз. Чөнки бер генә уку йорты да, татар телендә имтихан бирдереп, укырга кабул итми. Шулай итеп, татар телен белү ул гайләнең максаты гына булып, кухня диварларына гына кысылып калырга мөмкин.


90 нчы еллар башында бөтен милләт балаларына татар теле укытуны кертә башлаганда укыту программалары, методика бүгенге кебек катлаулы түгел иде. Грамматикага түгел, сөйләм телен үстерүгә, аралашуга корылган иде. Соңгы елларда бик катлауланды, сәгатьләр саны да артык күпкә китте.


Баланың татар телен начар белүендә мәктәпне генә гаепләп калдыру да дөрес түгел. Минем үземдә 3 онык. Ата-аналары русча сөйләшмиләр, ә аларның теле русча ачылды. Ел башында без бер төркем делегация белән Казахстанга, Астана шәһәренә бардык. Анда йөзгә якын телевизион канал, тапшырулар, кино, мультфильмнар гына түгел, ә бөтен реклама да казах телендә. Менә без барыбыз да эшкә китәбез, балалар әби-баба белән калса да, аларны русча мультфильмнар тәрбияли. Булса булыр бер-ике сыйфатлы, зәвыклы мультфильм, менә алар белән генә баланың телен саф татарча ачтырып буламы?! Бездә бит татар телендә тәүлек буе эшләүче балалар каналы да юк. Булсын иде. Әти-әниләрнең бала тәрбияләргә вакыты юк, алар иртән эшкә китә, кич кайта. Ә баланың теле русча ачыла икән, аннары ул русча уйлый, русча фикер йөртә башлый. Ул инде 1 нче сыйныфка татар төркеменә килсә дә, бик авырлык белән укый башлый. Яйсә ата-анасы, икесе дә татар, рус классына күчерегез дип, гариза тотып киләләр. Татар телен өйрәнүгә төрле яклап килергә кирәк: нишләп телләре русча ачыла, нишләп русча сөйләшәләр?.. Мәктәп кенә гаеплеме икән? Ә телне өйрәтүне мәктәптән дә тартып алсалар... Безнең бит әле балаларыбызга татар телен язучы-шагыйрьләребезнең әсәрләре аша өйрәтү мөмкинлегебез бар!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ