Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен россиякүләм бәйге узачак

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II «Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе» рәсәйкүләм бәйгесе планлаштырыла.Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һә...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II «Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе» рәсәйкүләм бәйгесе планлаштырыла.


Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һәм тарату, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар теле укытучыларын педагогик һәм мәдәни тәҗрибә уртаклашу өчен берләштерү максатыннан УРОК.РФ мәйданында яңа проект старт ала – Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II «Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе» рәсәйкүләм бәйгесе, дип хәбәр итә УРОК.РФ сайты.


Бәйгедә теркәлү һәм катнашу бушлай. Моның турында «Татар-информ» хәбәр итә. Бәйгедә катнашкан укытучыларга сертификатлар, җиңүче һәм жюри әгъзаларына дипломнар электрон форматта бушлай юлланачак.


Конкурс эше ике өлештән тора: дәрес планы һәм мультимедиа-кулланма. Башкарган хезмәтләрен катнашучылар үзләре “Урок.рф” порталындагы шәхси кабинет ярдәмендә урнаштырырга тиеш. Дәресләрне презентация, рәсем , фотосурәтләр, аудио һәм видеоматериаллар кулланып эшләргә мөмкин. Бәйгегә юлланган барлык эшләрне дә модераторлар уникальлеккә (плагиатка) тикшерә. Дәрес планының 30% материалы башка ресулардан алынып, чыганаклар курсәтелмәсә, автор ярыштан төшеп кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ